Көнкүреш өлкәдә коррупция күренешләре белән көрәш алып бару мәсьәләләре каралды

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

2016 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү Комиссиясе утырышында көнкүреш өлкәдә  коррупция күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре каралды. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Прокуратура вәкилләре, республика министрлык һәм ведомстволары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, Татарстан Республикасы район башлыклары катнашты.  

"Көнкүреш өлкәдә коррупция мәсьәләсе 2014 елда коррупциягә каршы совет утырышында күтәрелгән иде. Ике ел эчендә бу юнәлештә күп эш эшләнде. Аерым алганда, халык һәм хакимият органнары арасында багланышлар регламентына төзәтмәләр кертелде. Мәгариф системасында да уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. "Халык контроле" электрон системасында көнкүреш коррупциягә багышланган аерым бүлекчә бар һәм ул уңышлы гына эшли. Бу уңай тәэсир бирә. Шулай да, без янә ришвәтчелек торышы мәсьәләсенә кайтырга мәҗбүр", - дип билгеләде Татарстан Президенты үзенең чыгышында. 

Бу мәсьәләгә яңадан кайтуның сәбәбе - гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең саны арту. Сүз көнкүреш характердагы барлык юнәлешләр турында бара. "Җинаятьләр саны шактый артты. Агымдагы елның тугыз аенда көнкүреш коррупция дәрәҗәсе гомуми күләмдә 40 процент тәшкил итте. Вазыйфаи затлар тарафыннан алынган ришвәтчелек очраклары узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга арткан. Җинаять эшләре фигурантлары - авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, медицина һәм халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре. Җинаятьләр санының күбесе сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү өлкәсенә туры килә. Биредә күрсәткечләр икеләтә арткан", - диде Рөстәм Миңнеханов саннар китереп.

"Халык көнкүреш өлкәләрдәге даими акча җыюдан һәм гаделсезлектән туйды. Муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне шул рәткә кертү мөмкин түгел. Шулай ук, өстәмә рәвештә документлар таләп итү законсыз. Мондый закон бозулар прокуратура органнары тарафыннан Чаллы шәһәрендә, Арча, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Минзәлә, Норлат һәм Балык Бистәсе районнарында ачыкланган ", – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге утырышның төп бурычы итеп ТР Президенты коррупция фактлары килеп чыгуның сәбәпләрен эзләү һәм әлеге күренешләргә каршы торуның өстәмә юлларын эшләүне атады.


(
"Татар-Информ" МА материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International