Цифрлы грамоталылыкка мониторинг ясау һәм «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында халыкны чараларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү максатында «Санлы диктант» үткәрелә.
«Санлы диктант» база интернет-программаларын белү, интернет сервисларында ориентлашу һәм алардан файдалану, компьютер белеме нигезләре, интернетта куркынычсызлык, халыкның цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга бәйле программаларны һәм проектларны туплау һәм анализлаудан гыйбарәт һәм 2020 елның 28 мартыннан 11 апреленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелә, анда ике яшь төркеме: 14-18 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр катнаша.
Цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен билгеләү өчен онлайн-тестлар, шулай ук төбәкләрдәге халыкларның цифрлы грамоталылыгын арттыру буенча проектлар һәм программалар турында мәгълүмат туплана торган Төбәкләрнең цифрлы мөмкинлекләр картасы «Цифрлы диктант» сайтында урнаштырылган: https://цифровойдиктант.рф/.
Татарстандагы эш бирүчеләргә югары температуралы хезмәткәрләрне эшеннән читләштерергә кирәк. Шулай ук кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары белән дозаторлар урнаштырыру зарур. Хезмәткәрләргә кул юу урыннарына ирекле керү мөмкинлеген тәэмин итәргә, тән температурасын үлчәтүне оештырырга, хезмәткәрләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүдә ярдәм итәргә һәм имин булмаган хәлдәге төбәкләргә хезмәткәрләрнең командировкалары графигын яңадан карарга киңәш ителә.
Коронавирус буенча имин булмаган илләрдән (Кытай, Көньяк Корея, Италия, Иран, Франция, Германия) кайткан кешеләр кайткан көннән башлап ике атна дәвамында өйдә булырга тиеш. Республика хөкүмәтендә билгеләнгәнчә, хасталык кәгазен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итмичә дә алырга була.
Чит илләрдән кайтучыларга шулай ук кайнар линия номерлары буенча шалтыратырга киңәш ителә: 8 (843) 296-02-24, 8 (843) 231-20-70 һәм авыру билгеләре барлыкка килгәндә өйдә медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертте. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Режим күп кеше катнашында чаралар үткәргәндә кайбер чикләүләрне күздә тота. Халыкара спорт чаралары иминрәк санитар-эпидемиологик хәл булганчыга кадәр кичектерелә. Спорт матчлары (даими уеннар) тамашачылар катнашыннан башка гына узачак, ә мәдәни чаралар соңрак вакытка күчерелә.
Министрлыкта беренче чиратта кирәкле товарларны китерүгә бәйле проблемаларны карау, бәяләрне нигезсез арттыру, әзер продукцияне сатудагы проблемалар һ.б. буенча кайнар линия эшли (843) 210-05-77, +7 (917) 264-13-27 (WhatsApp).
Коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начарланган шартларда икътисадны тотрыклы үстерү чаралары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Сәнәгатьне үстерү фонды предприятиеләргә «Эпидемия авыруларына каршы тору» программасы буенча 2 елга кадәр 1% белән 50-500 млн. сумга кадәр ташламалы кредит бирәчәк.
Әлеге программа эпидемия авыруларын ачыклау, профилактикалау һәм дәвалау өчен җиһазлар һәм продукция җитештерүче компанияләрне, шулай ук шәхси саклану чаралары, дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре җитештерүче компанияләрне финанслауга юнәлдерелгән.
Займның максатчан билгеләнеше:
- җиһазлар сатып алу;
- чимал, материаллар һәм комплект әйберләре сатып алу өчен әйләнештәге акчаны тулыландыру;
- чит илләрдән аеруча кирәкле әзер продукцияне сатып алу.
Үзенчәлекләре:
- өстәмә финанслауны таләп итми;
- 1 елга кадәр төп бурычны түләүдән азат итү;
- финанс яктан тотрыклы дәүләт корпорацияләре һәм ГАҖ өчен тәэмин итү таләп ителми;
- башка финанс яктан тотрыклы компанияләргә кредитны тәэмин итү өчен бары тик бенефициар поручительлеге генә кирәк, калганнарына – Фонд стандарты нигезендә.
Проектларны карау тизләтелгән режимда үткәрелә.
Өстәмә мәгълүматны Сәнәгатьне үстерү фондының консультация үзәгендә: +7 495-120-24-16, 8 800 500-71-29, E-mail: frp@frprf.ru, яки https://frprf.ru/protivodeystvie-epidemiologicheskim-zabolevaniyam/ сайтыннан алырга була.
23 нче март көнне Кремльдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров белән узган эшлекле очрашу кысаларында Владимир Путин гражданнарны һәм белгечләрне коронавируска каршы көрәштә кирәкле материаллар белән тәэмин итүне йөкләгән. Президент махсус ассызыклаганча, җитештерү күләмнәрен арттырырга кирәк, бу, аерым алганда, саклагыч битлекләргә, йогышсызландыра торган сыеклыкларга, приборлар һәм медтехникага кагыла. Дәүләт башлыгы бу хәлне шәхси контрольдә тотарга ниятли.
