Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы электр энергиясе субъектларының инвестиция проектларын раслау буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты проектына бәйсез экспертиза уздыра башлау турында игълан итә.
Бәйсез экспертиза уздыра башлау датасы - 09 август, 2018 ел;
Бәйсез экспертизаны тәмамлау датасы - 29 август, 2018 ел.
Элемтәгә керү өчен документны эшләүче зат: Матвеева Диләрә Илдар кызы, D.Kashapova@tatar.ru, телефон (843) 210-05-23,
Тәкъдимнәр һәм кисәтүләр язмача рәвештә югарыда аталган даталарда кабул ителә.
Административ регламент проекты Министрлыкның рәсми сайтында “Инвестиция программалары проектлары” бүлегендә урнаштырылды: http://mpt.tatarstan.ru/rus/proekti-investitsionnih-programm.htm
Ачу тантанасында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Ростех" ДК фәнни-техник советы рәисе Юрий Коптев , Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, академик Борис Алёшин, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар АКТО-2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә Татарстанның авиация сәнәгате өчен берничә әһәмиятле чара булды.
Ачылу тантанасы узу белән Татарстанның МВЕН компаниясе яңа "Мурена" күпмаксатлы дүрт урынлы самолетын күрсәтте. Самолет эзләтү бурычларын хәл итү, күзәтү, патрульләү, һава туризмы өчен идеаль туры килә, чакрым өчен ягулыкны бик аз сарыф итә, шулай ук кабинада өстәмә җайланмалар урнаштыру мөмкинлеге дә бар.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Россия федераль атом-төш үзәге – академик Е. И. Забабахин исемендәге техник физика буенча россиякүләм ФТИ директоры Михаил Железнов белән Хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды.
"Бу күргәзмәдә безнең катнашуыбыз Татарстан белән ышанычлы мөнәсәбәттә торуыбызны ассызыклый. 14 июльдә Татарстан Республикасы Президенты безгә Снежинскига, атом-төш үзәгенә килде. Без Рөстәм Нургалиевичка безнең коллективның мөмкинлекләрен максималь күрсәтергә тырыштык. Ул уртак хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләрне билгеләде", – диде Железнов.
Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съездын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ачып җибәрде. Үзенең сәламләү чыгышында ул авиатөзелештә санлы технологияләрне кертүнең һәм үстерүнең әһәмиятле булуына игътибар юнәлтте, Ту-160М стратегик бомбага тотучы очкычларны модернизацияле җитештерүне торгызу өчен кирәкле булган Горбунов исемендәге КАЗ модернизацияләү турында искә төшерде. ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп узганча, Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съездында Кытай, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, илнең төрле төбәкләре делегацияләре катнаша. Әлеге съездның турыдан-туры нәтиҗәләре "булачак инновацияләрнең нигезе булып торучы алдынгы идеяләрне тудыруга ярдәм итә".
8 август көнне, "АКТО-2018" халыкара тармак күргәзмәсен уздыру кысаларында Казанда "Ел авиатөзүчесе-2018" Россия конкурсында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы булды. Конкурска авиатөзелеш һәм авиакосмос өлкәсендәге 90 компаниядән 154 заяка тапшырылды. Катнашучыларның географиясе – Калининградтан башлап Владивостокка кадәр. Барлыгы 9 номинация белдерелде.
"Югары белем бирү йортлары арасында авиатөзелеш тармагының яңа буын белгечләрен әзерләгән өчен" номинациясендә Казан ш. Идел буе районының "35 нче лицей – Галактика мәгариф үзәге" МБМУ "Аэрокосмик белем бирү үзәге" өстәмә белем бирү бүлеге эше мисалында авиация тармагына башлангыч һөнәри юнәлеш бирү системасы" хезмәте өчен Дипломант дип танылды.
"Яңа технология булдырган өчен" номинациясендә "Титаннан эретеп ясалган әйберләрдән габаритлы детальләрне алга таба вакуумлы яндырып электр-нур ярдәмендә эретеп ябыштыруның югалган технологиясен торгызу" хезмәте өчен Казанның С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – "Туполев" ГАҖ филиалы дипломант булды.
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!
