"Наше время – Безнең заман" гала-концерты

2018 елның 31 августы, җомга

30 август көнне Республика Көне уңаеннан Г.Камал исемендәге милли театр мәйданында киң халык алдында беренче мәртәбә Эшләүче яшьләрнең "Наше время – Безнең заман" иҗат фестивале лауреатлары гала-концерты булды. Казан халкының һәм шәһәр кунакларының гадәттә "Пирамида" күңел ачу комплексында уза торган һәм тамашачыларның күбесе өчен мөмкин булган иң яхшы фестиваль номерларын турыдан-туры карау мөмкинлеге булды.

Ике сәгатькә сузылган концертта алдагы биш ел эчендәге 200 артык лауреат катнашты, алар Татарстанның төрле шәһәрләрендәге һәм районнарындагы предприятиеләр һәм оешмалар исеменнән чыгыш ясады – алар арасында "Аммоний" АҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, "Әлмәт труба заводы" АҖ, С.П.Горбунов ис. КАЗ, "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "Горький исемендәге завод" АҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, КМПО һәм башкалар. Концерт программасы рус һәм чит ил классикасыннан, татар халык җырлары һәм биюләреннән, оригиналь жанр – велотриал-шоу номерларыннан тора иде.

Исегезгә төшерик, Республиканың эшләүче яшьләр өчен "Наше время – Безнең заман" телевизион иҗат фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елда булдырылды. Фестивальне төп оештыручылар – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International