«Коронавируска каршы көрәш шартларында һәм моңа белән бәйле хәлдә сәнәгать белән сәүдә торышы ничегрәк?» — дип башлады әңгәмәне дәүләт башлыгы.
«Бездә, гадәттәгечә, иң беренче чиратта битлекләр җитештерә торган 18 предприятие бар. Апрельнең беренче яртысында тәүлегенә биш миллион битлек җитештерә башларга ниятлибез. Башка номенклатурага килгәндә, бу – медицина техникасы, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары, тепловизорлар, дистанцион температура үлчәгечләр, биналарны йогышсызландыру өчен УВЧ-нурландыргычлар, күләмнәрне шулай ук максималь арттырырга тырышабыз. Дезинфекторларга килгәндә дә шул ук хәл», — дип хәбәр итте Денис Мантуров.
«Сез хәзерге вакытта бу инфекциянең мөмкин булган үсешен, аны тарату ихтималын чикләү өчен максималь көч куярга кирәк булган шартларда эшнең иң мөһим элементларын атадыгыз. Шуңа күрә Сез дә, Сезнең коллегалар да, сәнәгать вәкилләре дә, моны аңлап, мохтаҗлык кичергән гражданнарны, махсус хезмәтләрне аларның эшен оештыру өчен кирәкле барлык материаллар, приборлар, медицина техникасы белән тәэмин итү өчен барысын да эшләрсез, дип өметләнәм. Әлеге җитештерү күләмнәрен арттырган саен, Сездән бу хакта даими рәвештә җиткереп торуыгызны сорыйм», — диде Владимир Путин.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән бергә «Аромат» АҖ предприятиесендә булды. Предприятие җитәкчелеге белән йогышсызландыру чараларын җитештерүне арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, предприятиенең җитештерү куәтләре зарарсызландыру (йогышсызландыру чаралары, куллар һәм өслекләр өчен гигиена гельләре һәм спрейлар), шул исәптән сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен зур савытларда җитештерү мөмкинлеген бирә. Моның өчен махсус акциз кирәк.
Махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү турында сүз барганга күрә, Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды. Якын арада әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә тикшереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, йогышсызландыру чаралары, шул исәптән куллар өчен зарарсызландыра торган гельләр – хәзерге вакытта «Аромат» АҖ тарафыннан чыгарыла торган иң кирәкле продуктларының берсе.
«Интернетта хәзер кыйммәтле бәяләрдән антисептик чаралар тәкъдим итүче спекулянтлар артты. Бу ярый торган эш түгел. Зарарсызландыргыч чараларны сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша тиешле күләмдә сатуны тәэмин итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Товар калдыкларын 2020 елның 1 мартына кадәр маркалап бетерүнең мөмкин булмавы турында йөк товарлары әйләнешендә аерым катнашучыларның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, Россия Сәнәгать министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 860 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турындагы карары проектының яңа редакциясе эшләнгән.
Әлеге карар проектының яңа редакциясенә ярашлы рәвештә, идентификацияләү чаралары белән тамгаламыйча һәм идентификация чаралары белән аяк киеме товарларын маркалау турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына тапшырмыйча аяк киеме товарларын әйләнешкә кертү, шулай ук идентификация чаралары белән маркаланмаган аяк киеме товарларын әйләнештә йөртү һәм әйләнештән чыгару 2020 елның 1 июленә кадәр рөхсәт ителә.
2020 елның 1 июленә кадәр сатылмаган һәм әйләнештә булган аяк киеме товарлары, мондый аяк киеме товарларын маркалау турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына тапшырып, 2020 елның 1 сентябренә кадәр маркаланган булырга тиеш.
Шулай ук карар проектының яңа редакциясендә каралганча, әйләнештә катнашучылар Россия Федерациясенә 2020 елның 1 июленнән соң кертелгән, ләкин 2020 елның 1 июленә кадәр сатып алынган аяк киеме товарларын 2020 елның 1 августына кадәр маркаларга һәм мондый аяк киеме товарларын маркалау турындагы белешмәләрне маркалау буенча мәгълүмат системасына тапшырырга тиеш.
Хөрмәтле экспортерлар!
Россия экспорт үзәге Сезне Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган «Ел экспортеры» халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә бөтенроссия премиясендә катнашырга чакыра.
Премияне эре предприятиеләр һәм кече һәм урта эшкуарлык компанияләре алырга мөмкин.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча биреләчәк:
* «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры»;
* «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ел экспортеры»;
* «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры»;
* «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры»;
* «Ел трейдеры».
Тармак номинацияләреннән тыш, премиягә дәгъва белдерүче һәркем «Ел казанышы» (КУЭ өчен) һәм «Яңа география» (эре бизнес өчен) номинацияләрендә катнашу өчен гариза бирә ала.
