ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

III Бөтенроссия GMP конференциясе ачылган көннәрдә республикада фарминдустрияне үстерүгә багышланган матбугат конференциясе булды. Матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев , ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәевә, "Казан (Идел буе) федераль университеты" ЮББ ФДАМУ фармацевтиканың фәнни-белем бирү үзәге директоры Юрий Штырлин, "Татарстан Республикасы ФармМедПолис" ҖЧҖ генераль директоры Альберт Гайфуллин катнашты.

Казанда халыкара катнашулы III Бөтенроссия GMP конференциясен уздыруның төп максаты – 2030 елга кадәрле чорга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе "Татарстан-2030" нигезендә фармацевтика тармагын үстерүдә Татарстан Республикасының инвестиция потенциалын һәм кызыксындыручанлыгын күрсәтү.

Матбугат конференциясендә Татарстанның яңа "ФармМедПолис Республики Татарстан" предприятиесе күрсәтелде, ул ШОС һәм БРИКС илләрендә якорь-партнерлар һәм инвесторлар эзләячәк, Татарстанның медицина кластеры инфраструктурасын формалаштырачак, фармацевтика тармагында закон чыгару базасы өстендә, шулай ук республикада фармацевтика компанияләрен үстерү өчен конкурентлы тирәлек булдыру өстендә эшләячәк. Россиядә фармпродукция җитештерү буенча барлыгы 1000 артык компания эшли.

Казанда халыкара катнашулы III Бөтенроссия GMP конференциясе 2018 елның 27 августыннан 29ына кадәр узачак һәм Россиядәге һәм дөньядагы фармацевтика бергәлегенең очрашулары һәм фикер алышулары өчен эш мәйданчыгына әвереләчәк. Конференциягә Татарстаннан, Россиядән, БДБ һәм ерак чит илләрдән барлыгы 1000 артык белгеч килергә планлаштыра.

Бүген Казан дәүләт энергетика университеты территориясендә "Энергиянәтиҗәлелек" дәүләт мәгълүмат системасында энергия декларацияләре формаларын тутыру һәм Татарстан Республикасының бюджет өлкәсендәге оешмалар белән энергия-сервис контрактларын әзерләү буенча семинар булды. Семинар "ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак куллану технологияләре үзәге" ДАУ белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган.

Семинарда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Энергия декларацияләрен тутыру турында тулырак итеп: http://mpt.tatarstan.ru/rus/gis-energoeffektivnost.htm

Энергия-сервис контрактлары буенча тулырак итеп: http://mpt.tatarstan.ru/rus/novaya-papka.htm


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда беренче мәртәбә Татарстан Республикасыннан читтә белем алучы Студентлар форумы ачылды. Форумда сайлау аша узган 100 артык талантлы һәм перспективалы студент катнашачак. Сайлап алу критериясе булып география ягыннан Татарстан Республикасына карау (студент республикада туган һәм яшәгән), шәхси мотивация һәм яшь ватандашлар Татарстанга тәкъдим итәргә әзер булган инновацияле идеяләрнең һәм проектларның булуы тора.

Форумның эшлекле өлеше яшьләрне җәлеп итүнең төрле форматларын күздә тота: нетворкинг, тимбилдинг, мини төркемнәрдә эшләү, форсайт-сессия, онлайн-тавыш бирүләр, кейсларны хәл итү, мастер-класслар, рәсми эш бирүче белән потенциаль хезмәткәр арасында рәсми булмаган аралашу. Яшь аудитория каршысында Татарстан Республикасының түбәндәге иң эре предприятиеләрнең һәм компанияләрнең HR-белгечләре дә презентацияләр белән чыгышлар ясады: ICL, "Алабуга" МИЗ" АҖ, "Химград" технополисы, "КАМАЗ" ГАҖ, "КОМЗ" АҖ, "КМПО" АҖ, "КВЗ" ГАҖ, "Данафлекс" ДК, "Татнефть" ГАҖ.

Чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татарстан Республикасы Туристлыкны үстерү үзәге" АКО, Яшьләр дипломатикасы академиясе, "Талантларның Казан ачык университеты 2.0" АКО тора.

Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасыннан читтә белем алучы Студентлар форумы 2 мәйданда уза: "Релита" отелендә һәм "ИТ-парк"та. 2018 елның 25 августында Форумда катнашучы студентлар Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашачак, шулай ук Red Bull Air Race авиаузышлары буенча чемпионатны караячак.

Форум 2018 елның 26 августына кадәр дәвам итәчәк.

2018 елның 4 сентябреннән 6 сына кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә Россиянең нефть-газ тармагында иң зур халыкара чараларның берсе – Татарстан нефть-газ-химия форумы булачак. Быел әлеге чара Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышланган.

Форум кысаларында уза торган күргәзмәләрнең экспозициясе өч павильонда һәм күргәзмә үзәгенең ачык һавадагы мәйданчыгында гомуми 10 000 кв. м. артык мәйданда урын алачак. Бүгенге көндә  Россиядән, Әзербәйҗаннан, Беларусь Республикасыннан, Германиядән, Голландиядән 137 компания (35тән артык шәһәр), шул исәптән 10 чит ил: Австрия, Италия, Канада, Кытай, Польша, АКШ, Франция, Швейцария, Көньяк Корея, Япония продукциясен җитештерүче компанияләр Форумда катнашуы турында раслаган.  

Гадәттәгечә Татарстанның нефть-газ-химия форумы дүрт иң әһәмиятле тармак күргәзмәсен берләштерәчәк, алар арасында шул исәптән:

  • "Нефть, газ. Нефть химиясе" 25 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – Идел буе федераль округындагы әйдәп баручы тармак күргәзмәләренең берсе, икътисадны, технологик инфраструктураны үстерүдә һәм Россиядәге нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен үзгәртеп коралландыруда махсус әһәмияткә ия;
  • "Экотехнологияләр һәм XXI гасыр җайланмалары" 14 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе – сәнәгать иминлеге һәм экология өлкәсендә иң заманча технологияләрне нәтиҗәле күрсәтү өчен булыша торган күргәзмә;
  • "GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография" 8 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе – уникаль күргәзмә проекты, файдалы казылмаларның чыганакларын эзләү һәм разведкалау буенча инновацияле геологик һәм геофизик методларны үстерү һәм куллану өчен иминлекле шартлар тудыру, иң яңа геомәгълүмат эшләнмәләрен һәм технологияләрен үстерү һәм кертү өчен ярдәм итә;
  • Пластмасса һәм каучук буенча "Интерпластика Казань 2018" 4 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – "Мессе Дюссельдорф Москва" ҖЧҖ белән берлектә оештырыла торган, K-Globalgate пластмасса һәм каучугын эшкәртү буенча халыкара күргәзмәләрнең дөньякүләм челтәренең бер өлеше, бердәнбер региональ тармак проекты. Быел күргәзмә экспозициясендә иң заманча инновацияле технологияләр һәм җайланмалар, Италиядән, Голландиядән, Польшадан, Австриядән, Кытайдан һәм Россиядән полимер тармагына караучы компанияләрнең иң яхшы эшләнмәләре күрсәтеләчәк.

Форумга килүчеләрне мул эш программасы көтә, аның эшендә быел фәнни бергәлектән әйдәп баручы экспертлар, Россиядәге һәм дөнья дәрәҗәсендәге гамәлчеләр, тармак ассоциацияләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре, предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашырга планлаштыра.

Форум кысаларында 6 халыкара фәнни-гамәли конференция уздыру планлаштырылган:

- "Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе" халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

-  А.И. Щеповских исемендәге "Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык" XIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе;

- "Нефть-газ химиясен нәтиҗәле үстерүнең инновацияле чишелешләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

- "Геодезиянең һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре" VII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе;

- "Сыеклыкларның һәм газларның сарыфларын һәм күләмнәрен үлчәүләрне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре" VI Халыкара метрология конференциясе;

- "Казаньоргсинтез" ГАҖ оешуга 60 ел тулуга багышланган "Татарстанның нефть химиясе: фән, инновацияләр, җитештерү" фәнни-гамәли конференциясе.

