2018 елның 4 сентябреннән 6сына кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Россиянең нефть-газ тармагындагы иң зур халыкара чараларның берсе – Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак, ул Татарстанда нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышлана.
Форум үзенең башлангычында дүрт иң әһәмиятле тармак күргәзмәсе проектларын: "Нефть, газ. Нефть химиясе" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен, "XXI гасыр экотехнологияләре һәм җайланмалары" махсуслаштырылган күргәзмәсен, "GEO-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография" махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм "Интерпластика. Казан 2018" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә, бу исә чиктәш тармаклардагы актуаль мәсьәләләрне комплекслы хәл итү мөмкинлеген бирә.
Быел Татарстанның нефть-газ-химия форумында Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 160тан артык предприятие катнаша. Үзәкнең өч павильонында экспонентлар нефть һәм газ табу, эшкәртү һәм транспортлау, трубаүткәргечле арматура, автоматлаштырылган идарә системалары, контроль-үлчәү җайланмалары өлкәсендәге иң яңа казанышларны күрсәтәчәк. Моннан тыш, иң заманча инновацияле технологияләр, җайланмалар, Австриядән, Голландиядән, Италиядән, Кытайдан, Польшадан һәм Россиядән полимер тармагына караган компанияләрнең иң яңа эшләнмәләре күрсәтеләчәк.
Форумның мул эш программасы әһәмиятле тармак конференцияләрен, түгәрәк өстәлләрне, семинарны, киңәшмә-презентацияләрне үз эченә алачак, әлеге чаралар нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә, сәнәгый кооперацияне тирәнәйтүгә һәм нефть сәнәгатендәге чимал базасын үстерүгә ярдәм итә.
Быел эш программасында Федераль хакимият органнары вәкилләренең, шулай ук Әзербәйҗаннан, Белоруссиядән, Алманиядән, Казакъстаннан, Канададан, Кытайдан, Нидерландлардан, Португалиядән, Россиядән, Франциядән, Швейцариядән фәнни бергәлек вәкилләренең, тармак ассоциацияләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләренең, предприятиеләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең катнашуы күздә тотыла.
Ел саен форум кысаларында "Иң яхшы экспонат, проект яки техник чишелеш" конкурсы уза һәм мэтчмейкинг (matchmaking) принцибы буенча оештырылган бизнес-очрашулар уза, алар компанияләргә үз продукциясен нефть-газ-химия комплексындагы әйдәп баручы предприятиеләр җитәкчеләренә нәтиҗәле күрсәтү мөмкинлеген бирә.
Форумны тантаналы рәвештә ачу чарасына чакырабыз, ул 4 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенең Төп павильоны боҗрасында булачак.