9 декабрьдә Берләштерелгән Милләтләр Берләшмәсе инициативасы белән Халыкара коррупциягә көрәш көне билгеләп үтелә. 2013 елда шушы көнне Мексика шәһәре Меридада узган Сәясәт конференциясендә коррупциягә каршы БМО конвенциясе имзалана.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә куюның максаты коррупция проблемасын һәм аңа каршы көрәштә коррупцияне кисәтүдә Конвенция ролен аңлауны тирәнәйтүдән гыйбарәт.Дәүләтләр әлеге явызлыкка каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлекне ныгытырга сүз куеша.
Бүгенге көндә Конвенциягә 140 тирәсе дәүләт кушылган һәм 80 тирәсе дәүләт ратификацияләгән. Алар арасында – Россия, Әзербәйҗан, Беларусь, Кыргызстан, Латвия, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан. Әлеге халыкара шартнамә коррупциядә гаеплеләрне кисәтү, гаеплеләрне җәзага тарту чараларын, шулай ук аңа каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын күздә тота. Ул әгъза-дәүләтләрне коррупциягә каршы тору сәясәтен уздырырга, тиешле законнарны хупларга һәм шушы күренешкә каршы көрәшү өчен махсус органнарны гамәлгә куярга йөкли.
Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза. Россия дә – искәрмә түгел. Иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре, хакимият вәкилләре, хокук саклау структуралары һәм битараф булмаган барлык гражданнарның тырышлыгы белән күпчелек Россия шәһәрләрендә бу көнне төрле акцияләр һәм чаралар уздырыла, коррупциянең зыяны һәм аңа каршы көрәш методлары турында листовкалар һәм плакатлар чыгарыла.
6 декабрьдән 7сенә кадәр Казанда “Производство белән идарә итүнең заманча методлары хисабына оборона-сәнәгать комплексында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” III фәнни-гамәли конференция узды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе, Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Менеджмент академиясе” АКО булышлыгы белән узды.
Конференция эшендә РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары Олег Бочкарев, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры ярдәмчесе Юлия Урожаева, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук Россиядәге берничә оборона предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Конференциянең төп максаты ОСК предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән заманча методларны һәм идарәлек коралларын куллану буенча күрсәтмәләр эшләү буларак билгеләнде, – әлеге мәсьәләләр пленар утырышта күтәрелде.
Үзенең докладында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узганча, җитештерүчәнлекне арттыру – илләр һәм төбәкләр өчен көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен һәм икътисадый үсешне арттыруда әһәмиятле фактор булып тора. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан сакчыл эш башкару технологиясен гамәлгә кертә башлаучылар арасында беренчеләрдән булды, ә бу процессның драйверы КАМАЗ булды.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2013 елда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төбәк программасы кабул ителгән. Татарстан Республикасында әлеге программа гамәлдә булган чорда – 2013 елдан 2016 елларга кадәр – Компетенцияләр үзәге булдырылган, эшләрне оештыру буенча норматив-методик нигезләмәләр эшләнгән.
Сайлап алынган 22 катнашучы-предприятиедә Компетенцияләр үзәге белгечләре тарафыннан, проект предприятиеләре төркемнәре белән берлектә, түбәндәге юнәлешләр буенча проект алды техник-икътисадый тикшеренүләр комплексы уздырылган: реинжиниринг, технологик модернизация һәм техник яктан яңача коралландыру, предприятие структурасын оптимальләштерү, сакчыл җитештерү, идарәлекнең автоматлаштырылган системаларын кертү һәм җитештерү логистикасын оптимальләштерү һ.б.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегендә катнашучы предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча эшләнгән программалар турында сөйләшү һәм программаларга кертелгән проектларны килештерү, шулай ук аларга дәүләт булышлыгын күрсәтү турында сөйләшү буенча йомгаклау киңәшмәләре уздырылган. Аның сүзләреннән аңлашылганча, проектлар предприятиеләр тарафыннан, дәүләт ярдәмен җәлеп итеп, үз һәм заем акчалары хисабыннан актив рәвештә тормышка ашырыла.
“Ике ел эчендә хезмәт җитештерүчәнлеге 23%ка артты, ә “ПОЗИС”та – 80%ка”, – дип билгеләде ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Альберт Кәримов билгеләп узганча, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төбәк программасы кысаларында, кооперацияне стимуллаштыру максатларында, республикада якорь предприятиеләре тирәсендә сәнәгый кластерлар формалаштырыла. Сәнәгый кластерларны үстерүне яңа төр продукцияне җитештерүгә һәм импорталмашуга юнәлдерелгән уртак проектларны тормышка ашыру юлы белән гамәлгә ашыру күздә тотыла.
Асылда, республика программасын тормышка ашыру кысаларында, Казан медицина кораллары заводы базасында “Медтех” пилот сәнәгый кластеры формалашкан. Кластер яңа сәнәгый продукциясе төрләрен булдыруга юнәлдерелгән уртак проектларны тормышка ашыру максатында булдырылган, шул исәптән импорталмаш; өстәлгән бәяне үстерү; яңа эш урыннары булдыру; яңа технологик чишелешләрдән файдалануны гадиләштерү һәм технологияләр трансферын тәэмин итү кысаларында.
