Росстандарт территориаль идарәсенә экспресс-анализаторлар тапшырылды

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстанның нефть-газ-химия форумында "Сыеклыкларның һәм газларның сарыфын һәм күләмен үлчәүләрне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре" VI халыкара метрология конференциясе кысаларында Казан ш. "ВНИИР" ФДУП директоры Владимир Соловьев Росстандартның Төбәкара территориаль идарәләреннән ике вәкилгә ягулык базарында күзәтчелек чараларын уздырганда файдалану өчен "ЭЛМЕР - 001" экспресс-налаизаторының ике үрнәген тапшырды.

Расходометриянең Россиякүләм НИИ (Казан ш., "ВНИИР" ФДУП) әлеге максатларда ягулык сыйфатына "ЭЛМЕР-001" экспресс-анализаторын эшләп чыгарган, ул үлчәү чаралары типбын раслау максатларында сынаулар узган һәм Үлчәү чараларының дәүләт реестрына (N 68409-17) кертелгән.

Автоягулык белән тәэмин итү станцияләрендә сатыла торган мотор ягулыгының сыйфатына һәм тиешле күләмдә салынуына бәйле мәсьәләдә кулланучылар ягыннан да, тикшерүче органнар, шул исәптән мотор ягулыкларының таләпләргә җавап бирүен тикшерү вазыйфалары йөкләнгән Россиянең Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлыгы (Росстандарт) ягыннан да зур кызыксыну белдерелә.

 Әйтик, 2016 елда Росстандарт тарафыннан 1536 объектны тикшергәндә Россиядәге АЗСларның 12%ында кондицияләнмәгән ягулык булуы ачыкланган. Җитешсезлек очракларын иң күп очракта "октан саны" һәм "цетан саны", "күкертнең масса өлеше", "металл булуы/булмавы" кебек күрсәткечләр буенча ачыклыйлар. Әлеге күрсәткечләр буенча ачыкланган җитешсезлекләр күп очракта билгеләнгән таләпләргә җавап бирми торган ягулык сыйфатламаларына анализ ясаганда очрый. Алар буенча бүген ягулыкны бәяләү җитешсезлек очраклары булу куркынычын ачыкларга ярдәм итә.

Росстандарт бензин сыйфатын һәм дизель ягулыгын тикшерү өчен экспресс-тест уздырдан файдаланырга планлаштыра, бу исә аның эшен гадиләштерәчәк һәм тизләтәчәк. Экспресс-тест ярдәмендә лабораториядән читтә һәм берничә минут эчендә 95%ка кадәрле төгәллек белән ягулыкның октан һәм цетан санын, күкертнең масса өлешен, тимер, марганец һәм кургаш катнашмасын ачыкларга мөмкин. Бу хәл базардагы намуслы катнашучыларга булган басымны киметергә, потенциаль хокук бозучыларга карата игътибар арттыруны мөмкин итәчәк. Моннан тыш, бюджет акчасы да янга калачак, чөнки экспресс-тест лабораториядә тулысынча тикшерү белән чагыштырганда биш мәртәбә арзанрак чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International