Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, күп кенә җиңел сәнәгать предприятиеләре үз эшчәнлекләрен үзгәртеп корды һәм юып, пар белән үтүкләү нәтиҗәсендә күп тапкыр куллануга яраклы саклагыч битлекләр тегү белән шөгыльләнә башлады. Модалы кием-салым бренды булып торган «City Star Wear» предприятиесе шундыйларның берсенә әверелде, ул 100 процентлы мамыктан битлекләр тегә. Предприятиенең җитештерү куәте көненә 2 500 битлек тәшкил итә.
Бүген «City Star Wear» бренды хәйриячелек нигезендә «Казан» халыкара аэропортына 10 мең данә күләмендә күп тапкыр кулланыла торган битлек тапшырды. Битлекләр эпидемиологик хәл начар булган шартларда эшләвен дәвам иттерүче хезмәткәрләргә таратылачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында оператив штаб эшли, ул азык-төлек продуктлары, беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре хәрәкәте, шулай ук шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, шул исәптән битлекләр җитештерү һәм дезинфекция чаралары әзерләү мәсьәләләрен җайга сала.
Берничә көн эчендә тәүлегенә 70 мең данә битлек тектерү эше оештырылды. Әзер эшләнмәләр эпидемиологик хәл начар булган шартларда эшләвен дәвам итүче эре предприятиеләргә һәм дәвалау оешмаларына җибәрелә.
Күп тапкыр кулланыла торган гигиена битлеге җитештерүче предприятиеләр турында тулырак мәгълүмат, элемтә өчен мәгълүматларны да күрсәтеп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында әлеге сылтама буенча урнаштырылган.
Битлек җитештерүчеләр реестрына керү өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә һәм электрон почта аша гариза бирергә кирәк: Reg.Yarullina@tatar.ru. Шуннан соң җитештерүчеләргә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән методик аңлатмалар һәм техник шартлар җибәреләчәк.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын кисәтү максатларында һәм Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен югары әзерлек режимын кертү турында» 2020 елның 19 мартындагы 129 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 мартындагы 218 номерлы, 2020 елның 27 мартындагы 223 номерлы карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертте.
Документ белән тулырак ➡️ сылтама буенча танышырга мөмкин.
Эшләми торган атна буенча аңлатмалар монда урнаштырылган.
1. Мәйданы 100 кв. метрга кадәр булган азык-төлек, сәнәгать товарлары, кәрәзле элемтә кибетләре
✅Эшли (*милекче эшчәнлекне туктатып тору турында карар кабул итәргә хокуклы)
2. Мәйданы 100 кв. метрдан артып китә торган сәнәгать товарлары, кәрәзле элемтә кибетләре
⛔Эшләми
3. Мәйданы 100 кв.метрдан артык булган азык-төлек товарлары кибетләре
✅Эшли
4. Даруханәләр һәм азык-төлек бүлекләре, сәүдә үзәкләрендәге бүлекләр
✅Эшли
5. Күңел ачу үзәкләре, кинотеатрлар, фудкортлар, матурлык салоннары, сәүдә үзәкләрендә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә маникюр салоннары
⛔Эшләми
6. Шәхси медицина үзәкләре
⚠️ Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен эшли
7. Теш дәвалау клиникалары (шәхси, дәүләт)
⚠️ Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен эшли
8. Ветеринария клиникалары
⚠️ Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен эшли
9. Автосалоннар
⛔Эшләми
10. Автосервис⠀
⚠️Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен эшли, яңа заказлар кабул итми
11. Шиномонтажлар⠀
✅Эшли (җәмәгать туклануы хезмәтеннән башка)
12. Автосервистагы кафе, рестораннар⠀
⚠️Килгән кешеләрне утыртмыйча, фәкать китереп бирү яки алып чыгу өчен генә эшли
13. Автоягулык салу станцияләре⠀
✅Эшли
14. АЗС, автовокзал, аэропорт, тимер юл вокзалларындагы кафелар⠀
⚠️Килгән кешеләрне утыртмыйча, фәкать алып чыгу өчен генә эшли
15. Машина юа торган урыннар⠀
✅Эшли (җәмәгать туклануы хезмәтеннән башка)
16. Юл һәлакәте булганда иминият комиссарлары⠀
✅Эшли
17. Кунакханәләр⠀
⚠️Бары тик командировка белән килүчеләр өчен генә эшли
18. Матурлык салоннары, СПА-салоннар, мунчалар, сауна, косметика, массаж салоннары, солярийлар
⛔Эшләми
19. Махсус балалар туклану кибетләре
✅Эшли
20. Хайваннар өчен, зоокибетләр
✅Сәүдә үзәкләренең азык-төлек секцияләрендә һәм 100 кв. метрдан ким булган кибетләрдә эшли.
