9 декабрьдә Берләштерелгән Милләтләр Берләшмәсе инициативасы белән Халыкара коррупциягә көрәш көне билгеләп үтелә. 2013 елда шушы көнне Мексика шәһәре Меридада узган Сәясәт конференциясендә коррупциягә каршы БМО конвенциясе имзалана.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә куюның максаты коррупция проблемасын һәм аңа каршы көрәштә коррупцияне кисәтүдә Конвенция ролен аңлауны тирәнәйтүдән гыйбарәт.Дәүләтләр әлеге явызлыкка каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлекне ныгытырга сүз куеша.
Бүгенге көндә Конвенциягә 140 тирәсе дәүләт кушылган һәм 80 тирәсе дәүләт ратификацияләгән. Алар арасында – Россия, Әзербәйҗан, Беларусь, Кыргызстан, Латвия, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан. Әлеге халыкара шартнамә коррупциядә гаеплеләрне кисәтү, гаеплеләрне җәзага тарту чараларын, шулай ук аңа каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын күздә тота. Ул әгъза-дәүләтләрне коррупциягә каршы тору сәясәтен уздырырга, тиешле законнарны хупларга һәм шушы күренешкә каршы көрәшү өчен махсус органнарны гамәлгә куярга йөкли.
Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза. Россия дә – искәрмә түгел. Иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре, хакимият вәкилләре, хокук саклау структуралары һәм битараф булмаган барлык гражданнарның тырышлыгы белән күпчелек Россия шәһәрләрендә бу көнне төрле акцияләр һәм чаралар уздырыла, коррупциянең зыяны һәм аңа каршы көрәш методлары турында листовкалар һәм плакатлар чыгарыла.