Татарстан Республикасының сәнәгать һәм кулланучылар базары үсешенә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең «2019 нчы елда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм кулланучылар базары үсеше йомгаклары, 2020 нче елга һәм 2024 нче елга кадәр перспективага бурычлар. Сәнәгатьтә илкүләм проектлар» дигән темага киңәйтелгән утырышы узды.

2019 нчы елда сәнәгый җитештерү күләме 2 трлн. 877 млрд.сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы – 101%. Ваклап сату буенча товар әйләнешенең күләме – 952,7 млрд.сум. Сәнәгать һәм сәүдә өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр саны 481 мең кеше булган.

2019 нчы елда «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру», «Цифрлы икътисад» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру өстенлекле бурыч булып торды.

Узган ел нәтиҗәләре буенча «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» проектын гамәлгә ашыруга икътисадның база чималы булмаган 73 предприятиесе җәлеп ителгән, 884 предприятие хезмәткәре өчен сакчыл җитештерү инструментларын куллану нигезләренә өйрәтү уздырылган. 2020 нче елда кимендә 26 предприятиене җәлеп итү, сакчыл җитештерү методикасын һәм башка инструментларны кулланып, предприятиеләрдә 19 үрнәк агым булдыру, аларны алга таба арттыру, процесслар фабрикасы (җитештерү һәм офис процесслары тренажерлары белән җиһазландырылган уку сыйныфы) оештыру, илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең 272 хезмәткәрен укыту планлаштырыла.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында цифрлы продуктлар һәм платформалар кертү һәм эшләү өчен киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга – 50% кадәр субсидияләр һәм грантлар каралган. Узган ел республиканың дүрт предприятиесе («КАМАЗ» ГАҖ, шул исәптән «КАМАЗ» инновацияләр үзәге, «Спецшеринг» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ һәм «Миррико менеджмент» ҖЧҖ) ярдәм алу өчен сайлап алынган, сорала торган ярдәмнең гомуми суммасы 694 млн.сум тәшкил итә. «Сәнәгатьне цифрлаштыру» программасы нигезендә Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча предприятиеләр 20 млн.сумнан башлап 500 млн.сумга кадәр кредит алырга мөмкин. Процент ставкасы проектка бәйле һәм елына 1% яки 5% булырга мөмкин.

«Халыкара кооперация һәм экспорт» проекты кысаларында республикада безнең вәкиллекләр катнашында республикадагы товар җитештерүчеләрне чит илләрдә актив рәвештә таныту эше алып барыла.

Әйтик, Әзербәйҗан Республикасының Гусар шәһәрендә «Татспиртпром» АҖ һәм «Carcıoglu Group» ҖЧҖ уртак проекты булган «RusAzeriSpirits» ликер-аракы заводы ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Чехия Республикасында «Danaflex» заводын ачу тантанасы булды.

Суднолар төзелешендә мөһим вакыйга – Зеленодольск суднолар төзү заводы Төрекмәнстанга А145 проектының беренче тиз йөрешле пассажир судносын китертте.

Үзбәкстанда «Татнефть» бренды белән Ташкент өлкәсендә күп ягулыклы 1 АЗС һәм Ташкентта 1 АЗС төзелеше тәмамланган һәм файдалануга тапшырылган.

Самара шәһәрендә КАМАЗ автомобильләрен җыю буенча яңа линия ачылды.

Согуд Гарәбстанында (Джубейл шәһәрендә) пластик паллетлар җитештерүне башлап җибәрү планлаштырыла.

Һәм башкалар.

Экспортны алга җибәрү өчен бүген финанс инструментлары да кулланыла.

Иң файдалысы – продукцияне тышкы базарларга илткәндә чыгымнарның 80%ына кадәр компенсацияләү. Узган ел сайлап алуда республиканың 19 предприятиесе (ПОЗИС, Нэфис Косметикс, АЛНАС, Кастамону интегрейдед Вуд Индастри, ТД ТЭМ, Тракья Гласс Рус, Агро Идея, ПФМК, Данафлекс-нано, Данафлекс-Алабуга, ДАНАФЛЕКС, Аутомотив Гласс Альянс Рус, ТД «КАМА», ЦИЛИНДЕРСРУС, Казан дары заводы, КАМАЗ, КЗМК ТЭМПО, Зеленодольск фанер заводы, Казаньсельмаш) катнашкан. Гаризаларның гомуми суммасы 1,3 млрд.сум тәшкил иткән.

