Россиядә һәм БДБ илләрендә бердәнбер поликарбонат җитештерү предприятиесе – «Казаньоргсинтез»да маркалар чыгаруны үзләштерделәр. Алар автомобиль фараларыннан яктылыкны тараткычлар ясау өчен билгеләнгән һәм бу сегментта ил базарында булмаган импорт чималын тулысынча алмаштырырга мөмкинлек бирә. «Казаньоргсинтез» эшкәртүчеләргә физик-механик үзлекләре буенча һәм чит ил аналогларыннан ким булмаган продукция тәкъдим итә алды. Россия компанияләреннән тыш, яңа маркалар белән чит илләрдән автотранспорт өчен яктылык-техник продукция җитештерүчеләр дә кызыксына.
25 декабрьдә Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында «Ел инженеры» IV республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң яхшы дип танылганнарга бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Сәнәгать министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.
Нефть эшкәртү комплексында азот станциясе һәм һава компрессор станциясе, амин чистарту һәм әче агынтыларны парга әйләндерү җайланмасы, 4 нче су блогы эшли башлады.
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезнең төп һөнәри бәйрәмегез – Энергетик көне белән чын күңелдән котлыйм!
20 декабрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә РФ Сәүдә вәкиле Андрей Терехин белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.
«Җитештерүчәнлек лидерлары» белем бирү программасы – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ярдәм итүнең системалы чараларының берсе. Программа Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе базасында илнең әйдәп баручы бизнес-мәктәпләре белән партнерлыкта гамәлгә ашырыла.
Тр Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
18 декабрьдә «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
«Нижнекамскнефтехим» (СИБУР) – Россиядә галобутил каучукларын җитештерүче бердәнбер компания – производствоны модернизацияләп бетерде. Хәзер аның куәте өчтән бер өлешкә – шин сәнәгатендә кулланыла торган продукт 150 меңнән 200 мең тоннага кадәр арткан.
15 декабрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко язылучылар белән «ТатарстанОнлайн» туры эфирында аралашты. Аңа туры эфир алдыннан да, туры эфир вакытында да дистәләгән сораулар килде.