2016 елның 13 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь Республикасы сәнәгать министрының Беренче урынбасары Геннадий Свидерский белән очрашты.
Яклар билгеләп үткәнчә, икеяклы хезмәттәшлекнең динамик үсешенә Татарстан һәм Беларусь предприятиеләренең нәтиҗәле кооперациясе ярдәм итә. Игътибар Татарстан һәм Беларусь җитәкчелеге Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләренә җитди игътибар бирәләр.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Беларусь Республикасы сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге кысаларында ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше 878,3 млн. доллар тәшкил иткән, шуларның 676,9 млн Беларусиягә экспорт җибәрүләр булса, 201,4 млн Татарстанга импорт кертү. Ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре традицион рәвештә - нефть һәм газ химиясе, машина төзелеше, текстиль, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ташу.
Очрашу барышында Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында сәнәгать, машина төзелеше, нефть-газ химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/10/13/524116/