Бүген көннең беренче яртысында Татарстанның нефть-газ-химия форумында Конгресс-үзәктә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Алексей Алешин, Фәннәр академиясенең Себер бүлеге рәисе Ренад Сәгъдиев, РФ Нефть сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашында "Геологик корылышны һәм эшләп чыгару процессларын модельләштерү – нефть һәм нефть-газ чыганакларын уңышлы үзләштерү нигезе" халыкара фәнни-гамәли конференциясенең Беренче пленар утырышы булды. Очрашуның модераторы ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов булды.
"Республикада, нефть компанияләренең табу күләмнәрен чикләү буенча үз өсләренә алынган йөкләмәнең үтәлүенә карамастан, ел саен нефть табу күләме 35,7 млн тонна дәрәҗәсендә саклана. Безнең республиканың нефть чыганаклары эшләп чыгаруның соңгы стадиясендә тора, 75 ел эчендә чимал базасының сыйфаты үзгәрде. Шуңа күрә дә хәзерге шартларда нефть тармагын үстерү табу процессларының нәтиҗәлелеген арттыру шарты белән генә тормышка ашырылырга мөмкин. Дөньядагы һәм Россия компанияләренең, шул исәптән "Татнефть"нең, эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, моңа белешмәләрне җыю, тапшыру, эшкәртү буенча нефть-газ системаларын һәм мониторинг һәм идарә системаларын санлаштыру, эксплуатация фонды белән идарә итү процессларын реаль вакыт режимына күчерү һәм эксплуатация сарыфларын киметү хисабына "җиңел" нефть запасларын шактый үстерү мөмкинлеген бирә торган цифрлы ятмаларны арттыру хисабына ирешергә мөмкин", – дип билгеләде сәламләү чыгышында Альберт Кәримов.
Моннан тыш, конференциядә Россиянең барча икътисадын технологик модернизацияләү һәм аның энергетика куркынычсызлыгы, цифрлы ятмалар һәм фәнни инжиниринг өчен терәк буларак та нефть-газ комплексы турында сүз барды. Пленар сессиядә фәнни бергәлектән әйдәп баручы экспертлар, тармакның Россиядән һәм дөньяви гамәлчеләре, ассоциацияләрдән, министрлыклардан һәм ведомстволардан вәкилләр, предприятиеләрдән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.