Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең өч предприятиесе бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерү буенча дүрт линия эшләтеп җибәрәчәк

2020 елның 25 апреле, шимбә

Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең өч предприятиесе бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерү буенча дүрт линияне эшләтеп җибәрергә ниятли, әзерләнү эшләре төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә җитештерү линияләрендә минутына 140 битлек җитештерелә. Аларны республика предприятиеләре – «Эластик заводы» ҖЧҖ һәм «Полиматиз» АҖ тулысынча чимал белән тәэмин итә. Предприятиеләр бер тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерүнең тулы проект егәрлегенә (ул аена 10 млн.нан артык эшләнмә тәшкил итәчәк) май башында ирешергә ниятли. Алар тарафыннан, теркәлү таныклыкларын алу өчен, Росздравнадзорга документлар тапшырылган инде, бу исә шәхси саклану чараларын республиканың медицина учреждениеләренә һәм даруханә челтәрләренә сатарга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International