Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илдә агымдагы икътисади вәзгыять буенча киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашты.
Үзенең чыгышында дәүләт башлыгы Россия икътисадында уңай динамика булуын һәм сәнәгать җитештерүенең үсүен билгеләп үтте. "Узган ел нәтиҗәләре –төп күрсәткечләр без көткәнгә караганда узган елдан югарырак булып чыкты, - диде Владимир Путин. Соңгы мәгълүматларга караганда тулаем эчке продуктның кимүе 0,2 процент тәшкил итте, гәрчә фаразлар буенча түбәнрәк нәтиҗә көтсәк тә сәнәгый җитештерү 1,1 процентка артты".
Ул билгеләгәнчә, үткән елда инфляция темпларын түбәнәйтү – 5,4 процент тәшкил иткән, өстәвенә, быел инфляцияне киметү тотрыклы рәвештә дәвам итә.
Моннан тыш, Владимир Путин сүзләренчә, бүгенге көндә илдә эшлекле активлык торгызыла , яки хезмәт активлыгы арта бара, эшмәкәрлек индексы үсә.
"Хәзер алга таба инфляцияне киметүне, ватан җитештерүен үстерү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә алга китү тәэмин итү өчен балансланган карарлар табу мөһим, бу үз чиратында Россия гражданнарының реаль керемнәре үсешен торгызуга ярдәм итәргә тиеш. Аеруча басым ясап әйтәм, бу безнең сәясәтебезнең төп өстенлекләрнең берсе- икътисадый һәм социаль", - диде Россия Президенты.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы материаллары буенча