Моннан тыш, хәзерге вакытта хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төбәк программасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан республикадагы сәнәгать предприятиеләренә ярдәм күрсәтүдә нәтиҗәле корал булып тора. Программа предприятиеләрне оештыру һәм технологик үзгәрешләр кертүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән.
“2020 елга федераль программада катнашучы-предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген 2017 ел базасы белән чагыштырмача арттыру 15% тәшкил итәчәк”, – дип өстәде Альберт Кәримов.
Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры ярдәмчесе Юлия Урожаева “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә булышлык күрсәтү” федераль программасы турында сөйләде. Асылда, әлеге программаның төп элементлары аталды: җитештерүчәнлекне арттыру буенча төбәк программаларын эшләү, компетенция буенча федераль үзәк һәм тулы бер төбәк компетенцияләр үзәкләре булдыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны стимуллаштыру буенча закон чаралары җыелмасын кабул итү.
Конференция барышында дүрт тематик секция буенча утырышлар узды. №1 “Производствода хезмәт эшчәнлеге” секциясендә сәнәгать предприятиеләрендә сакчыл җитештерү методларыннан файдалану проблемалары турында сүз барды, аның модераторы булып “КАМАЗ” ГАҖ Җитештерү системасын үстерү комитеты рәисе Игорь Малясёв чыгыш ясады.
№2 “НИИ һәм КБ хезмәт эшчәнлеге” секциясе ОСК өчен яңа эшләнмәләр проектлау һәм эшләү буенча сакчыл җитештерү методларын куллану үзенчәлекләренә багышланган иде. Модераторы булып “Россия космос системалары” АҖнең программа-максатчан планлаштыру буенча директоры Елена Асанова чыгыш ясады.
№3 “Хезмәт эшчәнлеге һәм персоналны мотивацияләү” секциясендә персоналны сакчыл җитештерүне оештыруга җәлеп итү һәм эшендә җитештерүчәнлекне арттыру буенча хезмәткәрләрне мотивацияләү буенча актуаль проблемалар турында сөйләшенде. Дискуссиянең модераторы – “Росэлектроника” АҖ генераль директоры урынбасары – статс-сәркатип Арсений Брыкин.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән “ТР МК каршындагы Энергияне сакчыл куллану үзәге” ДАУ – Татарстан Республикасы хезмәт җитештерүчәнлеге буенча төбәк компетенцияләр үзәге ярдәмендә оештырылган №4 “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм РФ субъектларында эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү” өстенлекле программасын үстерү” секциясендә Россия төбәкләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программаларын тормышка ашыруның төбәк үзенчәлекләре һәм Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында фикер алышынды. Модераторы булып Юлия Урожаева чыгыш ясады.
Икенче көнне, 7 декабрьдә, конференциядә катнашучылар Татарстан Республикасының дүрт предприятиесе: Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе, Серго исемендәге завод, Казан вертолет заводы һәм Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге завод буйлап экскурсияләргә юнәлде.
Шулай ук, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводын карау барышында, делегатлар заводның хәрби һәм хезмәт даны музеенда булды, судно төзү һәм машина төзү цехларын карады, хәрби судно төзү өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләр һәм киләчәге булган проектлар белән танышты. КМПОда кунаклар Ремонт производствосында һәм җыю цехында булдылар, биредә аларга Предприятиедә сакчыл җитештерүне үстерү тарихы турында, гамәлгә кертелгән СҖ кораллары һәм методлары турында, шулай ук ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләделәр.
Моннан тыш, конференция делегатлары шулай ук “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” һәм “TechnoСварка” күргәзмәләрен ачу тантанасында катнаштылар һәм бу күргәзмәләрне карап чыктылар.
Конференция материаллары
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе белән “TechnoСварка” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ворлдскиллс Интернешнл башкарма директоры Дэвид Хоуи, Федератив Германия Республикасының Тюрингия федераль җирләрен икътисадый үстерү агентлыгы генераль директоры Андреас Край һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмәләрдә катнашучыларны сәламләде һәм машина төзү комплексының Татарстан өчен дә, тулаем алганда, ил өчен дә, икътисадның әһәмиятле бер өлеше булып торуын ассызыклады.
Бүген, 2017 елның 7 декабрендә, “2017 елда Татарстан Республикасында Сыйфат көннәре” исеме астында чара тәмамлана. 5 декабрьдә Казан шәһәрендә “Татарстан – сыйфат территориясе” халыкара форумы булды. Оештыручылары булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Казан дәүләт энергетика университеты” ЮББ ФДБББУ, “Идел буе сыйфат үзәге” КП катнашты.
Форумда сөйләшенәчәк мәсьәләләр даирәсе, республикада һәм илдә сәламәтлек саклаудан башлап белем бирүгә кадәр, төрле-төрле өлкәләрне колачлады: халыкара менеджмент стандартлары кертү, “сакчыл җитештерү” кораллары, товарларның сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре, мәгълүмат куркынычсызлыгы. Форумда Татарстан Республикасындагы предприятиеләрнең һәм оешмаларның сыйфат буенча әйдәүче менеджерлары, Татарстан Республикасы Президентының сыйфат өчен премия алу конкурсының иң яхшы экспертлары бүләкләнде.
