2016 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы Президиумы утырышы узды.
Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион советы Президиумының башка әгъзалары катнашты.
Утырышта катнашучылар инвестор–компанияләр тәкъдим иткән җиде проектны карадылар. Каралган проектлар санында-Республика клиника онкология диспансеры нигезендә Accuray (АКШ) компаниясе җиһазларын кулланып ядер медицинасы төбәкара үзәген булдыру проекты, Менделеевск муниципаль районында "Аммоний Агро" сәнәгать паркын булдыру проекты, аның максаты – агрохимия (сыекча ашламалар, тукокушылмалар, карбид-аммиаклы ашламалар һ. башкаларны җитештерү); "Менделеевск сәнәгать үзәге"н булдыру проекты (проектны "Аммоний" заводы территориясендә урнаштыру планлаштырыла, проектның профиле – хәзерге заман төзелеш материаллары җитештерү (вак таш, бетон, төрү тартмалары һ.б.); Питрәч муниципаль районында DAF һәм Mercedes Benz автомобиленәхезмәт күрсәтү буенча сервис үзәген булдыру проекты.
Утырышта катнашучылар сату үткәрми генә законда билгеләнгән критерийларга туры китереп җир кишәрлекләрен арендага бирергә дәгъва кылучы инвестицион проектларны карадылар (Татарстан Республикасының Җир кодексы, ТР Президенты указы, 2015 ел 7 декабрь, №ПУ-1170, ТР Министрлар Кабинеты Карары, 2015 ел 30 декабрь, №1034). Түбәндәге инвестицион проектлар тәкъдим ителде - "Чистай" индустриаль паркында торба изоляциясе заводы, "Яңа технологияләр" ҖЧҖ кою цехын киңәйтү" проекты (проектны "Чистай" паркы территориясендә тормышка ашыру планлаштырыла), Яр Чаллыда "Үсеш" Сәнәгать паркы" проекты.