Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча координация советы утырышы узды

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча координация советы утырышы узды.

Координация советының узган елдагы утырыш нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр тарафыннан йөкләмәләр исемлеген үтәү турындагы доклад белән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә эшне камилләштерү турында Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе, Координация советы рәисе урынбасары Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауны тәэмин итү өлкәсендәге проблемалар турында "ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге" коммерциясез партнерлыгының башкарма директоры Дмитрий Романов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International