Бөтен дөнья буйлап төргәкләү индустриясе үсеш ала, ләкин җитештерү өлкәсендә һәм төргәктән куллану буенча берничә ел дәвамында арта барган экологик таләпләр аларны җитештерүчеләрне яңа чишелешләр эзләргә мәҗбүр итә.
Шуңа бәйле рәвештә, 5 декабрь көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, КНИТУ белән берлектә, “Полимер көне” уздырылды, ул Россиянең полимер төргәк базарына багышланды.
Сәламәләү сүзләрендә КНИТУ ректоры Сергей Юшко каралучы мәсьәләнең актуаль булуын билгеләде һәм мондый форматлы чара полимер тармагында катнашучыларның барысы арасында да мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нигез булып хезмәт итәчәгенә өмет итүен белдерде.
“Полимер көне” түгәрәк өстәл белән ачылып китте, анда “Төргәкләүчеләрнең илкүләм конфедерациясе” КП генераль директоры Александр Бойко полимер төргәкләренең торышы, тенденцияләре һәм перспективалары турында сөйләде, шулай ук “Төргәкләүчеләрнең илкүләм конфедерациясе” исеменнән 2016 ел йомгаклары буенча “Иң яхшы төргәк” өчен “Данафлекс” компаниясенә бүләк тапшырды.
5 декабрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Инженер белеме бирүдә яңа стандартлар һәм технологияләр: вузларның мөмкинлекләре һәм нефть-газ химиясе тармагындагы ихтыяҗлар – “СИНЕРГИЯ-2017” халыкара челтәр фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау сессиясе старт алды.
Сәламләү сүзендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов инженер белеме бирүнең республикабыздагы төп тармак – нефть химиясе өчен бик тә мөһим булуын билгеләде. “Сәнәгатьнең югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗын тәэмин итәргә кирәк һәм мондый зур конференцияне уздыру моңа актив ярдәм итәчәк. Татарстанда инженерия буенча белем бирү сыйфатын арттыру өчен күп нәрсә эшләнә һәм бу хәрәкәтне хуплаучыларның һәркайсына, зур компанияләргә рәхмәтлемен”, – дип өстәде Альберт Кәримов.
Бүген, 5 декабрьдә, “Химград” технополисы территориясендә яңа җитештерү эшчәнлекләренә старт бирелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Визит “Ирвис” ФҖП караудан башланды, биредә хәзерге вакытта агрессив булмаган янучан һәм инертлы газлар өчен үлчәү җиһазлары эшләү һәм әзерләү эше гамәлгә ашырыла. “Ирвис” ФҖП 1990 елда А.Н. Туполев исемендәге КДТУ (КАИ) ДЛА факультетының махсус двигательләр кафедрасы базасында төзелә. “Химград” та урнашып, предприятие югары төгәллекле счетчиклар һәм газ сарыфларын үлчәү җиһазлары, пар счетчиклары чыгара башлый.
5 декабрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Газпром” ГАҖ 15 терәк вузларыннан, Россиянең һәм чит илләрнең инженер университетларыннан, Татарстандагы әйдәп баручы нефть-газ химиясе предприятиеләреннән вәкилләр, инженер белеме бирү өлкәсендә чит илләрдәге һәм Россиядәге белгечләр катнашында “Инженер белеме бирүдә яңа стандартлар һәм технологияләр: вузларның мөмкинлекләре һәм нефть-газ химиясе тармагындагы ихтыяҗлар – “СИНЕРГИЯ-2017” халыкара челтәр фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференциянең максаты – инженер белеме бирүдә нефть-газ химиясе тармагына караган предприятиеләрдә эшләү өчен таләп ителгән белгечләрне әзерләүгә юнәлдерелгән яңа стандартлардан һәм технологияләрдән файдалану буенча дөньякүләм һәм үзебезнең ил тәҗрибәсен карау.
Татарстан Республикасының үз продукциясен сәүдә челтәрләренә чыгаруда мәнфәгатьле булган товар җитештерүчеләрен “Сәүдә челтәрләре белән ничек диалог төзергә” чарасында катнашырга чакырабыз, ул 2017 елның 12 декабрендә Казанның “Ривьера” отелендәге “Монте Карло” залында 12:45 сәгатьтә узачак. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.
2017 елның 6 декабреннән 7сенә кадәр Казанда Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә “Җитештерү эшчәнлеге белән заманча идарә итү методлары хисабына оборона-сәнәгать комплексында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” III фәнни-гамәли конференциясе булачак. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе (Казан ш., Универсиада авылы, 35) базасында узачак.
Конференциядә предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм җитештерү эшчәнлеге системасын үстерү, операцияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, җитештерү эшчәнлегенә идарә итү, җитештерү эшчәнлеге логистикасын тәэмин итү һәм продукциянең сыйфаты белән идарә итү, шулай ук персоналны чыгымнарны киметүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ымсындыру системасын сайлау һәм үстерү өчен җаваплы затлар катнашачак.