Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Олег Прозоров җитәкчелегендә Россиядә Бельгия-Люксембург Сәүдә Палатасы делегациясе белән очрашу узды.
Делегация составына РФ Бельгия һәм Люксебмур илчелеге вәкилләре, шулай ук, Schneider Electric, Solvay S. A., Пуратос, Containerships кебек эре компанияләр җитәкчелеге һ. б. керде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов, бүлек җитәкчеләре катнашты.
Катнашучылар үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары һәм механизмнары турында фикер алыштылар.
Тимур Саматов кунакларның төрле сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, кунакларны кадрлар әзерләү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программасы, шулай ук, әзер инвестиция проектлары кызыксындырды.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары кунакларны 2017 елның 6-8 сентябрендә Казанда узачак 24-нче халыкара махсус күргәзмәдә, шулай ук, 6-8 декабрьдә узачак "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 17-нче халыкара махсус күргәзмәдә катнашырга чакырды.
Бельгия-Люксембург Сәүдә Палатасы вәкилләренең Татарстан Республикасына эш сәфәре өч көнгә исәпләнгән. Делегация "Химград" Технополисы, шулай ук, "Иннополис" һәм "Алабуга" МИЗ җитәкчелеге белән очрашырга планлаштыра.