Форумга түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: http://www.oilexpo.ru/reg_pos

ММЧ аккредитацияләү катгый рәвештә мәҗбүри, 2018 елның 3 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла:  dpr_kazanexpo@mail.ru +7(843) 202-29-05, 8-952-040-31-27


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, CEO Ford Sollers президенты Әдил Ширинов, "СМИТ" ҖЧҖ генераль директоры Максим Гуляев, "Ростонер" генераль директоры Иван Ветряк һәм "Русский воск" компаниясе директоры Никита Симонов катнашында дүрт яңа – "СТ-Алабуга" ҖЧҖ, "СМИТ" ҖЧҖ, "Ростонер" ҖЧҖ, "Русский Воск" ҖЧҖ җитештерү тармакларын тантаналы рәвештә ачу чарасы булды. Барлык предприятиеләр дә "Синергия" индустриаль паркында урнашкан.

"СТ Алабуга" ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты пассажирлар өчен микроавтобуслар, йөк транспорты һәм махсус транспорт җитештерүне күздә тота. Компаниянең төп максатлары базарның пассажирларны һәм йөк ташу өчен кулланыла торган коммерция автомобильләренә булган ихтыяҗын, шулай ук оешмаларның һәм ведомстволарның махсус техникага булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

"СМИТ" компаниясенең инвестиция проекты җылы белән тәэмин итү һәм нефть-газ табу тармагы ихтыяҗлары өчен башта пенополиуретан белән изоляцияләнгән труба продукциясе (ППУ) җитештерүне күздә тота. Компаниянең инде Ярцево шәһәрендә (Россия) һәм Могилев шәһәрендә (Беларусь) 2 заводы бар.  "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә изоляцияләнгән ППУ труба продукциясе җитештерүнең планлаштырылган күләме елына 300 000 метр тәшкил итәчәк.

"Ростонер" ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты күчермә-күпләп ясау техникасы өчен тонер һәм картриджлар җитештерүне күздә тота. "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә планлаштырылган җитештерү күләме елына 2,8 млн берәмлек картридж һәм 380 тонна тонер тәшкил итә.

"Русский Воск" ҖЧҖ инвестиция проекты үзебезнең илдә конкурентлы булуга сәләтле полиэтилен балавыз булдыруны планлаштыра. Әлеге проектны тормышка ашыру Россия базарында полиэтилен балавызга импорталмаш башкару, тәрәзә профильләре, мастербатчлар, полиэфир буяулары җитештерүчеләрне аларның эшен Россия чималы белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов инвесторларга эш тармакларын урнаштыру өчен "Алабуга" махсус икътисад зонасын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм бизнесларының үсеш алуын теләде.  

Бүген Казанда Кытай халык республикасының Генконсуллыгын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы бинасы Подлужная урамы буенча 21 нче йортта урнашкан. КХРның Казандагы Генераль консуллыгы Кытай тарафыннан Россиядә булдырылган алтынчысы инде, дип хәбәр итте РФдә КХРның гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Ли Хуэй.

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә бу, тулаем алганда, бик җитди адым һәм, әлбәттә инде, төбәк дәрәҗәсендә әлеге мөнәсәбәтләргә өлеш кертелергә тиеш.

Татарстан белән КХРның товар әйләнеше – узган ел ел йомгаклары буенча 50% күбрәк артып киткән. Аналитика белешмәләренә караганда, химия һәм нефть-химия сәнәгате продукциясе төп сәүдә экспорты һәм импорт позицияләре булып тора.

 

 

 

2018 елның 4-6 сентябрендә "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә узачак Татарстан нефть-газ-химия форумы кысаларында "СИБУР Холдинг" ГАҖ китертүче көне" темасына түгәрәк өстәл булачак. Әлеге чараның максаты булып импорталмаш буенча программаларны тормышка ашыру, Татарстан Республикасыннан җиткерүчеләрне сайлау, Татарстан компанияләре продукциясен презентацияләү һәм потенциаль заказчылар белән сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге тора.

Чара 5 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә булачак, түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Оренбург тракты, 8 й., "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге, Төп павильон, "Свияжск" конференцияләр залы.