8 август көнне Чистайда "Ак Кремль" сыра кайнату заводында яңа җитештерү куәтләре ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләтеп-көйләп җибәрү эшләренең тәмамлануын бәяләде. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан чарада министр урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Гомуми мәйданы 153 мең кв. метрдан артык булган завод 2017 елның июнендә "Чистай" индустрия паркы мәйданчыгында төзелә башлый, ә инде 2018 елның июнендә беренче сыра кайнату эше гамәлгә ашырыла. Җайланманы заводка алманнарның "Krones AG" компаниясе – Германиядә шешәләргә салу, консервлау һәм пакет белән төргәкләү буенча җайланмаларны эшләү, әзерләү һәм урнаштыру буенча әйдәп баручы махсуслашкан компания китергән. Заводның җитештерү куәте – алга таба киңәйтү мөмкинлеге белән, елына 10 млн декалитр. Предприятиедә барлыгы 270 яңа эш урыны булдырылган.
Исегезгә төшерик, "Татспиртпром" АҖ "Krones AG" фирмасының алман җайланмасыннан коммерциячел файдалану буенча тулы хокукка ия булды, әлеге җайланма сыра кайнату заводына урнаштырылды. Моннан тыш, заводның үз продукциясен сертификатлау эше дә тәмамланды. Заводта җитештерелгән сыра таможня берлегеннән сертификат алды һәм инде "БДАМС" системасына тоташтырылды. Шул рәвешле, инде бүгеннән үк Татарстанның сәүдә челтәрләренә продукция җиткерелә башлады.
Проектның бәясе 5,6 млрд сум исәпләнә, шуның 76,4%ы – "Саклык банкы" ГАҖ финанс чаралары, калганнары – компаниянең үз акчасы. Кредит суммасы 4,2 млрд сум тәшкил итә. Исегезгә төшерик, "Татспиртпром" АҖ һәм Саклык банкының "Татарстан Банкы" ГАҖ арасында кредит шартнамәсе 2018 елның мартында имзаланды.
Бүген Татарстанга булган эш визиты кысаларында төрек делегациясе ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды. Очрашуны Альберт Кәримов Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Төркиядә ТРның тулы хокуклы вәкиле урынбасары Альберт Ялышев белән берлектә уздырды.
Татарстан-төрек хезмәттәшлеге Татарстан Республикасының тышкы икътисад эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, нефть химиясе, энергетика һәм башка өлкәләрдә уңышлы үсеш ала. Татарстан Республикасының Төрек Республикасы белән үзара хезмәттәшлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып, шулай ук, җиңел сәнәгать белән хезмәттәшлек итү дә тора.
2017 елда Татарстан Республикасы белән Төрек Республикасы арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең күләме АКШ доллары белән 303,9 млн тәшкил итте (2018 елның 1 кварталы өчен – АКШ доллары белән 73,5 млн.).
"Хезмәттәшлекне үстерүгә булган даими мәнфәгать безнең республика предприятиеләрен күрсәтә. Бу хәл рәсми һәм бизнес визитларның даими гамәлгә ашырылуы белән раслана. Сезнең визит инде булган элемтәләрнең үсеш потенциалын күрсәтә. Ассызыклап үтәргә телим, Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, без аларны тормышка ашырганда үз партнерларыбызга ярдәм күрсәтергә әзер", – диде министр.
"Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" дигән иң зур халыкара махсуслаштырылган күргәзмә бүген кунаклар өчен үзенең ишекләрен ачып җибәрде һәм 10 августка кадәр эшен дәвам итәчәк.
Атаклы авиаконструктор А.Н.Туполевның 130 еллык туган көненә багышланган халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җайланмалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе күргәзмәнең иртәнге эш программасын ачып җибәрде.
Конференция эшендә һәм тематик секцияләрдә 250дән артык делегат катнашты. Алар арасында Россиядән һәм чит илләрдән авиакосмик технологияләр һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, зур галимнәр, аспирантлар һәм югары белем бирү йортлары студентлары.
"Фәнни-гамәли конференцияләрне уздыру – авиатөзелеш өлкәсендә позитив үзгәрешләр өчен әһәмиятле адым. Татарстан Республикасында уздырыла торган конференция җитештерү, конструкторлык һәм фәнни-тикшеренү потенциалын үстерүгә, фәнни тикшеренүләр күләмен арттыруга, булдырыла торган яңа технологияләр санын күбәйтүгә һәм аларны гамәлгә кертү вакытын тизләтүгә, авиатехниканы проектлау һәм җитештерү буенча булдырыла торган яңа технологияләрне кертүгә ярдәм итүгә багышланган", – дип билгеләде үзенең сәламләү чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев.
