“Россия вертолетлары” холдингы, Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән контракт нигезендә, заказчыга Казан вертолет заводында җитештерелгән Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырды. Әлеге медицина модуле белән җиһазландырылган очкыч Саха Республикасында (Якутия) эксплуатацияләнәчәк.
Вертолет Россиянең авыр үтеп керә торган районнарында яшәүче гражданнарга экстрен медицина ярдәме күрсәтүнең вакытында гамәлгә ашырылуын тәэмин итү буенча өстенлекле проект кысаларында “Поляр авиалинияләр” авиакомпаниясенә тапшырылды. Очкыч инде дислокация урынына – Якутск шәһәрендә озатылды.
2017 ел азагына кадәр Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән контракт буенча Казан вертолет заводында җитештерелгән ике Ми-8МТВ-1 очкычын тапшыру бурычы калды. Алар Камчатка белән Пермь краендагы бурычларны үтәү өчен билгеләнгән.
Ми-8МТВ-1 семьялыгына караган күпмаксатлы вертолетларда уникаль очу-техника һәм эксплуатация сыйфатламалары бар, алар барлык диярлек климат шартларында да кулланыла ала. Ми-8МТВ-1 вертолетының конструкциясе һәм җайланмалары махсус әзерләнмәгән урыннарга автономияле рәвештә төшеп төпләнү мөмкинлеген бирә.
2017 елның 13-14 декабрендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Дагыстан Республикасы делегациясе киләчәк. Делегацияне Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев җитәкләячәк.
Визит кысаларында кунаклар республиканың сәнәгать, сәүдә-икътисади һәм инвестиция потенциалы белән танышачаклар, «Эйдос» медицина фәне үзәгендә, "Казан" Агросәнәгать паркында, Татарстан Республикасының бердәм тәкъдир итү үзәгендә, "IT-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопаркта, "Химград" Технополисында, шулай ук, Казан (Идел буе) федераль университетында булачаклар.
2017 елның 20-23 декабрендә Казан шәһәренең «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә Иран Республикасының товарлары һәм продукциясенең Махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Чараны оештыручы буларак Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы чыгыш ясый.
Күргәзмәдә азык-төлек продуктлары җитештерүче, кием, медицина, җиңел һәм авыр сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, төзелеш һәм төзелеш материаллары җитештерүче күпсанлы алдынгы Иран компанияләре катнашачак.
Барлык теләүчеләрне күргәзмәгә чакырып калабыз.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Италиядә эшлекле сәфәр кыла.
Бүген Ломбардиянең Сәнәгатьчеләр ассоциациясе мәйданчыгында “Италия-Татарстан” эш форумы узды. Чараны ачып, Россиянең Миландагы Генераль консулы Александр Нуризадә Татарстан Россиянең иң динамикалы рәвештә үсеш алучы төбәге дип билгеләде. Аның сүзләренә караганда, бүген төбәкара дәрәҗәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләшү мөмкинлеге бар.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланда узучы “Италия-Татарстан” эш форумында катнашучыларның барысын да сәламләде һәм республикага белдерелгән кызыксыну өчен рәхмәт белдерде. Ул Ломбардия җитәкчелегенә, Италиянең Сәнәгатьчеләр ассоциациясенә һәм Ломбардиягә, Россиянең Миландагы Генераль консуллыгына һәм бизнес-форумны оештыручы Италия белән Россиянең барлык оештыручыларына рәхмәтле булуын әйтте.
“Безнең делегация составында – Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре. Визит кысаларында эш даирәләре үзара хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачыр һәм уртак проектлар турында сүз куешыр, дип көтәбез. Бүген безнең илләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Италия хезмәттәшлегенең торышы һәм аны үстерүнең киләчәге турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек бар”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Без Италиядәге эш даирәләре белән хезмәттәшлек итүне җәелдерергә шатбыз һәм конструктив багланышларга өметләнәбез, диде Татарстан Президенты.
Алга таба Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалы турында презентация белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.