Әгәр Сез "СИБУР Холдинг" ГАҖ китертүче көне" түгәрәк өстәлендә катнашырга теләсәгез, Ф.И.А., вазыйфаны, предприятиенең исемен һәм элемтә белешмәләрен 2018 елның 30 августына кадәр Яна Гулевскаяга җибәрергә кирәк:

эл. адрес: gulevskaya.j@innokam.pro,

кесә тел. +7 903-061-89-63,

Ихтыяҗлар исемлеге аерым гарызнамә буенча җибәреләчәк.

Белешмә өчен:

"СИБУР Холдинг" ГАҖ Россиядә интеграллаштырылган иң зур нефть-химия компаниясе булып тора, углеводородларны пластикка, каучукка һәм өстәлгән югары бәяле башка продуктларга эшкәртү белән шөгыльләнә. Компаниядә җитештерелә торган продукция (олефиннар, полиолефиннар, пластиклар, эластомерлар һ.б.) автомобиль төзелешендә, кулланучылар секторында, медицинада, азык-төлек сәнәгатендә, ягулык-энергетика комплексында, химия һәм башка тармакларда киң кулланыла.

Мәгълүмат ТР Машина төзелеше кластерыннан тапшырылды


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәре янәшәсендәге Боровецк урманында "PROFдвижение – 2018" IV яшьләр форумы ачылды.

Быел Россия Федерациясеннән һәм Татарстан Республикасыннан 59 шәһәрдән рекордлы 400 заявка тапшырылган, алар арасыннан 200 катнашучы сайлап алынган. Катнашучыларның география киңлеге артканнан арта бара, катнашучылар 22 төбәктәге 50 шәһәрдән килгән, шул исәптән Ханты Манси автономияле округы, Томск өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Кырым Республикасы, Алтай крае кебек Россиянең ерак субъектларыннан да. Димәк PROF хәрәкәтенең танылучанлыгы елдан-ел әйләнеш ала.

Яшьләрнең "PROFдвижение" форумы яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүче, эшче һәм инженер һөнәрләрен позицияләүгә һәм популярлаштыруга, сәнәгать үсешендә яшь эшчеләрнең ролен арттыруга, машина төзелеше комплексын инновацияле үстерү процессларына яшьләрне системалы җәлеп итү максатларында фәнни һәм мәгариф потенциалын файдалануга юнәлдерелгән уникаль платформа булып тора.

Форумны оештыручылар: "КАМАЗ" компаниясе белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Үзенең тантаналы чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов болай дип билгеләде: "Мин ышанам, форумдагы команданың эше әһәмиятле нәтиҗәләр бирер, профессиональ эшчәнлек перспективаларын ачып, анда катнашучыларга файдалы булыр һәм һәркемгә мөмкинлекләрендә һәм теләкләрендә яшерен потенциалын аңларга ярдәм итәр. Республика өчен креатив фикерли торган, камилләшүгә, машина төзелеше тармагы үсешенә файда кертүгә, технологик процесста һәм республика үсешендә актив катнашырга омтылучы профессионаллар составы мөһим".

"КАМАЗ: Кичә-Бүген-Иртәгә" темасы быел форумның төп идеясенә әверелде. Программада предприятиенең төп җитештерү мәйданчыкларын карау, хәзерге җитештерү бурычларын хәл итү мөмкинлеге белән чын җитештерү процессына җәлеп итү, компания хезмәткәрләре, җитештерү җитәкчеләре белән аралашу, компаниянең топ-менеджерлары тарафыннан лекцияләр, профессиональ һәм шәхси үсеш буенча мастер-класслар уздыру каралган.

Шул рәвешле, ел саен форум анда катнашучыларга әле уку чорында ук потенциаль эш урынына яраклашу стадиясенә кереп китү, хезмәт базары, җитештерү һәм сорала торган һөнәрләр турында күп кенә кызыклы белешмәләр алу мөмкинлеген бирә. Быел форум 25 августка кадәр дәвам итәчәк, гадәткә әйләнгәнчә, "Саулык" савыктыру комплексы территориясендә узачак.