АКТО күргәзмәсе шундый ук ешлыкта үткәрелә торган МАКС халыкара аэрокосмик күргәзмәләре арасында, ике елга бер уздырыла. Ләкин МАКСтан аермалы буларак, АКТО аэрокосмик һәм авиатөзелеш индустриясе эшчәнлегендәге җитештерү һәм технологик аспектларга багышланган. Быел АКТО Россиядәге авиатөзелеш сәнәгатен санлаштыру шигаре астында уза һәм тармактагы предприятиеләрнең хәзерге технологик җай 4.0 шартларында эшләвенә багышлана.
Иртәгә, 09 августта, АКТО-2018 күргәзмәсе рәсми рәвештә ачылачак, Россия Авиатөзүчеләр берлегенең IV съезд утырышы булачак һәм Татарстан Хөкүмәте, югары белем бирү йортлары һәм Россиянең Фәнни-техник үзәкләре арасында Килешүләр имзаланачак.
у көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Безнең вакыт – Безнең заман" дигән ел саен үткәрелә торган республиканың VI ачык телевизион эшләүче яшьләр иҗаты фестивален оештыру комитетының утырышы булды.
Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Васильева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм Оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты. Киңәшмә кысаларында Республиканың "Безнең вакыт – Безнең заман" VI ачык телевизион эшләүче яшьләр иҗаты фестивален уздыруның план-графигы турында, шулай ук жюри составы, эш төркеме һәм фестиваль регламенты турында сүз барды һәм хупланды.
Моннан тыш, фестивальнең, быелның октябреннән ноябренә кадәр, көзен узачак сайлап алу этапларын уздыру сроклары расланачак һәм Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Зәй шәһәрләрендә дүрт зонага бүленгән сайлап алу этапларын үз эченә алачак, супер финал һәм гала-концерт Казанда була.
Катнашу өчен 2018 елның 25 сентябренә кадәр заявка тапшырырга кирәк.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды. Көн тәртибендә – төзелә торган социаль объектларда кабель-үткәргеч продукциясенең сыйфатына кереш контроль проектына кушылу.
Фальсификацияле, техник сыйфатламаларга җавап бирми торган кабель-үткәргеч продукциясен куллану җитди куркынычларга сәбәпче булырга – техника эшендә барлыкка килгән өзеклекләрдән башлап кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч белән янаучы, мисал өчен, гадәттән тыш хәлләр, янгыннар китереп чыгарырга мөмкин.
Узган елның декабре азагында Россиянең Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча дәүләт комиссиясе утырышында илнең кайбер төбәкләрендә төзелә торган социаль өлкә объектларында кабель-үткәргеч продукциясе сыйфатына кереш контролен гамәлгә ашыру карары кабул ителде.
Пилот проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Ул аны Татарстанда гамәлгә ашыру турында һәм сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча республика комиссиясе каршында тармакның эш төркемен төзү турында йөкләмә бирде.
Казанның "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә 8-10 август көннәрендә "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" (АКТО-2018) IX халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Күргәзмәне оештыручылар булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, "Авиасалон" ААҖ (Мәскәү ш.), "Казан ярминкәсе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәмендә Россиянең авиаҗитештерүчеләр берлеге чыгыш ясый.
Быел "АКТО-2018" һәм эшлекле чаралар авиатөзелеш тармагы тарихында атаклы галим һәм авиаконструктор А.Н. Туполевның тууына 130 ел тулу, ТУ-144 очкычының беренче мәртәбә очыш ясаган көненнән 50 ел узу һәм дөньяда беренче хатын-кыз космонавт В.В.Терешкованың космоска очкан көненнән соң 55 ел узу кебек әһәмиятле вакыйгаларга багышланачак.
"АКТО" күргәзмәсенең эш программасы тармак өчен әһәмиятле һәм уникаль чараларга бай булачак. Казанда беренче мәртәбә Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съезды узачак. Съездны оештыручылар булып Россия авиаҗитештерүчеләре берлеге тора.
Берлек ел саен "Ел авиатөзүчесе" конкурсын уздыра, аның максаты булып авиатөзелеш өлкәсендә фәнни, җитештерү һәм социаль өлкәләрдә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән һәм тармак үсешенә шактый өлеш керткән авиация сәнәгате корпорацияләренең, предприятиеләренең, учреждениеләрнең, ассоциацияләрнең һәм юридик затларның башка төрле берләшмәләренең коллективларын, шулай ук җәмгыятьләрне, оешмаларны һәм аерым физик затларны иҗтимагый стимуллаштыру системасын үстерү тора. Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда 8 август көнне узачак.
