"Казан вертолет заводы"ның Авиация укыту үзәге беренчеләрдән булып 2016 елның июлендә гамәлгә кергән 289 номерлы яңа Федераль авиация кагыйдәләре буенча сертификация процедурасын уңышлы үтте. Әлеге сертификат пилот, техникларны, гражданлык машиналары техник эксплуатацияләү һәм очу инженерларын укыта алу мөмкинлеген бирә.
"Ростех" дәүләт корпорациясенә кергән "Россия вертолетлары" холдингының биш укыту үзәге бар. 2017 ел ахырына кадәр "Россия Вертолетлары" холдингы «Роствертол», «НАРЗ» АҖ, «У-УАЗ», «Камов» АҖ укыту үзәкләрен дә сертификацияләүне планлаштыра.
Федераль һава транспорты агентлыгы (Росавиация) тарафыннан расланган сертификат һәм кушымталар Казан вертолет заводы авиация укыту үзәгенең белем бирүче оешмаларга карата куелган таләпләргә туры килүе турында сөйли. Сертификат чикләнмәгән вакыт аралыгына бирелә.
Сертификат алу белән беренчеләрдән булып Казан вертолет заводы укыту үзәгендә Кения Республикасының эчке эшләр министрлыгы очучылары, техниклары һәм инженерлары укып чыкты. Яңа укыту программасында теориягә 244 сәгать, тренажер әзерлек 54 сәгать күләмендә һәм очу әзерлегенә 36 сәгать бирелгән. Тренажер әзерлек Ми-8МТВ вертолетының комплекслы тренажерында алып барылган.
Казан вертолет заводы Авиация укыту үзәге 1995 елда оештырылган. 20 елдан артык вакыт аралыгында монда 9000 белгеч укытылган.
Хәзерге вакытта Авиация укыту үзәге укытуны Ми-8/17 һәм " Ансат" тибындагы вертолетларында үткәрә. Киләчәктә шундый ук укыту программасын Ми-38 вертолетында булдыру планлаштырыла.