"Россия вертолетлары" холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Aurus бренды стилистикасында башкарылган югары уңайлыклы салонлы Ансат вертолетының сертификация сынаулары тәмамланган. Беренче тапкыр машина МАКС-2019 халыкара авиация-космос салоны кысаларында тәкъдим ителгән булган.
Сертификация сынауларының максаты – вертолетның VIP салонында урнаштырылган җиһазларның эшкә яраклылыгын һәм борттагы радиоэлектрон җайланмаларның электромагнит ярашлыгын бәяләү. Киләсе этап – Һава транспорты федераль агентлыгыннан (Росавиация) вертолетның типлаштырылган конструкциясендәге әлеге үзгәрешкә хуплау алу.
Ансат Aurus биш пассажирга билгеләнгән. Салонның дизайн-проекты "Вертолеты России" һәм Фәнни-тикшеренү автомобиль һәм автомотор институты белгечләре тарафыннан эшләнгән. Оптималь эргономик чишелешләр өчен салонны эшләгәндә, компьютер моделеннән тыш, төрле комплекцияле кешеләр катнашында тестлар да үткәрелгән.
Aurus бренды белән "Кортеж" проекты кысаларында люкс классындагы машиналар дәүләтләрнең беренче затлары өчен чыгарыла. Хәзер линейканы авиация техникасы да дәвам итә. Aurus бренды стилистикасындагы Ансат беренче тапкыр МАКС-2019 кысаларында "Вертолеты России" холдингының статистик экспозициясендә күрсәтелгән. Ул чакта Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган КВЗ җитештергән шөрепле машинаны караган.
Күп максатларга ярашлы җиңел Ансат вертолеты Казан вертолет заводының тәҗрибә-конструкторлык бюросында проектланган. Машина ике двигатель белән җиһазландырылган һәм пассажирлар һәм VIP-пассажирлар йөртү, йөк ташу, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау һәм санитар борт сыйфатында кулланыла ала. Ансатны биек тауларда сынау эшләре тәмамланган, аның 3500 метрга кадәрге биек урыннарда тау җирлегендә эшли алу мөмкинлеге расланган. Вертолет Цельсий буенча -45 градустан +50 градуска кадәр температурада кулланылырга мөмкин.
"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов 12 нче февральдә TatCenter.ru интернет-порталының "Товарларны маркалау һәм кулланучылар өчен конкуренция. Бизнесны ничек саклап калырга?" онлайн-конференциясендә катнашты.
Экспертлар буларак шулай ук Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Үзмәшгульлеккә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Сергей Карпухин, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ирина Әхмәтшина, Татарстан таможнясы товарларын чыгарганнан соң таможня контроле бүлеге башлыгы, Таможня хезмәте майоры Михаил Лавров чыгыш ясады.
http://tatcenter.ru/conferences/markirovka-tovarov-i-konkurentsiya-za-potrebitelej-kak-sohranit-biznes/
"Аммоний" АҖнең финанс эшчәнлеген алга таба “савыктыру” һәм җитештерүне саклап калу буенча чаралар программасы нигезендә 12 нче февральдә Мәскәү шәһәрендә җәмгыять акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышы узды. Җыелышта "Аммоний" АҖ акционерлары бертавыштан предприятиенең Директорлар советының яңа составын сайлады. Аңа "СДС Азот" АҖ вәкилләре керде: Троценко Роман Викторович, Безух Игорь Геннадьевич, Бебутов Всеволод Петрович; РФ Дәүләт үсеш корпорациясенең төп кредиторыннан Кузовлев Михаил Валерьевич. Яңартылган Директорлар советында Татарстан Республикасыннан элеккечә үк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәр улы катнашачак.
11 нче февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Мозамбик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марио Сарайва Нгуэнья белән очрашты.
Очрашуда "Казан вертолет заводы" ГАҖ, "Татнефть" ГАҖ, "АК Барс" СК" АҖ һәм Татарстанның башка предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Яклар ике яклы хезмәттәшлекнең агымдагы торышы һәм перспективалары, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясенең Мозамбик Республикасына булачак визитына әзерләнү турында фикер алышты.
7 февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында яллар һәм җилкәнле спорт көймәләрен җитештерүне локальләштерү буенча киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Бөтенроссия җилкәнле спорт федерациясе башкарма директоры Павел Соболев, "Попутный ветер" фонды президенты Кирилл Зинчин, Татарстан Республикасы Җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе Альберт Садыйков, "Velvet Marine" генераль директоры Кирилл Слепов һәм башкалар катнашты. Очрашуда шулай ук җитештерүләрне кирәкле композицион материаллар һәм нефть химиясе компонентлары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
2020 елның 4-5 февраль көннәрендә Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе В.И. Семашко җитәкчелегендәге Белоруссия делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты ясады. Визит кысаларында "МТЗ-Татарстан ТПК" ҖЧҖ предприятиесе эше белән танышу оештырылды. 5 февральдә "МТЗ Татарстан ТПК" ҖЧҖ базасында уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә. Кәримов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре барышында шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирде. "Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшү" Түбән Кама шәһәренең 31нче мәктәбенең актлар залында узды. Халык белән очрашуда Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин да катнашты.