Инвестиция проектларының һәм экспорт контрактларының гомуми күләме түбәнәйтелгән ставкаларда 38,6 млрд.сум алачак.

Россия Президентының май указы белән чимал булмаган энергетика экспорты күләмен икеләтә арттыру бурычы куелды. Россия Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елда экспорт АКШ доллары белән 12,55 млрд. тәшкил иткән. Чимал булмаган энергетика экспортының күләме АКШ доллары белән 3,17 млрд. булган.

Ягулык-энергетика комплексында узган ел нәтиҗәләре буенча уңай динамика күзәтелә.

Сәнәгый производствоның гомуми күләмендә нефть чыгару 21% тәшкил итә, төяп җибәрү күләме – 603,5 млрд.сум, индекс – 100,6%.

2019 нчы елда республиканың нефть компанияләрендә 36,6 млн.тонна нефть чыгарылган, бу 2018 нче ел белән чагыштырганда 0,5%ка күбрәк.

Сәнәгый производствоның гомуми күләмендә нефть чыгару 21% тәшкил итә, төяп җибәрү күләме – 603,5 млрд.сум, индекс – 100,6%.

2019 нчы елда республикада 18,6 млн.тонна углеводород чималы эшкәртелгән (узган елга караганда 8,6% күбрәк).

ТАНЕКОда төрле җайланмаларны, шул исәптән бензин схемасын: нефтьне гидрочистарту, изомеризация һәм каталитик риформинг кертү юлы белән, республикада төрле маркадагы автобензин җитештерү 1,7 млн.тоннага кадәр һәм дизель ягулыгын җитештерү 6,2 млн.тоннага диярлек арткан.

Энергетиклар кулланучыларны энергия белән ышанычлы һәм куркынычсыз тәэмин иткән.

Төяп җибәрү күләме – 110,1 млрд.сумнан артык, индекс – 104,3%.

Татарстан Республикасы энергосистемасының электростанцияләре, бүленгән генерация объектларын исәпкә алып, 2019 нчы елда 28,88 млрд. кВт/сәг электр энергиясе эшләп чыгарган, бу 2018 нче ел өчен 6% күбрәк (Татарстан РДУ мәгълүматлары буенча).

Шул ук вакытта 2019 нчы елда республикада электр энергиясен куллану якынча 30,59 млрд.кВт/сәг тәшкил иткән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда 1,3% арткан.

Ягулык-энергетика комплексының төп бурычлары 2015 елның 17 июнендәге 41-ТРЗ номерлы ТР Законы (2019 елның 6 августындагы үзгәрешләре белән) белән расланган 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясендә беркетелгән.

Болар:

нефть чыгару өлкәсендә:

  • Нефть запасларын һәм нефть чыгаруның планлаштырылган күләмнәрен 35,9 млн.тонна дәрәҗәсендә яңарту;
  • «Татнефть» ГАҖ Стратегиясе нигезендә югары үзле нефть чыгару буенча проектларны гамәлгә ашыру (3,187 млн.тонна).

нефть эшкәртү өлкәсендә:

  • «ТАНЕКО» һәм «КГПТО ТАИФ-НК» төзү.

энергетика өлкәсендә:

  • Генерацияләү куәтләрен модернизацияләү һәм төзү (ТГК-16, Татэнерго һәм Түбән Кама ТЭЦ-1). Бу ел иң мөһим проект – Зәй ГРЭСын модернизацияләү өчен хәлиткеч булып тора;
  • Альтернатив (җил) энергетика үсеше.

газ тармагы өлкәсендә:

  • Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү: агымдагы елда 7 АГНКС төзелешен башларга, шулай ук кысылган табигый газда 1500 берәмлек транспорт чарасын яңадан җиһазларга һәм сатып алырга кирәк.

Машина төзелешендә: 

Сәнәгать производствосының гомуми күләме 19,1% тәшкил итә. Төяп җибәрү күләме 549,9 млрд.сум тәшкил итә. Бәяләү буенча тармакта сәнәгый җитештерү индексы – 99,5%.

