Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Белем көненә багышланган чараларда актив катнашты, республикадагы барча инженерлык университетларында булып чыктылар. Министр урынбасарлары Казан дәүләт энергетика университетында, Казан (Идел буе) Федераль Университетында, Казан авиация институтында һәм Казан Милли-тикшеренү университетында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Һәр ел саен югары белем бирү йортларында меңнәрчә абитуриент өчен беренче кыңгырау чыңлый, уку йортлары кызыклы белем дөньясына ишек ача, алар өчен өлкән тормыш юлына башлангыч бирә. Белем көнендә социаль чикләр дә, милли чикләр дә юк, әлеге бәйрәм фундаменталь, гомумкешелек кыйммәтләренә нигезләнгән.
Котлаулардан тыш беренче курсларга һәм студентларга ТР Сәнәгать министрлыгы исеменнән мөгаллимнәр составына, сәнәгый югары уку йортларының профессор-укытучылар корпусына рәхмәт сүзләре ирештерелде.
Бүген Татарстан мәгариф һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә кайбер әһәмиятле юнәлешләр буенча лидерларның берсе булып тора. 2019 елда Казанда узачак "WorldSkills" профессиональ осталык буенча дөнья чемпионаты моңа дәлил булачак.