Казан ҖЭҮ-1 территориясендә ПГУ-230 МВт энергоблок төзелеше "Татэнерго" АҖнең "Республика казанышы" инвестиция программасының бер өлеше булып тора. Объект генерацияләү объектлары исемлегенә кертелгән, алардан файдалану нәтиҗәсендә куәт бирү турында шартнамәләр буенча куәт белән тәэмин итү гамәлгә ашырылачак. Объектны эксплуатацияшә кертү Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсендә билгеләнгән сроктан 4 айга иртәрәк гамәлгә ашырылган.
Энергоҗайланманы эшләтеп җибәрүгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ энергетика министры Александр Новак тарафыннан шәхсән старт бирелде.
Казан ҖЭҮ-1 территориясендә ПГУ-230 МВт энергоблок – "Россия Федерациясе территориясендә проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына ярдәм итү" федераль программасына кертелгән электр энергетикасы өлкәсендәге беренче инвестиция проекты, ул ил өчен югары социаль-икътисадый әһәмияткә ия булган проектларга дәүләт гарантияләре һәм ташламалы кредит бирүне күздә тота.
Казан ҖЭҮ-1 территориясендә генерацияләү куәтләрен үстерү буенча инвестиция проектын тормышка ашырудан алынган нәтиҗә Казан шәһәренең энергия куркынычсызлыгын көчәйтергә һәм башкаладагы төендә энергия кытлыгын бетерергә ярдәм итәчәк. Яңа энергетика җайланмасының файдалы йогынты коэффициенты- 52% (иске генерациянеке - 33%). Моннан тыш, атмосферага булган ташландыклар да кимиячәк.
Казан ҖЭҮ-1 территориясендәге ПГУ-230 МВт энергоблогына Али Гани улы Ганиев исеме бирелгән. Әлеге карар 2018 ел июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасын үстерүгә зур өлеш керткән Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышында кабул ителгән.
1932 елда Али Гани улы Ганиев "Татэнерго" идарәчесе булып билгеләнә, 1930 елда ул аның инициаторы булып чыгыш ясый. Соңрак Татар АССР җиңел һәм җирле сәнәгатенә норком буларак билгеләнә.
Тантаналы чара азагында "Татэнерго" АҖ хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр, рәхмәтләр һәм дипломнар тапшырылды.