13-16 февраль көннәрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Төркиягә эш сәфәре кылды. Визитның максаты: текстиль һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү.

Делегация составына Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Элдар Тимергалиев, Яр Чаллы һәм "Закамье" регионы Сәүдә - сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин, Татарстан Республикасы тегү предприятиеләре вәкилләре һәм КНИТУның мода һәм дизайн, җиңел сәнәгать Институты җитәкчелеге керде.

Визит барышында Олыдаг экспортерлары Ассоциациясе вәкилләре (UIB), йорт текстиле җитештерүчеләре Ассоциациясе (TETSIAD), текстиль һәм тегү сәнәгате экспортерлары Берлеге (ITKIB) җитәкчеләре белән очрашулар узды. Эшлекле очрашулар кысаларында Татарстан җиңел сәнәгате тәкъдир ителде, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге һәм "Яр Чаллы" өстенлекле үсеш территориясе турында җентекләп сөйләнде.

Моннан тыш, ТР делегациясе вәкилләре "Бурса" территориясендәге текстиль һәм тегү сәнәгате предприятиеләрендә булдылар, "Алабуга" МИЗ резиденты булган "Джошкуноз" компаниясенең эшчәнлеге белән таныштылар. Стамбул техник университетында КНИТУның мода һәм дизайн, җиңел сәнәгать Институты җитәкчелеге Төркиянең белем бирү системасын өйрәнде.
Визит ахырында Төркия компанияләре Татарстан Республикасы предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итү белән кызыксындылар һәм 2017 елның ноябрендә "Интермебель" һәм "Мода һәм стиль. Казан-Көз" күргәзмәләрендә катнашырга чакырылдылар.