Күргәзмә эшләгән көннәрдә шулай ук "Ростех" дәүләт корпорациясенең Идел буе федераль округында урнашкан вәкиллекләре җитәкчеләренең киңәшмәсе һәм Стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеменең 6 нчы утырышы узачак, аның оештыручысы булып Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) катнаша.
АКТО-2018 әһәмиятле вакыйгасы булып гадәттәгечә халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагында яңа технологияләр, материаллар һәм җайланмалар" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе булачак, аны "КНИТУ-КАИ" ЮББ ФДБМУ уздыра. Конференциядә "Профессор Н.Е. Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институты" ФДУП Дәүләт фәнни үзәге, "Авиация материалларының россиякүләм фәнни-тикшеренү институты" ФДУП, Россия Федераль Атом-төш Үзәге – академик Е.И. Забабахин исемендәге техник физика буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты (Снежинск ш.), Кытай, Финляндия белем бирү йортлары вәкилләре, шулай ук Валдел Алдынгы Технологияләр компаниясе вице-президенты (Бангалор, Һиндстан) катнашачак.
"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясенең ачык мәйданчыгында статик күргәзмә оештырылачак, бирегә килгән кунаклар "Казан вертолет заводы" ГАҖ җитештерелә торган "Ансат" вертолетларын, "Фермер" самолетларын, шулай ук Казанның МВЕН фирмасында – "2017 елның иң яхшы авиатөзүчесе" номинациясендә Авиаҗитештерүчләр берлеге конкурсында җиңү яулаучы тарафыннан эшләнгән "Мурена" җиңел самолетын карый алачак.
Моннан тыш, 2018 елның 9-10 август көннәрендә "Казан" халыкара аэропортында "Тулпар" компанияләре төркеме базасында Эшлекле авиациянең региональ форумы узачак.
Форумны оештыручылар буенча Берләштерелгән Илкүләм Эшлекле Авиация Ассоциациясе (ОНАДА), Тулпар Аэро Групп һәм "Казан" халыкара аэропорты катнаша. Форум Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, "Казан ярминкәсе" ААҖ булышлыгы белән уза.
Форумда катнашучылар өчен эшлекле авиацияне үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган конференция оештырылачак, шулай ук "Казан" аэропортының инфраструктурасы һәм ТУЛПАР АЭРО ГРУПП җитештерү обектлары белән танышып чыгу гамәлгә ашырылачак.
Форум кысаларында бизнес-джетларның (дәүләт учреждениеләренең һәм коммерция оешмаларының рәсми затларын ташу өчен билгеләнгән самолетларның) һәм югары комфортны бәяләүчеләр һәм күктә иминлек яратучылар өчен VIP-ясалышлы вертолетлар күргәзмәсе эшләячәк.
Статик экспозициядә Bombardier Aerospace, Exclases Holdings Ltd., Pilatus, Honda, Airbus Helicopters, Robinson, Bell, Казан вертолет заводы һ.б. кебек дөньяви җитештерүчеләрнең һава суднолары күрсәтеләчәк.
Бушлай билет алу өчен сылтама: http://www.aktokazan.ru/rus/visitors/zprig
www.aktokazan.ru
Игътибар! АКТО-2018 (Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар) күргәзмәсе кысаларында "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенең 1 нче павильонында (Казан ш., Оренбург тракты, 8) беренче мәртәбә Казанда "Ел авиатөзүчесе" конкурсының эксклюзив интерактив эскпозициясе эшләячәк.
Килгән кунаклар 2200 квадрат метрлы мәйданда зур күләмле 134 экраннан канатлы кошлар ясау дөньясына керү мөмкинлеген алачак, биредә Full HD форматында әлеге гадәттә ябык өлкәгә кагылышлы иң яхшы видео һәм фотохезмәтләр күрсәтеләчәк.
Эш вакыты:
• 8 август: 10.00-17.00
• 9 август: 9.00-18.00
• 10 август: 10.00-17.00
"Казан ярминкәсе" КҮ территориясенә тиз генә үтеп керү өчен онлайн-теркәлү формасыннан файдаланыгыз: http://www.aktokazan.ru/rus/visitors/zprig
КЕРҮ ИРЕКЛЕ! Сезне көтеп калабыз!