2016 елның 14 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татар-информ” МА һәм “Яңа гасыр” ТРК интервьюсында агымдагы елның октябрендә уздырылачак Composite Battle World Cup Kazan-2016 композитлар буенча дөнья Чемпионаты, кадрлар потенциалын үстерү һәм Татарстан сәнәгатендә импортны алыштыру буенча чаралар комплексын тормышка ашыру турында сөйләде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Казанда бу елның 26-29 октябрендә узачак Composite Battle World Cup композиция материаллары буенча дөнья Чемпионатының төп максатлары – яшь инженерлар һәм студентлар арасында ватан сәнәгате үсешенең өстенлекле юнәлеше булган композиция материаллары өлкәсен алга этәрү һәм популярлаштыру, аның кадрлар потенциалын үстерү.
Бәйгеләр ике этапта узачак – федераль һәм халыкара. Composite Battle Чемпионатының беренче этабы агымдагы елның 26-28 октябрендә WorldSkills стандартларына нигезендә узачак. Ярышлар өчен “КАИ-Олимп” спорт комплексы мәйданчыгы кулланылачак. Алберт Кәримов сүзләренчә, федераль этапта катнашучылар вертолет конструкциясе элементын эшләү осталыгында ярышачаклар. Әзер эшләнмәләр берничә критерие буенча бәяләнәчәк: техник бирелмәгә туры килү, эшләнмәнең сыйфаты, эшләнмәгә караган документациянең сыйфаты, җитештерүгә киткән чыгым.
Халыкара этапка Composite Battle Чемпионатының федераль этабындагы иң яхшы командалар узачак. Халыкара этапта катнашу өчен Белорусия, Казахстан, Кытай, Һиндстан, Германия, Мьян, Италиядан командалар теләк белдергән. Composite Battle World Cup Kazan-2016 финалы 2016 елның 29 октябрендә “Ак Барс” көрәш Сараенда узачак. Финал этапның технологик конкурсында катнашучылар квадрокоптер корпусын ясаячаклар.
Чемпионат мәйданчыгында теләүчеләр өчен мастер-класслар узачак. Килүчеләр композитлардан эшләнмәләр ясау барышын күрә алачаклар, мөстәкыйль рәвештә киләчәк материалларыннан вейкборд ясый алачаклар. Composite Battle World Cup Kazan-2016 дөнья Чемпионатының барлык мәйданчыкларына керү ирекле.
Республика массакүләм мәгълүмат чараларына интервьюсында Алберт Кәримов шулай ук, республикада кадрлар потенциалын әзерләү системасы турында да сөйләде. Ул республикада моның өчен уздырыла торган чараларны тасвирлады: ресурс үзәкләр челтәрен булдыру, Татарстан командасының WorldSkills Russia Милли Чемпионатында катнашуы, “PROFдвижение” Яшьләр профориентация форумы, “Наше время-Безнең заман” республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивале, һөнәри бәйрәмнәр – Химиклар Көне, Машина төзүчеләр Көне, Энергетиклар Көне, “Мин күкне сайлыйм” авиашоу һәм башкалар хакында әйтеп үтте.
Алберт Кәримов хәбәрчеләргә Татарстан Республикасында Экспорт стратегиясен эшләү һәм сәнәгатьтә импортны алыштыру турындагы сорауларына җавап бирде.
Ул федераль үзәк тарафыннан үткәрелә торган сәнәгатьтә импортны алыштыру планнарын формалаштыру һәм тормышка ашыру эшенә Татарстанның беренчеләрдән булып кереп китүен билгеләп үтте. Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының тармак планнарына 2000 артык технология һәм азык-төлек исеме кертелгән, шуларның 120 безнең предприятиеләрнең тәкъдиме.
Алберт Кәримов ассызыклаганча, предприятиеләрнең импортны алыштыру проектларын нәтиҗәле тормышка ашыруда хокукый мохит ярдәм итә. Агымдагы елның апрелендә “Татарстан Республикасында сәнәгый сәясәт турында” Закон кабул ителде. Импортны алыштыруны үстерү, конкурент сәләтле продукция җитештерүне стимуллаштыру өчен 2016 елга Татарстан Республикасы сәнәгатендә импортны алыштыруны үстерү буенча чаралар Планы расланды. Июнь аенда Татарстан Республикасы Президенты катнашында узган Татарстан предприятиеләре продукциясе экспортын үстерү сораулары буенча Икътисади совет нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Экспорт стратегиясе эшләнә.
Видео- һәм фоторепортаж “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/video/8725/; http://www.tatar-inform.ru/photo/2016/10/14/5593/
«ТНВ» телеканалы эфирында репортаж агымдагы елның 14 октябрендә “Новости” программасында (14.30, 19.30, 21.30 сәг).