21. Җәмәгать туклануы (кафе, рестораннар һ.б.)
⚠️Фәкать китереп бирү яки алып чыгу өчен генә эшли
22. Даруханәләр
⚠️Эшли
23. Кинотеатрлар⠀
⛔Эшләми
24. Кальянханәләр⠀
⛔Эшләми
25. Ярминкәләр (азык-төлек, сәнәгать товарлары)
⛔Эшләми
26. Аквапарклар⠀
⛔Эшләми
27. Стационар булмаган сәүдә объектлары (киосклар, павильоннар)
✅Эшли
28. Шифаханәләр
⚠️Элегрәк рәсмиләштерелгән килешүләр буенча хезмәтләр күрсәтүне төгәллиләр, яңа килешүләр төземиләр
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын алга таба кисәтү максатларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең 2020 елның 26 мартындагы ММ-П12-2363кв номерлы күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны чикләү чаралары турында" 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарына (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.03.2020 ел, № 218 карары белән кертелгән үзгәрешләре белән) түбәндәге үзгәрешләр кертелгән:
1 пункт түбәндәге редакциядә бәян ителә:
"1. Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар катнашында ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама һәм шуңа охшаш башка чаралар уздыру, шулай ук тиешле хезмәтләрне күрсәтү, шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә (комплексларда), аттракционнарда һәм гражданнар күпләп йөри торган башка урыннарда да, рөхсәт ителми.";
түбәндәге эчтәлекле 1.2-1.4 пунктлар өстәлә:
"1.2. 2020 елның 28 мартыннан башлап 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә:
сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслар), ваклап сату базарлары эшен туктатып торырга, алардагы азык-төлек товарлары белән сәүдә итүче объектлар, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш;
гомуми мәйданы 100 кв. метрдан артык булган ваклап сату объектлары эшен туктатып торырга, азык-төлек товарлары белән сатучы итүче объектлардан, даруханәләр һәм даруханә пунктларыннан тыш. Әлеге чикләү, сатып алучыга илтеп җиткерү шарты белән, дистанцион ысул белән сатуга кагылмый;
җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектлары эшен туктатып торырга, әлеге объектларга гражданнарны китертмичә, алып чыгып сату, шулай ук дистанцион ысул белән яки сатып алучыга китереп бирү шарты белән сатудан тыш. Әлеге чикләү тиешле оешмалардагы хезмәткәрләргә әлеге оешмаларда җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә кагылмый;
гражданинның турыдан-туры катнашуын күздә тоткан матурлык салоннары, СПА-салоннар, косметика, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна һәм башка объектлар эшен туктатып торырга.
1.3. Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 мартыннан башлап 31 маена кадәр, хезмәт командировкаларында яки хезмәт сәфәрләрендә булган затлардан тыш, ел әйләнәсе эшли торган шифаханә-курорт оешмаларында (шифаханәләрдә), балалар өчен шифаханә-савыктыру лагерьләрендә урын броньлау, гражданнар кабул итүне һәм урнаштыруны туктатып торырга.
Әлеге пунктның беренче абзацында күрсәтелгән оешмаларга үзләрендә урнаштырылган затларга карата:
аларның яшәү вакыты тәмамланганчыга кадәр, бу вакытны озынайту мөмкинлегеннән башка гына, үз-үзеңне изоляцияләү һәм кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар үткәрү өчен шартлар тудырырга;
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт аңлатмалары нигезендә әлеге затларны алар яшәгән бүлмәләрдә тукландыруны оештырырга.
