Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе белән “TechnoСварка” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ворлдскиллс Интернешнл башкарма директоры Дэвид Хоуи, Федератив Германия Республикасының Тюрингия федераль җирләрен икътисадый үстерү агентлыгы генераль директоры Андреас Край һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов күргәзмәләрдә катнашучыларны сәламләде һәм машина төзү комплексының Татарстан өчен дә, тулаем алганда, ил өчен дә, икътисадның әһәмиятле бер өлеше булып торуын ассызыклады.
“Бүген без үзебездәге машина төзү предприятиеләре өчен бик әһәмиятле казанышлар белән танышу мөмкинлегенә ия. Мин Россиянең башка төбәкләрендәге предприятиеләрнең вәкилләренә рәхмәт белдерергә телим. Әлеге күргәзмә барча илебездә машина төзү комплексын алга таба үстерергә этәрер дип ышанам”, – дип өстәде ТР Президенты.
Ворлдскиллс Интернешнл башкарма директоры Дэвид Хоуи күргәзмә чараларының иң югары дәрәҗәдә уздырылуы хакында әйтте һәм эшче һөнәрләрнең өстенлеген күрсәтәчәгенә ышануын белдерде. Ул искә төшергәнчә, 2019 елда Казанда Ворлдскиллс стандартлары буенча 45 нче дөньякүләм чемпионат узачак.
“Ворлдскиллс халыкара оешма булып тора, аның әгъзалары – 78 ил. Без дә, сезнең кебек үк, җитештерү стандартларын яңа дәрәҗәгә күтәрүгә омтылабыз. Биредә мәгариф учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләре һәм хакимият органнары арасындагы үзара хезмәттәшлекнең ни рәвешле анык җайга салынуын күрүе күңелле”, – дип билгеләде Дэвид Хоуи.
Алга таба Татарстан Республикасы Президенты һәм башка хөрмәтле кунаклар тәкъдим ителгән экспозицияләрне карады. Алар “Санлаштырылган программа идарәле станокларда фрезер эшләре”, “Санлаштырылган программа идарәле станокларда токарьлык эшләре”, “Эретеп ябыштыру технологияләре”, “Металл конструкцияләре җитештерү”, “Җитештерүдә команда эше” компетенцияләре буенча WorldSkills чемпионатының ни рәвешле узуы белән танышты. КНИТУ-КАИ һәм КНИТУ-КХТИ белем бирү йортларыннан вәкилләр республика лидерына үз инициативалары хакында сөйләде.
Шулай ук, бу көнне, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Машина төзелеше предприятиеләренең координацияләү советы утырышы булды, анда санлаштырылган икътисад мәсьәләләре каралды. Чарада ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, республика министрлыклары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
“Татарстанның, Россиянең һәм чит илдәге партнерларыбызның әйдәп баручы машина төзү һәм металл эшкәртү комплексы компанияләре вәкилләрен җыя торган очрашулар уздыру – яхшы гадәткә әйләнде”, – диде үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп узганча, бүген республикада машина төзү комплексын модернизацияләү, яңа предприятиеләрне эшләтү һәм заманча технологияләрне кертү буенча зур эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов республиканың гомуми сәнәгый җитештерү күләмендә машина төзелешенең өлешен 20% артык булуын әйтте.
“Мин ышанам, әлеге очрашу үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа импульс бирәчәк. Болар белән беррәттән, предприятиеләрнең җитәкчеләре сәнәгать предприятиеләре белән идарә итүнең заманча методлары белән танышачак. Хәзерге чынбарлык шартларында бу бик файдалы булачак”, – дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерик, 2017 елның 6 декабреннән 8енә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр территориясендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе белән “TechnoСварка” 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Быел күргәзмәдә 20 РФ төбәгеннән һәм дөньяның 17 иленнән 153 компания катнаша. Экспозициядә машина төзү, металл эшкәртү һәм композицион материаллар өлкәсендә соңгы эшләнмәләр, технологияләр, иң яңа җайланмалар һәм инновацияле системалар тәкъдим ителә.