Казанда "Мин хезмәткә һәм оборонага әзерлекне (ГТО) сайлыйм" фестивале эшли башлады

2017 елның 17 феврале, җомга

Фестивальдә ТР 40 предприятие һәм оешмасыннан 66 кеше катнашты.

Бүген Казанның Үзәк стадионының футбол-җиңел атлетика манежында "Мин хезмәткә һәм оборонага әзерлекне (ГТО) сайлыйм" фестивале эшли башлады.

Чараны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР  предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Берлеге, Казан башкарма комитетының физик культура һәм спорт Комитеты, һәм "ТР хезмәткә һәм оборонага әзер" региональ иҗтимагый оешмасы.

Әлеге чараның төп максаты - республиканың предприятие һәм оешмаларында эшләүче яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев фестивальне ачканда: "ГТО комплексы СССР вакытында ук барлыкка килде, тик заманча Россия өчен дә ул кирәкле. ГТО нормаларын тапшыру безгә куәт кенә түгел, эшчәнлек сәләтен күтәрергә дә ярдәм итәчәк".

Фестиваль нәтиҗәләре буенча һәрбер катнашучы медаль һәм сертификат алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International