Татарстан Республикасының үз продукциясен сәүдә челтәрләренә чыгаруда мәнфәгатьле булган товар җитештерүчеләрен “Сәүдә челтәрләре белән ничек диалог төзергә” чарасында катнашырга чакырабыз, ул 2017 елның 12 декабрендә Казанның “Ривьера” отелендәге “Монте Карло” залында 12:45 сәгатьтә узачак. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.
Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны җитештерүчеләр федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге иң зур сәүдә челтәрләре вәкилләре белән турыдан-туры сөйләшә һәм үз товарын тәкъдим итә алачак. Шулай ук, чара кысаларында, эшкуарлар сәүдә челтәрләрендә эшләү, товарны сертификацияләү һәм стандартлаштыру буенча төп принциплар турында да беләчәк.
Нәтиҗәлерәк диалог оештыру өчен җитештерүчеләргә коммерция тәкъдиме әзерләргә һәм махсус бүлеп бирелгән мәйданда сәүдә челтәрләренә күрсәтү өчен продукция үрнәкләрен алырга киңәш итәбез.
Чарада түбәндәге сәүдә челтәрләре катнашачак: Х5 Retail Group, Ашан, Эссен, Магнит, Зельгрос, Чаллы икмәге, Бәхетле, Арыш Мае, Мегастрой, Леруа Мерлен.
Чарада катнашу өчен https://event-12-12-2017.timepad.ru/event/623907 сайтында теркәлергә яисә катнашучылар турында мәгълүматларны (предприятиенең атамасы, эшчәнлек төре, ФИА, элемтә белешмәләре) lily@tatarproduct.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.