Төп сәбәбе – «КАМАЗ» һәм СП Даймлер-КАМАЗның кимүе, вертолет заводы проблемалары, Форд производствосын туктату һәм Горький исемендәге Зеленодольск заводында кораблар тапшыруны киметү (җитештерү элеккеге дәрәҗәдә, комплектация үткәрелә).

Елның төп бурычы: әлеге эре предприятиеләрдә сәнәгый җитештерү үсешенә ирешү, билгеләнгән бурычларны үтәү.

Нефть химиясе һәм химия өлкәсендә:

Сәнәгать производствосының гомуми күләмендә 14,9% тәшкил итә, төяп җибәрү күләме – 429,9 млрд.сум. Бәяләү буенча тармакта сәнәгый җитештерү индексы 97,8% тәшкил иткән.

Химия матдәләре һәм химия продуктлары җитештерү кимегән, монда иң зурысы – Түбән Кама нефть химиясе (индекс – 97,4%).

Базардагы вәзгыять гади түгел, әмма алга таба да җиңел булмаячак.

Тармакта төп тренд – конкуренциянең алга таба үсеше көтелә.

Россиядә 2024 нче елга полимерлар җитештерү түбәндәге проектларны гамәлгә ашыру хисабына ике тапкырга артачак:

 1,5 млн.тонна полиэтилен, 500 мең тонна полипропилен куәте белән «СИБУР Холдинг» ГАҖнең «ЗапСибНефтехим» комплексы»;

1,5 млн.тонна полиэтилен җитештерү буенча «СИБУР Холдинг» ГАҖнең «Амурский ГХК»;

400 мең тонна полиэтилен җитештерү буенча «Газпром» ГАҖнең «Новоуренгойский ГХК»;

1,5 млн.тонна полиэтилен җитештерү буенча «Газпром» ГАҖнең «Усть-Лугада газ-химия комплексы» һәм «Русгаздобыча» ЯАҖ;

600 мең тонна югары басымлы линияле полиэтилен һәм түбән басымлы полиэтилен җитештерү буенча «Иркутск нефть компаниясе» ҖЧҖнең «Усть-Кутск полимерлар заводы» ҖЧҖ;

500 мең тонна полипропилен җитештерү куәте белән «Лукойл» ГАҖнең Түбән Новгород өлкәсендәге җитештерү заводы;

600 мең тоннага кадәр этилен егәрлеге булган «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең «Олефиновый комплекс ЭП-600 и производных» заводы.

Гомуми үсеш күләме 7,1 миллион тонна тәшкил итәчәк.

БДБдагы проектлар тагын 3 миллион тоннага якын китерәчәк.

Нәтиҗәдә, ресурслар (чимал, кадрлар) һәм кулланучылар өчен көндәшлек көчәячәк.

Якындагы чорга төп бурыч – 2020-2024 нче елларга һәм 2034 нче елга кадәрге перспективага Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын гамәлгә ашыру (ТР Куркынычсызлык советы тарафыннан 2019 елның 18 октябрендә хупланды).

Шул ук вакытта нефть, газ, химия комплексының конкурентлылыгын тәэмин итәргә кирәк, шул исәптән чыгарыла торган продукция ассортиментын киңәйтү, өстәмә бүлү, тирәнтен эшкәртү, инновацияле продуктларны эшләү һәм гамәлгә кертү аша да.

Технологик стартаплар һәм югары уку йортлары белән эшне киңрәк җәелдереп, яңа технологик чишелешләр эзләү һәм гамәлгә кертү механизмнарын булдыру.

«Оборона-сәнәгать комплексын үстерү», «2013-2025 нче елларга авиация сәнәгатен үстерү», «2013-2030 нчы елларга суднолар төзелешен һәм шельф ятмаларын үзләштерү техникасын үстерү» дигән 3 дәүләт программасы кысаларында оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен 4,8 млрд. сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Предприятиеләрнең бурычы – быел да дәүләт оборонасы заказын үтәү, шулай ук әлеге акчаларны үсеш һәм модернизация максатларында максималь нәтиҗәле файдалану. Монда иң мөһим проект – Казан авиация заводын модернизацияләү.

