Мссакүләм мәгълүмат чараларының, ягулык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләренең һәм региональ хакимиятләрнең IV Россиякүләм конкурсының төбәк этабына август уртасында эш комиссиясе тарафыннан йомгак ясалды. "МедиаТЭК" конкурсы ике этапта: төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уздырыла. Татарстан Республикасы территориясендә конкурсның төбәк этабын уздыруга вәкаләтле орган булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.
Заявкалар 2018 елның 5 июненнән 1 августына кадәр кабул ителде, конкурсның төбәк этабында катнашу өчен 10 номинация буенча 12 заявка тапшырылды. "МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабына йомгак ясап, конкурс комиссиясе әгъзалары тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләде. Тавыш бирү беркетмәсе белән түбәндәге сылтама аша танышырга була:http://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2018.htm
Төбәк этабында җиңүчеләрнең проектлары алга таба федераль этапка юлланачак. Федераль этапның экспертлар советы составына иң зур федераль эшлекле ММЧ, Россиядәге югары уку йортларының журналистика факультетлары җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, ягулык-энергетика комплексы өлкәсендәге экспертлар керәчәк, ә экспертлар советына Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков җитәкчелек итәчәк. Конкурска Энергетика нәтиҗәлеге һәм энергетика үсеше буенча "Россиянең энергетика атналыгы" Халыкара форумы кысаларында йомгак ясалачак, ул 2018 елның 3 октябреннән 6 сына кадәр Мәскәү шәһәрендә узачак.
Бу атнада КДЭУ базасында республика предприятиеләре һәм "ВЕСТАС МЭНЬЮФЭКЧУРИНГ РУС" ҖЧҖ (Vestas, Дания) белгечләре белән берлектә Татарстан Республикасында җил энергетикасы җайланмасы компонентлары җитештерүне локальләштерү мәсьәләсенә багышланган уртак киңәшмә узды. Киңәшмәдә Vestas компаниясенең җил энергетикасы җайланмалары презентацияләнде, республика предприятиеләрендәге җитештерү мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр әйтелде.
"ВЕСТАС МЭНЬЮФЭКЧУРИНГ РУС" компаниясе кайбер компонентларны локальләштерү буенча республика предприятиеләре белән хезмәттәшлеккә мәнфәгатьле булуын белдерде.
Белешмә өчен
Vestas – дөньяда җил генераторлары җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе. Хәзерге вакытта компания Россиядә җил энергетикасы җайланмасына комплект өлешләр җитештерүне локальләштерү буенча өч проектны гамәлгә ашыра.
Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе составына керүче "Туполев" ГАҖ беренче тирәнтен модернизацияләнгән ракета йөртүче-бомбага тотучы Ту-22М3М очкычын җир өстендә һәм очканда сынау этапларына тапшыру турында игълан итә. Уздырылган модернизация нәтиҗәсе булып самолетның хәрби потенциалы шактый киңәйтелгән.
Тирәнтен модернизацияләү барышында Ту-22М3М очкычына үзебезнең илдә ясалган элемент базасына яңа санлы бортлы радиоэлектр җайланма комплексы урнаштырылган. Асылда, очкыч яңа навигацион, элемтәи, төзәүле җайланмага, двигательләр һәм ягулык автоматикасы белән идарәгә, радиоэлектрон көрәш җайланасына ия булды.
Уздырылган эшләрнең нәтиҗәсе булып авиация комплексының хәрби потенциалы киңәйтелде, шул исәптән хәрби нәтиҗәлелеге арттырылды һәм хәрби радиусы зурайтылды.
Беренче тирәнтен модернизацияләнгән ракета йөртүче-ерак араларга бомбага тотучы Ту-22М3М очкычын тантаналы рәвештә тәгәрәтеп чыгару "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы территориясендә гамәлгә ашырылды. Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, Россиянең Һава-галәм көчләре Ерак авиациясе командиры Сергей Кобылаш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе президенты Юрий Слюсарь, "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, "Туполев" ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов ис. КАЗ директоры Николай Савицких, шулай ук кооперация программасында катнашучы предприятиеләрнең җитәкчеләре катнашты.
