Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мәнәсәбәтләре яңа дәрәҗәгә күтәрелә

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

 ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә рәсми визит белән Берләшкән Гарәп Әмирлегендә. Гадәттәгечә, Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөри.

 

Россия Федерациясе делегациясе составына Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты тышкы элемтәләр Департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстан Республикасы сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе АҖ генераль директоры Иван Егоров, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзелеше заводы" генераль директоры Ренат Мистахов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры урынбасары Сергей Афанасьев, "Л.М. Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы" АҖ Фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры – баш конструкторы Александр Гомзин һәм башкалар керде.

 

19 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында IDEX-2017 Халыкара оборона күргәзмәсе ачылышында катнашты. Күргәзмә 19-20 февральдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу Даби шәһәрендә уза.

 

Күргәзмәдә иң эре һәм кызыклы экспозицияләрнең берсен Россия Федерациясе тәкъдим итә. Россия экспозициясен оештыручы - "Рособоронэкспорт" АҖ. Күргәзмәнең ачылу тантанасы БГӘ кораллы көчләренең хәрби оркестры чыгышы белән башланып китте. Россия Федерациясенең Президент полкы оркестры һәм Мактаулы каравыл ротасы чыгышы ачылыш тантанасының чын бизәге булды. Шунысын да әйтергә кирәк, халыкара күргәзмәнең ачылышында катнашу Россия Федерациясе вәкилләренә генә лаек булды. Тантанада катнашучылар һәм кунаклар барлык чыгышларны фото-видеокамера, мобиль телефоннарга төшереп һәм безнең хәрбиләрне алкышлар астында озаттылар.

 

БГӘ гимнын башкарганнан соң күргәзмә ачылды.  Тамашачыларга заманча төрле  хәрби техника үрнәкләре катнашында пиротехника тамашасы күрсәтелде.

Тамашада катнашучылар арасында БГӘ кораллануындагы Россиядә җитештерелгән пехота хәрби чылбырлы машиналары чакырылган иде.

 

Тамаша башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Әмирлекнең Абу-Даби мирасчы принцы, БГӘ Кораллы көчләре югары башбоеручысы урынбасары Мөхәммәд бен Зәед Әл-Нәхәйән һәм илнең башка хакимият вәкилләре һәм халыкара  күргәзмә кунаклары белән очрашты.

 

Тамаша тәмамлану белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре  күргәзмәдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләр экспозициясе белән таныштылар. Рөстәм Миңнеханов аеруча Татарстанда КАМАЗ базасында аналогик техника җитештерүче төп конкурентлары булган MAN, IVECO һәм башка танылган җитештерүчеләрнең  бронялы автомобильләре белән кызыксынды. Шулай ук, ату коралларының яңа үрнәкләре кызыксыну уятты, бигрәк тә үзебезнең Калашников концернында җитештерелгәннәре. "Ростех" дәүләт корпорациясе экспозициясендә предприятиенең генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашуда ике як беренче тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм кораллану базарын үстерүдәге потенциаль юнәлешләр хакында фикерләштеләр.

 

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре БГӘ милли иминлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Тахнун бән Зәед Әл-Нәхәйян һәм "Tawazun" компаниясе генераль  директоры Сәйф Мөхәммәд Әл-Һаҗәри белән очрашты. "Tawazun" БГӘ иң эре компанияләренең һәм күргәзмәне оештыручыларының  берсе югары технологияләр җәлеп итү һәм үстерүдә инвестицияләр белән шөгыльләнә. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстанның икътисадый һәм сәнәгый потенциалы  турында сөйләде, Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә катнашучы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре үзләре җитештерә торган продукцияне тәкъдир иттеләр.

 

Белешмә  өчен:

 

IDEX (International Defence Exhibition) – кораллану һәм хәрби техника халыкара күргәзмәсе, ул БГӘ Абу-Даби шәһәрендә ике елга бер тапкыр оештырыла. 1993 елдан бирле үткәрелә. Дөньяда  иң җитди кораллану күргәзмәләреннән. 2017 елда күргәзмә 13 тапкыр уздырыла. Бу чараны БГӘ Президенты – шәйх Хәлиф бән Зәид Әль Нәхәйян, илнең хөкүмәте һәм кораллы көчләре  хуплый.

 

Татарстан Республикасы предприятиеләре IDEX күргәзмәсендә 1995 елдан башлап катнаша. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IDEX күргәзмәсендә 2013 һәм 2015 елларда булды. Күргәзмәдә Яшел Үзән судно төзелеше заводы суднолары, Казан вертолет заводы вертолетлары, “КАМАЗ” автомобильләре, һава һәм диңгез суднолары өчен радионавигация җиһазлары, оптика җиһазлары һәм хәрби кулланылыштагы башка җайланмалар  тәкъдим ителә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International