2017 елның 6 декабреннән 7сенә кадәр Казанда Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә “Җитештерү эшчәнлеге белән заманча идарә итү методлары хисабына оборона-сәнәгать комплексында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” III фәнни-гамәли конференциясе булачак. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе (Казан ш., Универсиада авылы, 35) базасында узачак.
Конференциядә предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм җитештерү эшчәнлеге системасын үстерү, операцияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, җитештерү эшчәнлегенә идарә итү, җитештерү эшчәнлеге логистикасын тәэмин итү һәм продукциянең сыйфаты белән идарә итү, шулай ук персоналны чыгымнарны киметүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ымсындыру системасын сайлау һәм үстерү өчен җаваплы затлар катнашачак.
Конференциянең максаты – ОСК предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән идарәнең заманча методларын һәм коралларын файдалану буенча күрсәтмәләр эшләү. Чарада катнашучыларга, асылда, ОСК предприятиеләрендә җитештерүчәнлекне арттыру методикаларын кертү буенча уңышлы эш тәҗрибәләрен өйрәнергә, җитештерү һәм башка төр тармаклар өчен оптималь булган методларны һәм яхшырту коралларын сайларга туры киләчәк.
Чара кысаларында дүрт секция утырышы булачак: “Җитештерү эшчәнлегендә хезмәт җитештерүчәнлеге”, “ФТИ һәм КБ хезмәт җитештерүчәнлеге”, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм персоналны мотивацияләү” һәм “ОСК чикләмәләр теориясен куллану” темасына панель дискуссиясе. Пленар утырышның, секцияләрнең һәм панель дискуссиясенең эш йомгаклары “Галстуксыз очрашу” барышында, фикерләр белән ирекле алмашу һәм конференциядәге әһәмиятле спикерлар белән сораулар һәм җаваплар сессиясе форматында ясалачак.
Чараның икенче эш көне Татарстан Республикасындагы ОСК предприятиеләренең хезмәт эшчәнлеген арттырудагы эш тәҗрибәсенә багышланачак. Ә атап әйткәндә, конференция делегатларының түбәндәгеләрне каравы күздә тотыла: “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” АҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ, “ПОЗиС” АҖ. Предприятиеләр белән таныштыру экскурсияләре оештырылачак һәм җитештерү эшчәнлеге белән идарәнең заманча методларын гамәлгә кертүнең эш нәтиҗәләре күрсәтеләчәк.
Ачылу тантанасына ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү мәҗбүри, бу эш 2017 елның 5 декабрендә 17.00 сәгатьтә уздырыла. Чарага аккредитацияләнү өчен Robert.Sharapov@tatar.ru электрон почтасына хат юлларга, кайсы ММЧ булуны, ФИА, туу датасын, шулай ук кесә телефоны номерын күрсәтергә кирәк.
Тулырак мәгълүматлар белән Сез сайттан таныша аласыз: http://пптопк.рф/