Беренчел (заводтагы) сынаулар тәмамланганнан соң тирәнтен модернизацияләнгән ракета йөртүче-бомбага тотучы очкыч РФ Оборона министрлыгына уртак дәүләт сынаулары өчен тапшырылачак.
Бүген министр вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов рәислегендә эшләүче яшьләрнең ел саен уздырыла торган "Наше время – Безнең заман" дигән VI ачык республика телевизион иҗат фестивале утырышы булды, анда Тимур Сөләйманов, Дмитрий Туманов һәм Айдар Гайнетдинов, шулай ук эш төркеменең башка әгъзалары – мәнфәгатьле барлык министрлыклардан, ведомстволардан һәм оешмалардан вәкилләр катнашты. Утырыш кысаларында республика икътисадының барлык тармаклары буенча фестиваль турында мәгълүмат тарату һәм Татарстан Республикасында эшләүче яшьләрнең күбрәк даирәсен җәлеп итү буенча оператив мәсьәләләр турында сүз барды.
Эшләүче яшьләрнең "Наше время – Безнең заман" республика иҗат фестивале 2013 елдан бирле ТР Президенты ярдәмендә уза. Фестиваль социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальнең миссиясе яңа кадрлар буынын формалаштырудан, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан һәм республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт.
Быел фестивальнең сайлап алу этаплары 2018 елның октябреннән ноябренә кадәр узачак һәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә дүрт зональ сайлап алу этапларын үз эченә алачак, суперфинал һәм гала-концерт Казан шәһәрендә узачак.
Татарстан Республикасы предприятиеләрен һәм ведомстволарын, 18-35 яшьлек иҗат командасын яки башкаручыларны конкурска тәкъдим итеп, фестивальдә актив катнашырга чакырабыз. Катнашу өчен 2018 елның 25 сентябренә кадәр Фестиваль нигезләмәсенә туры китереп, заявка тапшырырга кирәк. Катнашкан өчен оештыру кертеме алынмый, фестивальдә катнашучыларны урынга илтү чыгымнарын командировкага җибәрүче як тәэмин итә.
Фестиваль турында тулырак: www.bzzm.ru.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алексей Савельчев рәислегендә ТРда фармацевтика сәнәгатен үстерү мәсьәләләренә багышланган ведомствоара эш төркеме утырышы булды.
Чарада республиканың фармацевтика өлкәсендәге җитештерү предприятиеләре вәкилләре, фәнни медицина бергәлеге, муниципалитетларның вәкилләре һәм базардагы башка экспертлар катнашты.
Утырыш барышында Халыкара катнашулы "Россия һәм дөнья. Фармацевтика базары потенциалы белән эш итү" III Россиякүләм GMP конференциясенә әзерлек мәсьәләләре турында сүз барды, ул 27 августтан 29ына кадәр Казанда узачак, шулай ук ТР тармакның югары уку йортлары базасында фәнни-технологик һәм фәнни-мәгариф үзәкләрен булдыру турында да фикер алышынды.
Узган атнада Көньяк-Саханлинда "WorldSkills Russia - 2018" илкүләм чемпионатының "Яшь профессионаллар" конкурсы финалы булды. Татарстан Республикасы җыелма командасы гомумкоманда зачетында көмеш яулады.
Сайлап алу ярышлары быелның апреленнән июнь аена кадәр узды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына яшь профессионаллар конкурсында 25 компетенция беркетелгән иде. Финалга 14 конкурсант чыкты, алар төрле дәрәҗәле 13 медаль яулады: 5 алтын, 5 көмеш, 3 бакыр һәм осталык өчен 2 медаль. 8 компетенциядә катнашучылар призлы урыннарны яулады: визуаль мерчендайзинг, авыр техникага хезмәт күрсәтү, авиация техникасын утырту, табаклы металл эшкәртү, электроника, мехатроника, прототиплар әзерләү, эретеп ябыштыру технологияләре. Ике компетенция – лабораториядә химик анализ һәм сәнәгый автоматика буенча 500дән артык балл туплап, осталык өчен медаль алу насыйп булды (Medallion for Exellence).
Җиңүчеләрнең барысы да республикадагы урта-һөнәри белем бирү йортларында белем ала.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!