Чыгышы барышында ул Татарстанның Россиядәге икътисадый яктан иң нык үсеш алган, куәтле сәнәгать тармагына, уңайлы инвестиция климатына, югары фәнни потенциалга ия булган төбәкләрнең берсе булуын билгеләде.
Төп социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Татарстан Россиядәге лидер төбәкләр унлыгына керә. Альберт Кәримов сүзләренә караганда, Татарстанның икътисад нигезен сәнәгать тармагы тәшкил итә. Ул ТР нефть-газ химиясе, машина төзелеше предприятиеләренә һәм энергетика комплексларына кыскача сыйфатлама бирде.
Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы делегациясе Миланда ике көнлек эш визиты белән сәфәр кыла. Элегрәк ТР вәкилләре Ломбардия (Италия) өлкәсе Президенты Роберто Марони белән очраштылар, очрашу барышында мәдәният, фән, мәгариф, туризм өлкәсендә элемтәләрне җайга салу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Визит кысаларында Midiaset компаниясенең телевидение үзәге каралды, биредә кунакларга Midiaset телеүзәге буенча экскурсия оештырылды, аның барышында Татарстан вәкилләре офис биналарын, телестудия бүлмәләрен карады, аларда телетапшырулар яисә хәбәрләрнең онлайн-трансляцияләре бара иде, шулай ук башка эш алып бару биналарында да булдылар.
Шулай ук “Италия татарлары” мәдәният ассоциациясе активы белән дә очрашу булды, биредә чарада катнашучылар Италиядә яшәүче татарларның Татарстандагы оешмалар белән актив багланышларда торуы мәсьәләләрен күтәрде. Моннан тыш, Татарстан вәкилләре Италиядәге берничә эре предприятие җитәкчеләре белән дә очрашулар уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе бу көннәрдә Италиянең Милан шәһәрендә эшлекле визит кыла. Республика башлыгын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР төрле министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан вәкилләр, шулай ук республикадагы берничә сәнәгать предприятиесе җитәкчеләре озата бара.
Визит кысаларында Татарстан вәкилләре берничә очрашуда катнашачак, асылда, Ломбардия өлкәсе Президенты Роберто Марони, Сәнәгатьчеләр ассоциациясе Президенты Карло Бономи белән күрешәчәк. Моннан тыш, ТР делегациясе планнарында төбәктәге сәнәгый предприятиеләрне карау, шулай ук татар диаспорасы әгъзалары белән күрешү дә күздә тотыла.
Партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында “Италия-Татарстан” бизнес-форумы кысаларында ныклабрак сөйләшү күздә тотыла. Татарстан вәкилләре Италиядәге бизнесменнарга республиканың икътисадый, сәнәгый һәм инвестицион потенциалы турында мәгълүмат җиткерәчәк.
12 декабрьдә Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне уздырыла – теләсә кайсы Россия кешесенә үзен борчыган сорауларга җавап алу мөмкинлеге бирелә. Татарстанда яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр белән, асылда, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итә ала.
Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә ел саен, 2013 елның 12 декабреннән башлап, Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне уздырыла.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында гражданнарны шәхсән кабул итү 12 декабрь көнне, кабул итүнең бердәм вакытында – җирле вакыт белән 12:00-20:00 сәгатьләрдә гамәлгә ашырылачак. Адресы: Казан ш., Островский урамы, 4.
Шәхсән кабул итү чират тәртибендә, паспортны күрсәтеп уздырыла.
“ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында бүген 50 миллионынчы тонна нефть эшкәртелгән. Чимал составында шулай ук илдәге 1,5 млн тонна вакуумлы газойль, 40 мең тонна газ конденсаты, 31 мең тонна мазут эшкәртелгән.
Түбән Кама шәһәрендәге комплекста беренче продукция 2010 елның 30 декабреннән 31 декабрь төненә алына. 2011 ел декабрендә нефтьне беренчел эшкәртү заводы сәнәгый файдалануга тапшырыла.
