Россия экспорт үзәге «Ел экспортеры» премиясендә катнашырга чакыра

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле экспортерлар!

Россия экспорт үзәге Сезне Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган «Ел экспортеры» халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә бөтенроссия премиясендә катнашырга чакыра.

Премияне эре предприятиеләр һәм кече һәм урта эшкуарлык компанияләре алырга мөмкин.

Премия түбәндәге номинацияләр буенча биреләчәк:

* «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры»;

* «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ел экспортеры»;

* «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры»;

* «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры»;

* «Ел трейдеры».

Тармак номинацияләреннән тыш, премиягә дәгъва белдерүче һәркем «Ел казанышы» (КУЭ өчен) һәм «Яңа география» (эре бизнес өчен) номинацияләрендә катнашу өчен гариза бирә ала.

Премиянең өстенлеге – экспортерларның дәүләт дәрәҗәсендәге казанышларын тану.

Премия ике этапта, конкурс нигезендә үткәрелә. Башта җиңүчеләр федераль округлар дәрәҗәсендә билгеләнә, аннары алар арасыннан һәр номинациядә илкүләм дәрәҗәдә иң яхшылары билгеләнә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2020 ел ахырында «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы кысаларында дәүләтнең беренче затлары катнашында узачак.

2019 елда премиягә 1600 артык экспортер компания дәгъва белдергән.

«Ел экспортеры» премиясендә катнашу өчен гаризаны Россия экспорт үзәге сайтында, электрон анкета тутыру юлы белән тапшырырга мөмкин. Анкеталар, сез күрсәткән экспорт белешмәләренә карап, автомат рәвештә бәяләнәчәк.

Башлангыч этапта экспортерлардан минималь документлар пакеты – салым органында исәпкә кую турындагы таныклыкның электрон күчермәсе (ИНН күчермәсе) соратып алыначак. Үз номинацияләрендә лидер позицияләрен яулаган премиягә дәгъва кылучылар тарафыннан бирелгән экспорт күрсәткечләре өстәмә рәвештә билгеләнәчәк.

Гаризаны раслау мөмкин булмаган очракта, катнашучылар дисквалификацияләнәчәк.

Сораулар килеп туган очракта, Сез «Ел экспортеры» премиясе» проекты җитәкчесе Зураб Агирбов белән телефон аша элемтәгә керә аласыз: +7 (495) 937-47-47 (өст.2150), электрон адрес: award@exportcenter.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International