РФ Президенты тарафыннан расланган Стратегик инициативалар агентлыгының Күзәтүчеләр советы беркетмәсе кысаларында төбәкләрдәге хакимиятләргә санлаштырылган икътисад шартларында идарәи командаларның цифрлы белемлелеген һәм эшкә әзерлек дәрәҗәсен арттыру өчен "Илкүләм технологик инициатива 2035 университеты" АКОда укыту өчен максатчан төркемнәр формалаштыру һәм юллау киңәш ителде. Проектта РФнең 30дан артык төбәгеннән вәкилләр катнашты. Мәгариф программасының максаты санлы белешмәләр белән идарә итү нигезендә дәүләт бурычларын хәл итү механизмнарын формалаштырудан гыйбарәт.

Татарстан Республикасы командасы составына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре керде.   "Остров 10-21" мәгариф интенсивы Приморск краеның "Русский" утравында быелның июль уртасында "Белешмәләргә нигезләнгән идарә" (белгечлек – Chief Data Officer) трегы буенча уздырылды.

Chief Data Officer (CDO) – ул белешмәләр белән эшләүче җитәкче (төбәк яки федераль хакимият органнарындагы вазыйфаи зат); белешмәләр нигезендә аларның нәтиҗәлелеген, шулай ук хакимият органнары эшчәнлегенең һәм социаль-икътисадый бурычларны хәл итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында булган процессларга йогынты ясаучы яки яңаларын булдыручы лидер.

Интенсив программасы ике модульдән тора иде: белем бирү һәм гамәли, анда командалар белешмәләр белән идарә итү нигезендә төбәк өчен әһәмиятле булган бурычны идарә командаларны әзерләүнең төрле форматлары нигезендә хәл итте. Әлеге максатта видеокурслар, команда белеме, юл картасын модельләштерү, кейсларны хәл итүдә технологик ярдәм кулланылды. Мәгариф модуле кысаларында әйдәп баручы, шул исәптән чит илләрдәге, университетлардан һәм компанияләрдән, цифрлы икътисад өлкәсендә эшләүче иң яхшы галимнәр лекцияләр белән чыгыш ясады һәм мастер-класслар уздырды.

Төбәкләрнең мөһим бурычы мәгълүматның цифрлы массивлары нигезендә төбәк кейсын формалаштырудан гыйбарәт булды.

Күрсәтелгән проектлар Дмитрий Песков – Россия Федерациясе Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле тарафыннан санлы икътисад проектларын гамәлгә ашырудагы иң яхшы тәҗрибәләр сыйфатында хупланды һәм тәкъдим ителде.

 

 


17
август, 2018 ел
җомга

Бүген Россиянең икътисадый үсешендә төп максатларның берсе булып импорталмаш тора. Импорталмаш өлкәсендә лидерларны ачыклау – җитди мәсьәлә. Бүгенге көндә "Приоритет" премиясе – илнең иң яхшы, импорталмаш өлкәсендә иң зур уңышлар казанган предприятиеләре өчен Россиядәге бердәнбер абруйлы бүләк булып тора.

"ПРИОРИТЕТ-2018" премиясендә катнашуы бик гади. Конкурста катнашу өчен үзендәге җитештерү тармагын җайга салу һәм үстерү, яңа технологияләр эшләп чыгару, киләчәге булган идеяләр һәм проектлар, импорталмаш продуктлары, товарлар һәм хезмәтләр чыгару нәтиҗәсендә уңышлар казанган компанияләр һәм оешмалар чакырыла.

Болар теләсә нинди милекчелек формасындагы һәм оешу структурасындагы компанияләр һәм оешмалар – зур корпорацияләр дә, урта һәм кече предприятиеләр дә булырга мөмкин.

Зур компанияләр өчен бу үз тармагында үзе хакында импорталмаш лидеры буларак белгертү өчен мөһим сәбәп булып тора, ә кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен – үз бизнесын зурайту, аны зур партнерлар, кулланучылар һәм инвесторлар өчен кызыклы ясау мөмкинлеге.

Номинантларны һәм лауреатларны бүләкләү буенча тантаналы чара 2018 елның октябрендә РФ ССП конгресс-үзәгендә узачак һәм ел саен импорталмаш өлкәсендә һәм ил икътисадында көзнең төп әһәмиятле вакыйгасына әверелә.

Заявканы премиянең рәсми сайтында бирергә була: http://prioritetaward.ru/participate


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International