Премиянең өстенлеге – экспортерларның дәүләт дәрәҗәсендәге казанышларын тану.
Премия ике этапта, конкурс нигезендә үткәрелә. Башта җиңүчеләр федераль округлар дәрәҗәсендә билгеләнә, аннары алар арасыннан һәр номинациядә илкүләм дәрәҗәдә иң яхшылары билгеләнә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2020 ел ахырында «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы кысаларында дәүләтнең беренче затлары катнашында узачак.
2019 елда премиягә 1600 артык экспортер компания дәгъва белдергән.
«Ел экспортеры» премиясендә катнашу өчен гаризаны Россия экспорт үзәге сайтында, электрон анкета тутыру юлы белән тапшырырга мөмкин. Анкеталар, сез күрсәткән экспорт белешмәләренә карап, автомат рәвештә бәяләнәчәк.
Башлангыч этапта экспортерлардан минималь документлар пакеты – салым органында исәпкә кую турындагы таныклыкның электрон күчермәсе (ИНН күчермәсе) соратып алыначак. Үз номинацияләрендә лидер позицияләрен яулаган премиягә дәгъва кылучылар тарафыннан бирелгән экспорт күрсәткечләре өстәмә рәвештә билгеләнәчәк.
Гаризаны раслау мөмкин булмаган очракта, катнашучылар дисквалификацияләнәчәк.
Сораулар килеп туган очракта, Сез «Ел экспортеры» премиясе» проекты җитәкчесе Зураб Агирбов белән телефон аша элемтәгә керә аласыз: +7 (495) 937-47-47 (өст.2150), электрон адрес: award@exportcenter.ru.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Санитар-эпидемияләргә каршы комиссиясенең 2020 елның 13 мартындагы 19 номерлы карары нигезендә, Казан шәһәрендә 2020 елның 17-19 март көннәрендә үткәрелергә тиешле Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ТЭФ-2020 соңрак вакытка күчерелә.
Үткәрү датасы турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча координация советы утырышы узды.
Координация советының узган елдагы утырыш нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләр тарафыннан йөкләмәләр исемлеген үтәү турындагы доклад белән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә эшне камилләштерү турында Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе, Координация советы рәисе урынбасары Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауны тәэмин итү өлкәсендәге проблемалар турында "ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге" коммерциясез партнерлыгының башкарма директоры Дмитрий Романов сөйләде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында COVID-19 вирусын ачыклауның мобилизация эше буенча өйрәнүләр узды. Министрлык хезмәткәрләренең тән температурасы үлчәнде һәм медицина битлекләре бирелде.
Яңа коронавирус (COVID-19) йоктыруның билгеләре гадәти (сезонлы) грипп билгеләренә охшаш:
* югары тән температурасы
* баш авырту
* хәлсезлек
* ютәл
* авыр сулыш алу
* буыннар авырту
* күңел болгану
* косу
* эч китү
Коронавирус йогышын профилактикалау буенча 7 адым.
1. Җәмәгать урыннарына барудан тыелып торыгыз: сәүдә үзәкләре, спорт һәм тамаша чаралары, пик сәгатьләрендә – транспорт.
2. Җәмәгать урыннарында булганда бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге (респиратор) киегез, аны һәр 2-3 сәгать саен алмаштырып торыгыз.
3. ОРВИ (ютәл, төчкерү, томау төшү) билгеләре булган кешеләр белән якын элемтәдә һәм бер бинада булудан сакланыгыз.
4. Урамнан кергәч, чит-ят кешеләр белән аралашкач кулларыгызны сабынлап, яхшылап юыгыз.
5. Гаджетларны, оргтехниканы һәм кагылган өслекләрне дезинфекцияләгез.
6. Мөмкин булганча кул биреп күрешүләрдән һәм кочаклашулардан тыелып торыгыз.
7. Фәкать шәхси гигиена предметларыннан гына (сөлге, теш щеткасы) файдаланыгыз.
Коронавирус йогышыннан шикләнгән вакытта 5 кагыйдә:
1. Өйдә калыгыз. Хәл начарланса, табиб чакыртыгыз, соңгы 2 атна эчендә үзегез булган урыннар, мөмкин багланышлар турында аңа хәбәр итегез. Табиб киңәшләрен төгәл үтәгез.
2. Сәламәт кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр һәм хроник авырулы затлар белән элемтәләрне азайтыгыз. Авыру кешене бер генә кеше караса яхшырак булыр.
3. Ютәлләгәндә яки төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки яулык кулланыгыз, авызыгызны томалагыз. Алар булмаганда, терсәк бөгелгән урынга төчкерегез.
4. Шәхси гигиена чараларыннан һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан файдаланыгыз.
5. Бинаны юешләп, йогышсызландыра торган чаралар белән чистартып торыгыз һәм еш җилләтергә тырышыгыз.