2020 елның 4 февралендә Нур-Солтанда "Татарстан Республикасы җитештерүчеләре катнашында машина төзелешен үстерү буенча хезмәттәшлек" Казакъстан-Татарстан нефть-газ бизнес-форумы узды, әлеге чараны "Карачаганак Петролиум Оперейтинг" (КПО) компаниясе, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, шулай ук Казакъстан Республикасы Энергетика министрлыгы каршындагы вәкаләтле орган (PSA), Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Акиматы һәм Татарстан Республикасының Казакъстандагы вәкиллеге ярдәмендә оештырды.
Узган елның көзендә, Казанга булган визиты вакытында, генераль директор Эдвин Блом җитәкчелегендәге "Карачаганак Петролиум Оперейтинг" компаниясе Казакъстанда иң алга киткән компетенцияләрне локальләштерүгә рәсми мөрәҗәгать юллады. Ул вакытта әлеге форумны Казакъстан башкаласында өр-яңа форматта үткәрү турында карар кабул ителгән иде.
Форумда Казакъстан Республикасыннан һәм Татарстан Республикасыннан 50дән артык предприятие вәкилләре, шул исәптән Казакъстанның эре нефть-газ компанияләре: "Карачаганак Петролиум Оперейтинг" (КПО), "НК "КазМунайГаз" АҖ, "Тенгизшевройл" (ТШО), North Caspian Operating Company (NCOC), шулай ук Казакъстан Республикасының машина төзү компанияләре вәкилләре катнашты. Предприятиеләр үз продукцияләрен докладлар һәм таныштыру презентацияләре кысаларында тәкъдим итте. Компанияләрнең компетенцияләре белән тулырак танышу өчен B2B форматында аралашу булды.
Шулай ук форумда "КазМунайХим" компаниясе һәм Мирикко дәүләт корпорациясе арасында, "КазМунайХим" компаниясе белән "НЕФТЕХ" ЯАҖ арасында консорциум төзү турында килешүгә кул кую тантанасы узды.
Форумны ачканда Казакъстан Республикасы Вице-премьеры Магауов Әсәт Марат улы, җирле эчтәлекне һәм илнең индустриаль-инновацион үсешен үстерүдә мөмкинлекләрне киңәйтү өчен әлеге чараны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Савельчев Алексей Петрович үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанның икътисадый моделе уникаль: республикада сәнәгый җитештерүнең барлык тармаклары да бар һәм икътисадның барлык тармаклары да: нефть чыгару һәм сервис, нефть эшкәртү, машина төзелеше, самолетлар, вертолетлар җитештерү, суднолар төзү һ.б. шактый нык үсеш алган.
Узган форум барышында эшлекле партнерлыкны үстерү һәм ныгыту белән үзара мәнфәгатьләр расланды. Яклар технологик көннәр үткәрү кысаларында киләчәк хезмәттәшлек турында килеште. Оешма өчен мәйданчык сыйфатында шулай ук 2020 елның 2-4 сентябрь көннәрендә Казанда узачак Татарстан нефть, газ, химия форумы да тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев "Татарстан АССРның 100 еллыгы" мәгълүмат билгесен актив кулланучы сәнәгать предприятиеләренә сертификатлар тапшырды. Сертификатлар белән "Бөгелмә тегү фабрикасы" ҖЧҖ, "Кукмара киез итек-киез комбинаты" АҖ, Казан шәһәрендәге "АБ ИнБев Эфес" АҖ филиалы, "Бетар" ҖКФ ҖЧҖ, "Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе" АҖ, "Алга" ҖЧҖ бүләкләнде.
Фото ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды
Татарстан Республикасында 2020 елның 2 февраленнән 5 февраленә кадәр Саха (Якутия) Республикасының тышкы багланышлар һәм халыклар эше буенча министры Гаврил Кириллин җитәкчелегендә Саха (Якутия) Республикасы делегациясе булып китте.
Делегация ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, Инвестицияле үсеш агентлыгы, Казан ярминкәсе, ИТ-парк, "Химград" технополисы, Иннополис шәһәре, "Эйдос-медицина" ҖЧҖ һәм "Эйдос-Робототехника" ҖЧҖ, "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ булдылар.