Казанда ОСК өлкәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турында сөйләштеләр

2017 елның 8 декабре, җомга

6 декабрьдән 7сенә кадәр Казанда “Производство белән идарә итүнең заманча методлары хисабына оборона-сәнәгать комплексында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” III фәнни-гамәли конференция узды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе, Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Менеджмент академиясе” АКО булышлыгы белән узды.

Конференция эшендә РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе урынбасары Олег Бочкарев, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры ярдәмчесе Юлия Урожаева, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук Россиядәге берничә оборона предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Конференциянең төп максаты ОСК предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән заманча методларны һәм идарәлек коралларын куллану буенча күрсәтмәләр эшләү буларак билгеләнде, – әлеге мәсьәләләр пленар утырышта күтәрелде.

Үзенең докладында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узганча, җитештерүчәнлекне арттыру – илләр һәм төбәкләр өчен көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен һәм икътисадый үсешне арттыруда әһәмиятле фактор булып тора. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан сакчыл эш башкару технологиясен гамәлгә кертә башлаучылар арасында беренчеләрдән булды, ә бу процессның драйверы КАМАЗ булды.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2013 елда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төбәк программасы кабул ителгән. Татарстан Республикасында әлеге программа гамәлдә булган чорда – 2013 елдан 2016 елларга кадәр – Компетенцияләр үзәге булдырылган, эшләрне оештыру буенча норматив-методик нигезләмәләр эшләнгән.

Сайлап алынган 22 катнашучы-предприятиедә Компетенцияләр үзәге белгечләре тарафыннан, проект предприятиеләре төркемнәре белән берлектә, түбәндәге юнәлешләр буенча проект алды техник-икътисадый тикшеренүләр комплексы уздырылган: реинжиниринг, технологик модернизация һәм техник яктан яңача коралландыру, предприятие структурасын оптимальләштерү, сакчыл җитештерү, идарәлекнең автоматлаштырылган системаларын кертү һәм җитештерү логистикасын оптимальләштерү һ.б.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегендә катнашучы предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча эшләнгән программалар турында сөйләшү һәм программаларга кертелгән проектларны килештерү, шулай ук аларга дәүләт булышлыгын күрсәтү турында сөйләшү буенча йомгаклау киңәшмәләре уздырылган. Аның сүзләреннән аңлашылганча, проектлар предприятиеләр тарафыннан, дәүләт ярдәмен җәлеп итеп, үз һәм заем акчалары хисабыннан актив рәвештә тормышка ашырыла.

“Ике ел эчендә хезмәт җитештерүчәнлеге 23%ка артты, ә “ПОЗИС”та – 80%ка”, – дип билгеләде ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Альберт Кәримов билгеләп узганча, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төбәк программасы кысаларында, кооперацияне стимуллаштыру максатларында, республикада якорь предприятиеләре тирәсендә сәнәгый кластерлар формалаштырыла. Сәнәгый кластерларны үстерүне яңа төр продукцияне җитештерүгә һәм импорталмашуга юнәлдерелгән уртак проектларны тормышка ашыру юлы белән гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Асылда, республика программасын тормышка ашыру кысаларында, Казан медицина кораллары заводы базасында “Медтех” пилот сәнәгый кластеры формалашкан. Кластер яңа сәнәгый продукциясе төрләрен булдыруга юнәлдерелгән уртак проектларны тормышка ашыру максатында булдырылган, шул исәптән импорталмаш; өстәлгән бәяне үстерү; яңа эш урыннары булдыру; яңа технологик чишелешләрдән файдалануны гадиләштерү һәм технологияләр трансферын тәэмин итү  кысаларында.

Моннан тыш, хәзерге вакытта хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча төбәк программасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан республикадагы сәнәгать предприятиеләренә ярдәм күрсәтүдә нәтиҗәле корал булып тора. Программа предприятиеләрне оештыру һәм технологик үзгәрешләр кертүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

“2020 елга федераль программада катнашучы-предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген 2017 ел базасы белән чагыштырмача арттыру 15% тәшкил итәчәк”, – дип өстәде Альберт Кәримов.

Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры ярдәмчесе Юлия Урожаева “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә булышлык күрсәтү” федераль программасы турында сөйләде. Асылда, әлеге программаның төп элементлары аталды: җитештерүчәнлекне арттыру буенча төбәк программаларын эшләү, компетенция буенча федераль үзәк һәм тулы бер төбәк компетенцияләр үзәкләре булдыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны стимуллаштыру буенча закон чаралары җыелмасын кабул итү.

Конференция барышында дүрт тематик секция буенча утырышлар узды. №1 “Производствода хезмәт эшчәнлеге” секциясендә сәнәгать предприятиеләрендә сакчыл җитештерү методларыннан файдалану проблемалары турында сүз барды, аның модераторы булып “КАМАЗ” ГАҖ Җитештерү системасын үстерү комитеты рәисе Игорь Малясёв чыгыш ясады.

№2  “НИИ һәм КБ хезмәт эшчәнлеге” секциясе ОСК өчен яңа эшләнмәләр проектлау һәм эшләү буенча сакчыл җитештерү методларын куллану үзенчәлекләренә багышланган иде. Модераторы булып “Россия космос системалары” АҖнең программа-максатчан планлаштыру буенча директоры Елена Асанова чыгыш ясады.

№3 “Хезмәт эшчәнлеге һәм персоналны мотивацияләү” секциясендә персоналны сакчыл җитештерүне оештыруга җәлеп итү һәм эшендә җитештерүчәнлекне арттыру буенча хезмәткәрләрне мотивацияләү буенча актуаль проблемалар турында сөйләшенде. Дискуссиянең модераторы – “Росэлектроника” АҖ генераль директоры урынбасары – статс-сәркатип Арсений Брыкин.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән “ТР МК каршындагы Энергияне сакчыл куллану үзәге” ДАУ – Татарстан Республикасы хезмәт җитештерүчәнлеге буенча төбәк компетенцияләр үзәге ярдәмендә оештырылган  №4 “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм РФ субъектларында эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү” өстенлекле программасын үстерү” секциясендә Россия төбәкләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программаларын тормышка ашыруның төбәк үзенчәлекләре һәм Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында фикер алышынды. Модераторы булып Юлия Урожаева чыгыш ясады.

Икенче көнне, 7 декабрьдә, конференциядә катнашучылар Татарстан Республикасының дүрт предприятиесе: Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе, Серго исемендәге завод, Казан вертолет заводы һәм Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге завод буйлап экскурсияләргә юнәлде.

Шулай ук, А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводын карау барышында, делегатлар заводның хәрби һәм хезмәт даны музеенда булды, судно төзү һәм машина төзү цехларын карады, хәрби судно төзү өлкәсендәге иң яңа эшләнмәләр һәм киләчәге булган проектлар белән танышты. КМПОда кунаклар Ремонт производствосында һәм җыю цехында булдылар, биредә аларга Предприятиедә сакчыл җитештерүне үстерү тарихы турында, гамәлгә кертелгән СҖ кораллары һәм методлары турында, шулай ук ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләделәр.

Моннан тыш, конференция делегатлары шулай ук “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” һәм “TechnoСварка” күргәзмәләрен ачу тантанасында катнаштылар һәм бу күргәзмәләрне карап чыктылар.

Конференция материаллары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International