7 апрель көнне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы фармацевтик тармагы үсешен стимуллаштыру һәм перспективалары мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу узды.
Чарада экспертлардан ФДБФУ “Н.А. Семашко исемендәге иҗтимагый саулык милли илкүләм фәнни-тикшеренү институтлары” директоры Рамил Хәбриев, Россия фармация җитештерүчеләре Ассоциациясе генераль директоры Виктор Дмитриев, "Медикал Девелопмент Эдженси" ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) һәм "Эдвансд Трейдинг" ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) компанияләре җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан очрашуда “Идея" Технопаркы ЯАҖ, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Иннополис" МИЗ, "Алабуга" МИЗ җитәкчеләре, К(П)ФУ вәкилләре катнашты.
Каралган мәсьәләләр тематикасы базар нигезе, инвесторлар белән эшләү алымнары, республика үсеш институтлары роле, фармацияне үстерүдә иң яхшы дөньякүләм тәҗрибәсен куллану мөмкинлекләре, чимал импортын алыштыру, фармация өлкәсендә республика потенциалын һәм компетенцияләрен оптималь файдалану белән бәйле иде. Чара барышында киләчәктә Татарстан Республикасында фармацияне үстерү буенча тормышка ашырылырга планлаштырылган гамәли адымнарның берничәсе билгеләнде.