Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә: Безнең бурыч – 2030 нчы елга кимендә 5 трлн. сумлык тулай төбәк продуктын тәэмин итү

2020 елның 6 марты, җомга

Безнең бурыч – 2030 нчы елга тулай төбәк продукты күләмен кимендә 5 трлн. сум күләмендә тәэмин итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия утырышы Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында узды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов махсус күргәзмәне карады, анда төбәкнең алдынгы сәнәгать предприятиеләренең казанышлары тәкъдим ителгән иде.

Коллегия кысаларында ветераннарны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән бүләкләү тантанасы булды.

«2019 нчы елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм кулланучылар базарын үстерү йомгаклары, 2020 нче елга һәм 2024 нче елга кадәр перспективага бурычлар. Сәнәгатьтә илкүләм проектлар» темасына төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында ассызыклаганча: республикада 2019 нчы елда барлык 40 республика программасы да үтәлгән.

Татарстан бюджетының үз керемнәре, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, якынча 300 млрд.сум тәшкил иткән, бу – зур сан, дип ассызыклады ул, әмма үсеш өчен җитди потенциал бар. Безнең елына 7 һәм 8%ка кадәр дә үсеш кичергән булды, дип искәртте ул, моның өчен күп кенә алымнарны яңадан карарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсендә коллегия башланганчы тармакта хезмәт җитештерүчәнлеген ничек арттырырга, нинди чаралар күрергә мөмкин булуы хакында күрсәтелде. «Бу, шул исәптән, яңа базарларны үзләштерү, җитештерүне модернизацияләү һәм үзебезнең сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итү. Моннан тыш, оборона-сәнәгать комплексын бурыч йөкләмәсеннән азат итү дә», – диде ул.

«Чишелеше табылды, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Бу предприятиеләрнең бурыч йөкләнешен җиңеләйтү, димәк, модернизациягә күбрәк инвестицияләр кертү мөмкинлеге булачак. Предприятиеләр өчен яхшы сигнал бу».

«Мин барлык предприятиеләр җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтергә тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без – донор төбәк, һәм, федераль бюджетка кертемнәр күләме буенча бишенче урында булсак да, безгә алай ук күп тәтеми. Шуңа күрә үз көчебезгә исәп тотабыз, һәм безнең бурыч – 2030 нчы елга тулай төбәк продукты күләмен кимендә 5 трлн. һәм үз керемнәребезне 600 млрд.сумга кадәр җиткерү. Болар безнең ихтыяҗларга җитәрлек саннар һәм күләмнәр».

Бездән башка моны беркем дә эшләмәячәк, һәм без моны эшли алабыз, дип ышандырды Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, бүген ил хөкүмәте һәм Россия Президенты Владимир Путин гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту бурычын куя.

«Тормыш сыйфаты яхшырачак, гражданнарның эше яхшы, керемнәре әйбәт булачак. Без экологиягә, яңа эш урыннары, социаль һәм мәдәни инфраструктура булдыруга бәйле проектларны гамәлгә ашырачакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Болар мәгариф, сәламәтлек саклау мәсьәләләре – ничек кенә булмасын, икътисадтан башка бу мәсьәләләрне хәл итеп булмый».

Республика 2020 нче елда, илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан тыш, 50 млрд.сумнан артык бәяләнә торган үзенең 50 программасын эшләтеп җибәрде, бу республиканың потенциалы һәм үсеш өчен мөмкинлекләре бар дигән сүз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Без үзебезнең якка әйтелгән тәнкыйтьне тулысынча кабул итәбез, чөнки икътисадның 1%ка үсүе белән генә канәгать булу мөмкин түгел», – диде ул.

(Исегезгә төшерәбез, 2019 нчы ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сәнәгый җитештерү күләме 2 трлн. 877 млрд.сум тәшкил иткән иде, сәнәгый җитештерү индексы – 101%. Ваклап сату буенча товар әйләнеше күләме – 952,7 млрд.сум).

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүгенге коллегиясе кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов ил җитәкчелегенең оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең бурыч йөкләнешен киметү өлешендә моңарчы күрелмәгән адымнар ясый алганын искәртте.

«Мин сезгә берничә сан турында әйтеп узармын, – диде ул. – Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен 750 миллиард сум  реструктурлаштырылачак. Аларның яртысы гамәлдән чыгарылачак, калганнары елына 3% белән 15 елга реструктурлаштырылачак. Бу бик җитди чара, ул банкирларга зур түләүләрдән арынырга, үсеш өчен акча табу мөмкинлеген бирәчәк», – диде Юрий Борисов.

2019 нчы елда Татарстанның икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Юрий Борисов искә төшергәнчә, төбәктә сәнәгый җитештерү күләме 2,8 трлн.сумга җиткән.

«Бу бик тә тәэсирләндерерлек сан. Әле 12 ел элек кенә сезнең 1 трлн.сум иде, – дип искәртте ул. – Үсеш өч мәртәбә арткан. Бу Россиянең уртача темпларыннан шактый югары. Әмма җитештерү күләмнәренең 1% үсеше уйланырга мәҗбүр итә. Дөнья дәрәҗәсендәге үсеш – 3%. Безгә монда уйларга җирлек бар. Кытай күп еллар дәвамында якынча 10% үсә. Хәтта хәзер дә Кытайның үсеш темплары, фараз буенча, 6% артык», – диде Юрий Борисов.

Бу хакта Россия Хөкүмәте вице-премьеры ассызыклаганча: төбәк сәнәгате структурасында барлык тармаклар да диярлек бар, шуңа күрә Татарстан – күп кенә параметрлар буенча күрсәткеч төбәк.

Юрий Борисов шулай ук үз җитештерүчеләребезгә, эчке базарларга таяныч кына сәнәгатькә үсеш мөмкинлеге бирә ала, дип белдерде.

Россия икътисадының җитди үсеш резервлары илкүләм проектларга салынган, диде Юрий Борисов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International