Шуңа да карамастан, узган ел дәүләт оборонасы заказының республика буенча гомуми еллык күләме 20 процентка диярлек кимегән.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Президенты тарафыннан ориентирлар билгеләнде – 2030 нчы елга хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләре гражданнар продукциясе өлешен 50%ка кадәр арттырырга тиеш.

Әмма, элеккечә үк, дәүләт оборонасы заказының өлеше 90% һәм аннан да күбрәк булган предприятиеләр саны бик күп.

Предприятиеләрнең бурычы – быел да дәүләт оборонасы заказын үтәү, шулай ук әлеге акчаларны үсеш һәм модернизация максатларында максималь нәтиҗәле файдалану. Монда иң мөһим проект – Казан авиация заводын модернизацияләү.

Шуңа да карамастан, узган ел дәүләт оборонасы заказының республика буенча гомуми еллык күләме 20 процентка диярлек кимегән.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Президенты тарафыннан ориентирлар билгеләнде – 2030 нчы елга хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләре гражданнар продукциясе өлешен 50%ка кадәр арттырырга тиеш.

Әмма, элеккечә үк, дәүләт оборонасы заказының өлеше 90% һәм аннан да күбрәк булган предприятиеләр саны бик күп.

2019 нчы елда ваклап сату әйләнеше чагыштырма бәяләрдә алдагы ел дәрәҗәсендә калган һәм 953 млрд.сум тәшкил иткән.

2018 нче елда үсеш халык арасында арта барган кредитлар хисабына тәэмин ителгән. Кызганычка, ваклап сату буенча товар әйләнеше халыкның реаль акча керемнәрен стагнацияләү аркасында арта алмый.

Әмма тагын мондый факторлар да бар: тармакның ничек үзгәрүен күрә белү мөһим.

Әгәр элек безнең алда төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренең балансын тәэмин итү бурычы торган булса, хәзер – тәэмин итү һәм интернет-сәүдә сервислары аша тармакны трансформацияләү нәтиҗәсендә тегеләренә дә, боларына да куркыныч яный.

Гомумән алганда, 2020 нче ел күп бурычлар куя.

Бу – илкүләм проектлар да, сәнәгать куркынычсызлыгы да, НИОКР да. Предприятиеләрнең эре холдинглар белән хезмәттәшлеге дә мөһим.

Әмма иң мөһиме – икътисадый үсешне тәэмин итү.

Аны тоткарлый торган сәбәпләрне юкка чыгарырга кирәк.

1. Кадрлар. Казан зонасында бу проблеманы бераз гына хәл итә алдык.  Бу – балалар өчен техник иҗат үзәкләре, шефлыкка алынган мәктәпләр, ресурс үзәкләре һәм югары уку йортларының база кафедралары. Ворлдскиллс инфраструктурасы булдырылды.  

2020 нче елда ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә кадрлар кытлыгын бетерү өлешендә уртак эшне дәвам иттерергә кирәк.

Төп бурыч – Кама аръягы зонасында, Яр Чаллы агломерациясендә кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү.

2. Инфраструктура проектлары. Еш кына юлларның һәм тимер юл тармакларының үткәрүчәнлек сәләте предприятиеләрнең мөмкинлекләрен тоткарлый. Мәсәлән, Соколка авылы янындагы күпер.

Безнең бурыч – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә транспорт инфраструктурасын үстерү эшен дәвам иттерү.

3. Кредитларның күплеге һәм алардан файдалана алмау. Сораштырулар буенча эре предприятиеләр директорларының өчтән бер өлеше, ә оборона-сәнәгать комплексында – яртысы диярлек бу мәсьәләне 2020 нче елда иң әһәмиятлесе дип саный.

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә кредит бирүне гадиләштерергә, әйләнештәге һәм инвестиция кредитлары буенча процент ставкасын субсидияләргә, синдикацияләнгән кредит бирү практикасын киңәйтергә тәкъдим итәбез.

4. Холдингларда идарәлекне чиктән тыш үзәкләштерү.

5. Шул ук вакытта дәүләт ярдәменең адекват һәм масштаблы чаралары бик мөһим.

Боларның барысы да ил Президенты Юлламасында куелган төп бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк: «2021 нче елда Россия тулаем эчке продуктының үсеш темплары дөньяныкыннан югарырак булырга тиеш».

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында шулай ук республика предприятиеләре күргәзмәсе дә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International