27 нче февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Саха (Якутия) Республикасының эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры урынбасары Максим Прокопьев җитәкчелегендәге Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
Очрашуны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасында 2020 елның маенда Саха (Якутия) Республикасы көннәре кысаларында уздырылырга тиешле чаралар, шулай ук үзара товар әйләнешен арттыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Үзбәкстан Республикасыннан эшкуарлар һәм рәсми затлар делегациясенең визиты кысаларында "Татарстан Республикасы – Бохара өлкәсе" эш форумы узды. Татарстан Республикасы ягыннан форумда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "ТАИФ" АҖ генераль директорының милек һәм инвестицияләр белән корпоратив идарә итү буенча урынбасары Айрат Шиһабетдинов катнашты.
Чарада Бохараның икътисадый, инвестиция һәм мәдәни потенциалы презентацияләнде. Үзбәкстанның 2019 елда инвестиция климаты рейтингы буенча Бохара беренче урында тора. Инвестицияләр өчен ике махсус икътисадый зона кызыклы – "Бухара-Агро" һәм "Гиждуван", туризм өлкәсендә инвестиция тәкъдимнәре әзерләнгән, Бохара Сити үсә.
Форум "Би-2-Би" форматындагы очрашулар белән тәмамланды, анда эшкуарлар турыдан-туры эшлекле партнерлар таба, хезмәттәшлек турындагы тәкъдимнәрне карый алды.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы материаллары буенча
21-23 февраль көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган "Наше время — Безнең заман" республика эшче яшьләр иҗатының ачык телевизион фестиваленә әзерлек буенча II эшче яшьләр слеты узды.
Семинарның рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе вәкилләре катнашты.
Өч көн дәвамында катнашучылар фестивальнең тарихы белән танышты, мастер-классларда һәм Россия һәм республика тренерларыннан тренингларда катнашты. Шулай ук фестивальнең Гран-при ияләре белән дә очрашу булды, анда катнашучылар тәҗрибә белән уртаклашты һәм фестивальгә әзерлек ысуллары турында сөйләде.
21 нче февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Әнвәр улы Кәримов Алабуга муниципаль районы советының "Алабуга муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында"гы йомгаклау утырышында катнашты.
Шулай ук Алабуга шәһәренә ясалган визит барышында "Атлантис-Пак" ҖКФ ҖЧҖ генераль директоры Переплетчиков Игорь Дмитриевич белән очрашу кысаларында пластик колбаса тышчалары производствосын урнаштыруга бәйле инвестиция проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
20 нче февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары советының 2019 елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары буенча йомгаклау утырышларында катнашты, шулай ук район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән дә танышты.
Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Израиль белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатында Израиль Дәүләтенең Россиядәге эшләрендә вакытлыча ышанычлы заты Яков Ливне килде.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән очрашу, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында, "Эйдос" компаниясендә булу, "Иннополис" университеты һәм "Иннополис" МИЗ" АҖ белән танышу, Казан синагогында (Хабад-Любавич синагогында) булу, Татарстан Республикасы Яһүдләр общинасы, Татарстан Республикасының Баш раввины Ицхак Горелик, яһүд музыкасы фестивален оештыручылар белән очрашу узды.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү" илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр арасында уздырыла торган "2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында иң яхшы остазлык тәҗрибәләре" конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеле.
Конкурсның максаты – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, остазлыкны үстерүгә һәм Татарстан Республикасында нәтиҗәле остазлык тәҗрибәсен таратуга һәм үстерүгә шактый өлеш керткән остазларны ачыклау, тану һәм бүләкләү.
Конкурс номинацияләре:
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар турындагы мәгълүмат биредә.
Конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне, призерларны котлыйбыз.
Россия Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге 860 номерлы карары белән расланган Аяк киеме товарларын маркалау кагыйдәләре нигезендә, Аяк киеме товарларын мәҗбүри маркалау 2019 елның 1 июленнән башлап гамәлгә кертелгән иде.
Кагыйдәләрдә әйтелгәнчә, 2020 елның 1 мартыннан башлап идентификацияләү чаралары куелмаган килеш һәм товарларны маркалау турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына тапшырмыйча аяк киемнәре товарларын Россия Федерациясе территориясенә кертү, сату һәм әйләнештән чыгару рөхсәт ителми.