Шуннан соңгы һәр елда шулай ук әһәмиятле сәнәгый казанышлар күзәтелеп бара. 2012 елда “ТАНЕКО” 7 миллион тонна нефть эшкәртү буенча проект куәтенә чыга, гранулалы күкерт җитештерелә башлый. 2013 елда нефтьне беренчел эшкәртү куәте проектныкыннан 115%ка җитә.
2014 елда Комбинацияләнгән гидрокрекинг җайланмасы (КГҖ) сәнәгый файдалануга кертелә. ЕВРО-5 дизель ягулыгы, РТ, ТС-1, Джет, А-1 маркалы авиация керосины, II һәм III төркем база майлары җитештерелә башлый. 2015 елның июнендә КГҖ составында база майлары җитештерелә башлый. 2016 елда Комплексның продуктлар әрҗәсеннән мазутны кысрыклап чыгаручы, акрынайтылган тәртиптә кокслаучы җайланма эшен башлап җибәрә.
“ТАНЕКО” комплексында агымдагы күрсәткечләр: нефть чималы буенча куәте – 8,7 млн тонна, эшкәртү тирәнлеге – 99,2%, төссез нефть продуктлары чыгару – 87%. Хәзерге вакытта Комплекста 20 төр тирәсе товар продукциясе чыгарыла.
“ТАНЕКО”ның алга таба үсеше нефть эшкәртүне тирәнәйтү һәм нефть чималы эшкәртү күләмнәрен арттыру белән бәйле. Гамәлдәге җайланмаларны эксплуатацияләү белән берлектә, яңа җитештерү объектларын төзү эше дә өзлексез алып барыла. Якын айларда нафтаны гидрочистарту, керосинны гидрочистарту, дизель ягулыгын гидрочистарту, җиңел нафтаны изомеризацияләү җайланмаларын гамәлгә кертү планлаштырыла. 2018 ел өчен ЭЛОУ-АВТ-6 эшләтеп җибәрү, шулай ук “ТАНЕКО” комплексында ЕВРО-5 экологик классына караган автомобиль бензины җитештерә башлау әһәмиятле вакыйгага әйләнәчәк.
Бүген Ernst&Young компаниясе Казанның ИТ-парк мәйданчыгында “Татарстан Республикасында дәүләтне һәм бизнесны санлаштырып үзгәртеп кору: дөньядагы иң яхшы эш тәҗрибәләре, кейслар һәм технологияләр” темасына үзенең эшен башлап җибәрде. Чарада Татарстан Республикасындагы министрлыклардан, ведомстволардан, муниципаль берәмлекләрдән, иҗтимагый берләшмәләрдән, ВУЗлардан, тармакның зур предприятиеләреннән вәкилләр катнаша.
11 декабрьдән 12сенә кадәр санлаштырылган икътисадның глобаль трендлары, иң яхшы эш тәҗрибәләре нигезендә индустрияне үстерүгә яңа алымнар, шулай ук санлаштыру дәверендә бизнесны үстерү турында сөйләшәчәкләр.
Эшлекле сессияне ТР Премьер-министры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ачып җибәрде. “Бүген күпләр санлаштыру, әйберләр интернеты, блокчейн технологиясе турында сөйли, – дип билгеләде Альберт Кәримов. – Бу проектлар бүген ни рәвешле тормышка ашырыла һәм иртәгәсе көндә безгә ни көтәргә – семинар барышында без әлеге сорауларга җавап табарга тырышачакбыз”.
Ernst&Young – Британиянең аудитор-консалтинг компаниясе, дөньядагы иң зур компанияләрнең берсе. Ул Илкүләм аудитор компанияләренең глобаль партнерлыгыннан гыйбарәт. Дөньяның 150 илендә компаниянең 728 офисы бар. Персоналның гомуми исәбе – 230 мең кеше.