Узган ялларда Менделеевскида урнашкан "Л.Я. Карпов ис. химия заводы" АҖ 150 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Завод үсешенә зур потенциалны данлыклы шәхесләр алып килә – Ушковлар сәүдәгәрләр династиясе, ә Дмитрий Менделеев инициативасы буенча җитештерү тармагында яңа цехлар ачыла һәм аның тарафыннан уйлап чыгарылган төтенсез дарының сынау партиясе җитештерелә. Завод директорлары исәбендә (1915-1917 еллар) Россиянең атаклы химик-технологы Лев Карпов та бар, ул республиканың химия сәнәгатен оештыручы. Завод һәрвакытта да кадрлар әзерләп чыгаручы урын буларак танылган була. Биредә югары уку йортларын тәмамлаганнан соң киләчәктә Киев политехника институты ректоры булачак Константин Дементьев, республиканың беренче прокуроры һәм КХТИның беренче ректоры Гыймаз Баһаветдинов, соңыннан КДУ ректорына әверелгән Михаил Нужин хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы елларында заводның барлык җитештерү эшчәнлеге хәрби чор ихтыяҗлары өчен буйсындырыла, заводта фронт өчен кирәкле 22 яңа төрле продукция чыгарыла.
Завод данын эшче династияләр дә тәшкил итә – Шәрифуллиннарның биш буын вәкилләре, Гайфетдиновлар, Һадиевлар, Хәмидуллиннар династияләре җыеп исәпләгәндә завод стажында биш мең елдан артык хезмәт итә.
Күп еллар дәвамында, барлык сынауларны узып, завод иң заманча Россия предприятиеләренең берсе – югары сыйфаты гарантияләнгән унике төрдәге химия продукциясе чыгаручы монополист булып кала бирә. Бүгенге көндә завод 7 якын һәм чит илгә продукция экспортлый. Завод продукциясе төрле тармакларда кулланыла: машина төзелешеннән һәм электр техникасы сәнәгатеннән башлап химик һәм фармацевтика сәнәгатендә дә.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев ассызыклап узганча, завод иң амбициоз бурычларны тормышка ашыра һәм вакытлар узу белән уйланган проектлар чынбарлыкка аша башлый, ә завод көндәшлеккә сәләтле продукция чыгара торган санлаштырылган предприятие үрнәгенә әвереләчәк.
Җомга көнне "Казан" гаилә үзәге территориясендә берничә дистә мең кеше җыйналды, биредә VI "Мин галәм сайлыйм!" авиация бәйрәме узды. Бәйрәм IX Халыкара АКТО тармак күргәзмәсе-2018 эше тәмамлануга һәм Россиянең Һава Флоты Көненә багышланды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны һәм тармак ветераннарын сәламләү чыгышында болай дип билгеләде: "Әлеге бәйрәмнең төп максаты – авиатөзүче, авиация летчигы, авиаконструктор һөнәрләрен популярлаштыру. Бүген безнең илдә авиация тармагы өстенлекле булып тора".
Очкычлар программасы кече һәм авыр стратегик авиациянең һава судноларында пилотларның очышлар күрсәтүе, гадәттәгечә Ан-2 очкычларыннан парашютчыларның Россия, Татарстан флаглары белән сикерүе белән башланып китте.
Казансу акваториясе өстендә 800 метрга кадәрле биеклектә легендар хәрби машиналар: тавыш тизлегеннән югарырак оча торган стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче ТУ-160, турбиналы стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче ТУ-95 МС һәм еракка тавыш тизлегеннән югарырак оча торган ракета йөртүче-бомбага тотучы ТУ-22МЗ очышлар ясады. Казанның зәңгәр күк йөзендә түбәндәге вертолетлар демонстрацион очышлар күрсәтте: Ми-8, "Камов", "Ансат" һ.б. Тамашалы шоуны "РУСЬ" пилотаж төркеменең – иң югары халыкара дәрәҗәсендәге синхронлы пилотаж осталары командасының биш җиңел штурмлаучы ЛУ-39 "Альбатрос" очкычларындагы чыгышы дәвам итте.
