5 декабрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә “Газпром” ГАҖ 15 терәк вузларыннан, Россиянең һәм чит илләрнең инженер университетларыннан, Татарстандагы әйдәп баручы нефть-газ химиясе предприятиеләреннән вәкилләр, инженер белеме бирү өлкәсендә чит илләрдәге һәм Россиядәге белгечләр катнашында “Инженер белеме бирүдә яңа стандартлар һәм технологияләр: вузларның мөмкинлекләре һәм нефть-газ химиясе тармагындагы ихтыяҗлар – “СИНЕРГИЯ-2017” халыкара челтәр фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференциянең максаты – инженер белеме бирүдә нефть-газ химиясе тармагына караган предприятиеләрдә эшләү өчен таләп ителгән белгечләрне әзерләүгә юнәлдерелгән яңа стандартлардан һәм технологияләрдән файдалану буенча дөньякүләм һәм үзебезнең ил тәҗрибәсен карау.
Пленар утырышта һәм конференциянең йомгаклау сессиясендәге 4 секциядә нефть-газ химиясе тармагында соралган белгечләрне әзерләүдә, инженер педагогикасында һәм инженер белеме бирүдә инновацияләр, стандартлар һәм аккредитация системасында, технологик эшкуарлыкны үстерүдә, инженер вузларында укытучыларның квалификациясен күтәрүдә, инженер белеме бирү рейтингларын һәм сыйфатын арттыруда, шулай ук “мәктәп-вуз-предприятие” системасында мәктәп укучыларына алдан ук инженер һөнәрен сайлау юнәлешен бирү программасы буенча яңа алымнар каралачак. Түгәрәк өстәлдә инженер кадрлары әзерләү һәм предприятиеләрнең кадрлар потенциалын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу булачак. “СИНЕРГИЯ-2017” катнашучыларның игътибар үзәгендә булган мәсьәләләр арасында – дистанцион рәвештә белем бирүне җәелдерү.
Конференциягә башка әһәмиятле чаралар да багышланган:
– Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында Полимер көне – 5 декабрь, 13.00-17.00 сәгатьләрдә, КНИТУ “Б” корпусындагы актлар залында (К.Маркс урамы, 72).
– “Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексында кадрлар потенциалын үстерү” түгәрәк өстәле.
– “Газпром трансгаз Казань” вәкилләре катнашында “Ел инженеры” конкурсын презентацияләү.
– Өзлексез мәгариф өлкәсендә яңа проектларга старт бирү – “Технологик остазлык мәктәбе” һәм “КНИТУ техник волонтерлык үзәге” (6 декабрь, “Казан” ММҮ, 09:00-15:00).
– IGIP Россия мониторинг комитеты утырышы.
– Россия ДПО берлегенең идарә утырышы (президент Н.Н.Аниськина).
Өстәп әйтик, “Синергия-2017” сессиясе “Газпром” ГАҖ терәк вузлары базасында сентябрь аеннан декабрьгә кадәрге чорда Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Казанда, Уфада, Төмәндә, Ухтада, Томскида пленар сессияләр, түгәрәк өстәлләр, эксперт семинарлары, панель дискуссияләре, видео-конференцияләр форматында узды. 5 сентябрьдә Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында конференция старт алды, ул нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә һәм Россиядә һәм дөньяда инженер педагогикасын үстерү мәсьәләләренә багышланган Түгәрәк өстәл белән башланып китте.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны теркәү — 5 декабрь, 2017 ел, 09:00-09:30 сәгатьтә, “Казан” милли мәдәни үзәге (Пушкин урамы, 86).
Журналистларны аккредитацияләү таләп ителми.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 231-95-50