Альберт Кәримов «Казаноргсинтез» Директорлар советы составына керде

2017 елның 7 апреле, җомга

Бүген 7 апрельдә "Казаноргсинтез" АҖ 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча акционерларның еллык Гомуми җыелышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында төп доклад белән "Казаноргсинтез" генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады. Ул акционер җәмгыятьнең үткән елны яхшы финанс күрсәткечләр белән тәмамлавын билгеләп үтте. Хисап елында 75,2 млрд сумлык продукция җитештерелгән, бу 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 6,4 млрд. сумга яисә 9,4 процентка күбрәк. Физик күләм индексы 104,1 процент тәшкил иткән. "Казаноргсинтез" ҖАҖ 2016 елда чиста табышы 18 млрд 170 млн сум тәшкил иткән.

Товар продукциясенең структурасы 2016 елда узган елга караганда чагыштырмача үзгәргән. Товар продукциясе структурасында төп урынны этилен полимерлары һәм поликарбонатлар алып тора.  "Казаноргсинтез" хезмәт хакын һәм тулы күләмдә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга да салымнарны үз вакытында түли. Акционерлар "Казаноргсинтез" ҖАҖ 2016 елның еллык хисабын һәм бухгалтер (финанс) хисабын раслады.

Шулай ук, бу көнне компаниянең Директорлар советының яңа составы сайланды. 

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовтан тыш, "Казаноргсинтез" Директорлар советына "Казаноргсинтез" ҖАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, "Связьинвестнефтехим" АҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Алексеев, "Газпром эшкәртү" ҖЧҖ генераль директоры Марат Гәрәев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков һәм башкалар керде.

ТР Президенты тәкъдиме белән Директорлар советы рәисе итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International