Аяк киеме товарлары әйләнешендә катнаша торган аерым затларның маркаланган аяк киеме товарлары әйләнеше турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына тапшырырга әзер түгеллеге турындагы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан әлеге карарга үзгәрешләр кертү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты эшләнгән, анда, шул исәптән, түбәндәгеләр дә күздә тотыла:
- аяк киеме товарлары әйләнешендә катнашучы затлар тарафыннан маркаланган аяк киеме товарларын әйләнешкә кертү һәм әйләнештә йөртү турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына зарури тәртиптә тапшыру срогын 2020 елның 1 июненә кадәр кичектерү;
- сатылмаган аяк киеме товарларын маркалап бетерү датасын 2020 елның 1 августына күчерү;
- 2020 елның 1 мартыннан соң Россия Федерациясе территориясенә кертелгән, әмма 2020 елның 1 мартына кадәр сатып алынган аяк киеме товарларын маркалап бетерү датасын 2020 елның 1 июленә күчерү;
Шул ук вакытта, 2020 елның 1 мартыннан әйләнештә катнашучы затлар аяк киеме товарларына маркалау кодларын алырга һәм маркаланган аяк киеме товарларын әйләнештән чыгарырга тиеш.
Шулай ук 2020 елның 1 мартыннан башлап маркаланмаган аяк киеме товарларын әйләнештә йөртү тыела.
Моннан тыш, гамәлдәге Кагыйдәләр нигезендә, әйләнештә катнашучыларның аяк киеме товарларын идентификацияләү чаралары белән зарури тәртиптә маркалауга тулысынча әзер булуын тәэмин итү максатларында, әйләнештә катнашучы затларга:
- 2020 елның 1 мартына кадәр маркалау буенча мәгълүмат системасында теркәлергә кирәк;
- 2020 елның 1 мартына кадәр әйләнешкә кертелгән һәм сатылмаган аяк киемнәре калдыкларын маркаларга кирәк;
- сатучы һәм сатып алучының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы (УКЭП) белән таныкланган электрон формадагы универсаль тапшыру документларын (УПД) вакытында рәсмиләштерү максатларында, күпләп сату кысаларында УПД формалаштыру һәм имзалау өлешендә, шул исәптән ЭДО lite функционалыннан файдаланып та, тәэминатчылар (дистрибьюторлар) һәм электрон документлар әйләнеше операторлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен алдан ук хәл итәргә киңәш ителә;
- аяк киемнәрен сатканда Кагыйдәләр нигезендә маркалау кодын (ике номерлы штрих коды) укырга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Касса чегының өстәмә зарури реквизитын һәм катгый хисаплылык бланкын билгеләү турында" 2019 елның 21 февралендәге 174 номерлы карары белән расланган форматта касса чегын формалаштырырга мөмкинлек бирә торган җайланмалар (сканерлар, тиешле программа тәэминаты куелган контроль-касса техникасы) кулланырга кирәк;
- фиксаль белешмәләр операторы белән килешү булган очракта, Кагыйдәләр нигезендә контроль-касса техникасын кулланып, маркаланган аяк киеме товарларын әйләнештән чыгару турындагы белешмәләрне мониторинг буенча мәгълүмат системасына тапшыруны аңа йөкләргә кирәк.
Ачык фикер алышу һәм коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, шулай ук кисәтүләр һәм тәкъдимнәр алу максатларында әлеге карар проекты 2020 елның 10 февраленнән 21 февраленә кадәр "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге regulation.gov.ru/projects#npa=99433 рәсми сайтында урнаштырылган.
Тулырак мәгълүмат "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында, шулай ук маркалау буенча мәгълүмат системасының рәсми сайтында һәркем файдалана алырлык итеп урнаштырылган: httрs://честныйзнак.рф. Булышлык итеп тору хезмәтенең телефон номеры: 8 800 222-15-23.
14 февральдә "Синтез" АҖ һәм "Казан синтетик каучук заводы" ААҖ җитәкчелеге Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты. Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов "Промтех" корпорациясенең бүлендек предприятиесе эше нәтиҗәләрен югары бәяләде һәм "Казан синтетик каучук заводы" ААҖдә барлык цехларны эшләтеп җибәрде. Предприятие элегрәк туктатылган заводны алга таба үстерүдә төбәктән ярдәм алган. "Синтез" сәнәгать әйләнешен үстерүне дәвам иттерәчәк, персоналны җәлеп итәчәк һәм эшләнмәләр номенклатурасын арттырачак.
13 нче февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында җил энергетикасын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә "НоваВинд" АҖ – җил энергетикасы базарында катнашучы компанияләрнең иң зурысы, "СО ЕЭС" АҖ филиалы – Татарстан Республикасы Энергетика системасы төбәк диспетчерлык идарәсе, "Сетевая компания" ААҖ һәм республика министрлыклары вәкилләре катнашты.