Бүген Казан төзелеш көллияте территориясендә (Казан шәһәре, Липатов урамы, 25) Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин (WorldSkills Russia) "Яшь профессионаллар” эшче һөнәрләр төбәк чемпионаты җиңүчеләре белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.
Уку йортына килеп җитү белән ТР Хөкүмәте Башлыгы вазыйфаларын башкаручы ярыш мәйданчыгын карап чыкты, остаханәләр һәм компетенцияләр буенча төзелеш юнәлешен: маляр эшләр, штукатур, кирпеч кую, электромонтаж, ландшафтлы дизайн һ. б. Белән танышты.
Очрашуны ачып, Алексей Песошин Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән эшче һөнәрләр чемпионаты призерларын сәламләде.
"Татарстан WorldSkills хәрәкәтендә катнашу елдан-ел арта. Быел чемпионат 76 компетенция буенча үткәрелде. Ярышларда популяр һөнәрләр буенча меңнән артык кеше һәм эксперт катнашты. Ышанам, һәрберсе сәләтен, осталыгын һәм талантын күрсәтте", - диде ул.
А. Песошин 2019 елда дөнья масштабындагы вакыйга – "WorldSkills Competition” Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатының Казанда үтәчәген искәртте.
"Россия җиңәргә, ә безнең конкурсантлар иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш, - дип ассызыклады Песошин. - Шуңа күрә, ил һәм республика җитәкчелеге тарфыннан WorldSkills хәрәкәтен үстерүгә зур игътибар бирелә, ә чемпионат хәрәкәтендә илнең 84 субъектыннан 60 меңнән артык кеше һәм эксперт катнаша".
Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2016 елда Рөстәм Миңнеханов карары белән халыкара стандартлар буенча конкурсантларны әзерләү концепциясе эшләнде: "Димәк, һәрбер катнашучы республика җитәкчелеге хәтта илнең беренче затлары игътибары астында торачак".