Бәйрәмгә килгән яшь кунаклар авиация белгечлеге буенча һөнәри юнәлеш алу консультацияләрен алды, тармактагы уникаль осталар белән аралашты, балалар өчен авиамодель түгәрәк проектлары белән танышты, конкурсларда, фотосессияләрдә һәм Татарстан авиация предприятиеләренең мастер-классларында катнашу мөмкинлеген алды.
Очышлар һәм концерт программасы азагында байкерларның күрсәтмәле чыгышлары булды һәм бәйрәм салюты атты.
"Авиакосмос технологияләре, заманча материаллар һәм җайланмалар" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында 2018 елның 10 августыннан 11енә кадәр Граждани авиациядә һәм граждани авиатөзелештә стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай төркеменең VI утырышы булып узды.
Стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай төркеме Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүмат технологияләре министрлыгының уртак карары нигезендә 2015 елда оештырылды. Россия ягыннан төркемнең рәисе булып Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев тора. КХР ягыннан төркемнең рәисе булып 2018 елның мартыннан башлап Чен Хонкин әфәнде – SAC (КХРның стандартлаштыру хакимияте) вице-җитәкчесе тора.
Эш төркеменең экспертлары булып Россия ягыннан түбәндәгеләр катнаша: "Н.Е.Жуковский ис. институт" ФТҮ" ФДБУ, Россия авиаҗитештерүчеләр берлеге, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" АҖ, "Вертолеты России" АҖ, "ЦАГИ" ФДУП, "Новые гражданские технологии Сухого" ҖЧҖ. Үз чиратында Кытай төркеменә түбәндәге башкарма хакимият органнарының һәм оешмаларының вәкилләре керә: SAC, AQSIQ, CAPE, COMAC, AVIC.
VI утырыш барышында яклар Россия-Кытайның уртак перспективалы киң фюзеляжлы самолетын, шулай ук Россия һәм Кытайның уртак авыр транспорт вертолетын ясауны тәэмин итү өчен стандартларны уртак куллану мәсьәләләре хакында фикер алышты.
РФ Хөкүмәтенең "Авыл хуҗалыгы, төзелеш-юл һәм коммуналь техника, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җайланма сатып алуга бирелгән кредитлар буенча төшеп кала торган керемнәрне каплау өчен Россия кредит оешмаларына субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2018 елның 17 февралендәге 163 номерлы карары нигезендә махсус техника сатып алу кредитлары буенча актыккы кулланучыга бирелгән ташлама күләмендә Россия банкларына процентны каплау мөмкинлеге бирелә.
Кагыйдәләрдә банклар тарафыннан техника сатып алу өчен түбәндәге шартларда ташламалы кредитлар бирелгәндә субсидияләү күздә тотыла:
- кредит ставкасы 5% тирәсе тәшкил итә;
- кредитның срогы – 5 елга кадәр;
- бурычка алучы – теләсә нинди юридик зат, яисә шәхси эшкуар, яисә физик зат;
- техника әйләнешкә Россия Федерациясе территориясендә аны сату елыннан алда килгән елдан иртәрәк булмаган чорда кертелгән һәм элегрәк эксплуатацияләнмәгән;
- техника сатып алу өчен бирелгән кредитның тәэминаты булып сатып алына торган техниканың залогы тора.
2017 елның 5 декабрендәге 362-ФЗ номерлы Федераль законда әлеге чараны гамәлгә ашыру өчен быелгы елда 2 млрд сум каралган.
Программада катнашу өчен кулланучыга Россия Сәнәгать министрлыгы белән килешү төзелгән банкка мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле техниканы сатып алу буенча ташламалы кредит шартнамәсе рәсмиләштерергә кирәк. Субсидия алу һәм документларны рәсмиләштерүгә бәйле барлык мәшәкатьләрне банк үз өстенә ала.
2018 елның июленә булган торышында "Махсуслаштырылган техникага ташламалы кредит программасы"нда катнашучы Россия банкларының исемлеге:
1. "Россия Саклык банкы" ГАҖ;
2. "БТВ" банкы ГАҖ;
3. "Центр-Инвест" коммерция банкы ГАҖ;
4. "Возрождение" банкы ГАҖ;
5. "Банк Уралсиб" ГАҖ;
6. "Севергазбанк" ГАҖ.