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында тулысынча автомат җыю BarsTechnology линиясендә аккумуляторлы батарейлар заводының Россиядәге беренче чираты эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Михнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
“Биредә нинди уникаль технологияләрнең кулланылуы турында күреп торабыз. Сез барлык экология нормаларын да үтисез. Һәм шунысын да исәпкә алырга кирәк, бүген бөтен дөнья электромобиль тарафына борыла. Сез биредә әлеге тармакның киләчәген формалаштырасыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты шулай ук дәүләт булышлыгының күздә тотылган барлык төрләреннән һәм формаларыннан файдалану өлешендә предприятие җитештерүчәнлеген дә уңай бәяләде.
“Мин ышанам, бу әле башы гына. Сезнең киләчәк яхшы һәм без сезгә киләчәктә дә теләктәшлек күрсәтеп торачакбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Заводның максаты – 2022 елга кадәр җитештерүне елына 4 млн АКБ кадәр арттыру, автомобильләр өчен аккумуляторлы батарейлар базарында Россиядә алдынгы уенчылар урынын яулау һәм илнең автомобиль заводларын АКБ белән тәэмин итү буенча әйдәүче җитештерүчегә әйләнү. Проектка булган инвестицияләр күләме 1,6 млрд сум тәшкил иткән. 100 эш урыны булдырылган, тулы проект куәтенә ирешелгәндә алар саны 350гә җитәчәк. Проектны тормышка ашыруга кертелгән инвестицияләрнең тулы күләме якынча 3 млрд сумга җитәргә тиеш.
Заводның икенче чиратын инде 2019 елда ук сәнәгый эксплуатациягә кертү планлаштырыла. Ул чакта чыгарыла торган продукциянең еллык күләме елына 3 млн аккумуляторга җитәргә тиеш, бу исә Россиядәге барлык базарларның 15%ын тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерик, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин импорталмаш кысаларында сәнәгать үсешен иң стратегик бурычларның берсе буларак билгеләде. “Үзебезнең ил сәнәгатендә эш активлыгын үстерүгә теләктәшлек белдерү, яңа, уңышлы производстволарның барлыкка килүен стимуллаштыру мөһим һәм, әлбәттә инде, тармакның нәтиҗәле үсешен тоткарлый торган системалы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк”, – диде ул.
Илдә сәнәгать үсеше дәүләт башлыгының 2012 елдагы май указларының берсе (№ 596 “Дәүләтнең дәвамлы икътисад сәясәте турында”) нигезендә гамәлгә ашырыла.
Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында минерал ташламалар җитештерү буенча завод нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Минерал ташламалар җитештерү буенча проект әле 2017 елның сентябрендә генә “Алабуга” МИЗ резиденты статусын алган иде. Производство 2018 ел азагында эшли башлар дип көтелә. Аның проект куәте – елына 120 мең тоннан продукция. “Инко-ТЭК Агро Алабуга” ҖЧҖ комплекслы минерал ташламалар чыгарачак.
“Әлеге проект Татарстан буенча да, тулаем алганда илебез буенча да, агросәнәгать комплексы өчен бик әһәмиятле, – диде ачылыш вакытында Рөстәм Миңнеханов. – Без шушы юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез. Мин ышанам, әлеге продукциянең экспорт потенциалы зур, чөнки билгеле бер компонентлары безнең республикада табыла”.
“Бу принципиаль яңа продукт булачак. Без комплекслы гранулалы ашлама чыгарырга планлаштырабыз, алар аерым культуралар өчен генә түгел, ә үзенчәлекләрен исәпкә алган конкрет кырлар өчен дә булачак”, – дип аңлатты компания җитәкчесе Александр Бабынин.
Производство нефть табу белән авыл хуҗалыгы сәнәгате кисешендә төзелә, проект тормышка ашырылганда нефтьчеләрнең күп кенә уйлап табылган әйберләре уңышлы гына гамәлгә кертелә. Шул рәвешле предприятие, уңыш дәрәҗәсен арттыру белән берлектә, аграр сәнәгатькә экологиялелекнең заманча дәрәҗәсенә күчү өчен импульс та бирәчәк, дип аңлатты ул.