1.4. 2020 елның 30 мартыннан башлап 3 апреленә кадәр түбәндәгеләрне туктатырга:
Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләрдә дәүләт, муниципаль һәм башка хезмәтләр күрсәтү турында гаризалар һәм документлар кабул итүне;
тууны, вафат булуны дәүләт теркәвенә алудан тыш, шулай ук гаилә законнарына бәйле шартлар килеп чыкканда, гаилә коруны дәүләт теркәвенә алудан гайре, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны.";
түбәндәге эчтәлекле 51 пункт өстәлә:
"5.1. Гражданнарга киңәш итәргә:
дини объектларга барудан тыелып торырга;
сәфәрләрне, шул исәптән туризм һәм ял итү максатларында да, чикләп торырга.".
2. Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенә, хосусый сакчылык оешмаларына әлеге карарның 1 пунктындагы алтынчы һәм җиденче абзацлары нигезендә эшләре туктатылган объектларның сакланышын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күрүне тәкъдим итәргә.
2. Әлеге карар басылып чыккан көненнән үз көченә керә дип билгеләргә.
Вируска каршы көрәш барган арада читтән торып нәрсәгә дә булса өйрәнү дөньякүләм модалы трендка әверелә башлады, Ford теләге булган һәркемгә Куркынычсыз йөртү академиясендә түләүсез нигездә онлайн-курс узарга тәкъдим итә. Өйрәтү барышында программа анда катнашучыларга файдалы мәгълүмат, машина белән куркынычсыз идарә итү буенча киңәшләр алып, шулай ук теория һәм практика күнекмәләрен дә яхшырта алачак.
«Ford куркынычсыз машина йөртү академиясе» – дөньяның 20 илендә йөзләгән мең машина йөртүче төрле телләрдә узган уникаль онлайн-программа. Проект 2003 елда Ford Motor Company тарафыннан эшләтеп җибәрелгән Ford Driving Skills for Life глобаль социаль инициативасының бер өлеше булып тора. Россиядә программа «Куркынычсыз хәрәкәт» эксперт үзәге белән берлектә Ford Sollers компаниясе тарафыннан 2014 елдан бирле тормышка ашырыла.
Өйрәтү кысаларында программада катнашучылар сәфәр алдыннан автомобильне карау һәм руль артында дөрес утыру, көзгеләрне дөрес итеп көйләү, дөрес идарә итү техникасы, тукталыш юлы һәм узып киткәндәге төп кагыйдәләр кебек темаларны караячак. Моннан тыш, кереш өлешкә кагылышлы тестлар, видео дәресләр һәм финал имтиханы сорауларына җавап бирү тәкъдим ителә.
Әлеге тренинг практикадан башка күнекмәләрне югалтырга курыккан яшь машина йөртүчеләргә дә, программа белән таныш булып, аңлаешлы темалар буенча белемнәрне үзе өчен яңалык белүгә сәбәп итәчәк профессионалларга да файдалы булачак. Карантин шартларында онлайн-программа юллардагы куркынычсызлык турында өстәмә белем алу һәм күнекмәләрне саклау буенча барлык мәсьәләләрдә дә ышанычлы ярдәмче булачак.
Өйрәтү тулысынча бушлай уздырыла, моның өчен бары тик «Ford куркынычсыз машина йөртү академиясе» дәресләре белән генә эшли башларга кирәк. Өйрәнә башлар өчен махсус программалар яки өстәмә җиһазлар таләп ителми.
Академиянең сайты: https://dsflford.ru/
Бүгенге катлаулы шартларда коронавирус таралуга һәм нефть котировкалары белән рубль курсы төшүгә бәйле рәвештә, республикада икътисад үсеше өчен чаралар комплексы үткәрелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика оператив штабы утырышы кысаларында хәбәр итте. Чара Яр Чаллыда «КАМАЗ» компаниясе мәйданчыгында узды.
Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штаб булдырылган, ул көн саен эшли. Транспортта (башка илләрдән килгән кешеләрне көчәйтелгән контрольдә тоту үткәрелә), уку йортларында (укучылар дистанцион укуга күчерелде), сәламәтлек саклау өлкәсендә (койка фонды һәм хастаханәләрне этаплап яңадан профильләштерү тәртибе расланган) кайбер чаралар гамәлгә ашырыла торган Республика профилактик чаралар планы расланган. Моннан тыш, барлык массакүләм чаралар да туктатылган.
«Хәзер безнең предприятиеләрнең дә бу эшкә актив кушылуы мөһим. «КАМАЗ» моңа мисал булып тора. Заводта индивидуаль саклану һәм антисептик чаралары кулланыла, башка илләрдән килгән хезмәткәрләр ике атналык карантинда, мөмкин булганча, белгечләрнең дистанцион эше оештырылган. Мондый чаралар республиканың барлык оешмаларында да тормышка ашырылырга тиеш. Кешеләрнең сәламәтлеге – ул иң зур байлык», – дип ассызыклады ТР Президенты.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозовка мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренә антисептиклар һәм саклагыч битлекләр өчен материаллар җитештерү буенча ярдәм күрсәтергә чакырды.
Татарстан Президенты шулай ук шәхси саклану чараларын җитештерүне оештыру өчен республика предприятиеләре потенциалын куллану кирәклеген дә билгеләп үтте. «Мондый ресурс булганда, без үз производствобызга ия булырга тиеш. Битлекләр һәрчак кирәк, бигрәк тә бүгенге шартларда. Бу тема хәзер ниндидер спекулятив сегментка әверелде. Бу нормаль хәл түгел!» – дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү планы кабул ителгән. Көн саен сәүдә оешмаларында беренче чиратта кирәкле товарлар булуга оператив мониторинг үткәрелә, бәяләр үсешен булдырмау өчен мониторинг үткәрелә, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чаралары гамәлгә ашырыла, шулай ук җирле җитештерүчеләргә, шул исәптән кече һәм урта бизнес сегментына да, ярдәм итү чаралары карала.
ТР Президенты ассызыклаганча, хәзер республиканың система барлыкка китерүче предприятиеләренә ярдәм итү мөһим. «Федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү өчен оешмалар исемлеге төзелә. Безнең предприятиеләр бу исемлеккә максималь рәвештә керсен иде. Тармак министрлыкларына һәр предприятие белән индивидуаль эш алып барырга кирәк», – диде ул.
«Беренчел анализ күрсәткәнчә, ташламалы кредит бирү кебек чаралар аеруча актуаль булып тора. Без Сәнәгатьне үстерү фонды инструментларын һәм башка федераль программаларны актив кулланырга тиеш. Шулай ук кредит йөкләмәләрен үтәүдә ярдәм кирәк, бигрәк тә валюта кредитлары буенча, салымнар һәм бюджеттан тыш фондларга кертемнәрне түләү буенча кичектерү, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, шул исәптән вакытлыча эшләр оештыру аша да», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул бүгенге шартларда комплектлы җиһазлар импортын алыштыру мәсьәләсе аеруча кискен тора, дип тә өстәде. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген җитештерүне иң кыска вакыт эчендә башларга һәм федераль үзәк белән әлеге проектларны гамәлгә ашыру өчен финансларны җәлеп итәргә кирәк булган кискен дәрәҗәдә мөһим компонентлар исемлеген формалаштырырга кирәк.
Александр Морозов искәртеп узганча, 17 нче март көнне Россия Премьер-министры сәнәгать тармакларында тотрыклылыкны саклауга юнәлдерелгән беренче чираттагы чаралар планын раслаган. Автосәнәгатькә махсус игътибар бирелә. Әлеге план кысаларында салым хезмәте 3 айга салым түләүләре буенча кичектереп торуны күздә тоткан норматив акт эшли. Шулай ук аерым контрактларны үтәгәндә яклар килешүе буенча билгеләнгән срокларны үзгәртү рөхсәт ителә. Александр Морозов шулай ук быел РФ Хөкүмәте илебезнең машина төзелеше ихтыяҗына ярдәм итүгә 18 млрд.сумнан артык акча юнәлдерде, дип тә өстәде. Бу сегментта «КАМАЗ» да бар.
«КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору максатларында үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Шулай итеп, «КАМАЗ» – республикада бу юнәлештә актив чаралар күрә башлаган беренче предприятиеләр арасында. Компаниядә коронавирус таралуның икътисадый куркынычларына каршы тору буенча оператив штаб төзелгән. Чит ил командировкалары чикләнгән, чит илләрдә булган хезмәткәрләр тикшерелә. РР2 һәм РР3 фильтрлары белән битлекләр, саклагыч костюмнар һәм күзлекләр сатып алынган. Гигиена чаралары сатып алынган. «Эре бизнес үз хезмәткәрләре өчен җаваплы, без кешеләрне мөмкин кадәр саклап калырга тиеш. Шуңа күрә гыйнвар башында ук, Россиядә Covid-19 вирусы белән зарарланган очраклар теркәлмәгәндә, без, киләчәктә безнең предприятиедә яңа өйрәнелмәгән вирус таралуга юл куймас өчен, хәзер үк нинди оператив чаралар күрергә кирәклеге турында фикер алыша башладык. Моның өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез», – дип ассызыклады Сергей Когогин. Шулай ук ул КХР һәм Европа белән йөк әйләнешен контрольдә тоту һәм йогынты ясау мәсьәләләренә дә кагылды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадны тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча республика планында каралган бизнеска һәм хезмәт базарына ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Коронавирус таралуны булдырмау максатында республикада күрелә торган чаралар һәм республика предприятиеләрендә махсус режим оештыру турында коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Бөтендөнья коронавирус йогышы пандемиясенә бәйле хәл кискенләшкән мәлдә «Россия экспорт үзәге» АҖ фонында кризиска каршы штаб булдырган.
Ул экспортерларга оператив ярдәм күрсәтү һәм кайбер дәүләтләрдә карантин кертү нәтиҗәсендә тышкы сәүдә чылбырлары өзелү аркасында килеп чыккан проблемаларны хәл итү, шулай ук экспортерларның мөрәҗәгатьләрен җыю һәм эшкәртү өчен оештырылган. Кризиска каршы штаб экспорт географиясенең үзгәрешен анализлаячак һәм Россия экспортерлары өчен потенциаль базарларны билгеләячәк.
Штаб кысаларында халыкара сәүдә конъюнктурасы үзгәрүгә бәйле рәвештә экспорт юнәлешләрен оператив ачыкларга, яңа экспорт белән тәэмин итү мөмкинлекләрен верификацияләргә мөмкинлек бирүче аналитик платформа төзеләчәк.
Экспортерларның төп проблемаларын мониторинглау системасы РЭҮдә формалаштырылган инде. Даими нигездә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, экспортка ярдәм итү үзәкләре, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә сеанслары үткәреләчәк.
РЭҮ, кайбер субсидиар программалар буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте агенты буларак эшләгән вакытта, бизнес-берләшмәләр белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, норматив хокукый актларга төзәтмәләр тупланмасын эшләгән, ул агымдагы икътисадый вәзгыятьтә экспортерларга ярдәм итүдә беренче чиратлы бурыч итеп механизмнарны үзгәртү өлешендә ярдәм һәм логистик субсидия бирүне көйли.
«Безгә чит ил базарларының ябылуы аркасында үз коммерция эшчәнлегендә проблемалар кичергән һәр экспортерның үзләре турында РЭҮ хәбәр итә алуы мөһим.
Без системалы дәрәҗәдә дә, эш режимында да ярдәм итәргә әзер. Моның өчен безнең Россиядә дә, чит илләрдә дә бөтен кирәкле инфраструктура бар. РЭҮ ярдәм чараларын киметергә җыенмый – киресенчә, финанс һәм финанс булмаган продуктларның, субсидиар ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген арттырачак, аларның линейкасын киңәйтеп, бизнес өчен җайлаштырачак. Шуны аңларга кирәк, хәзер барган хәлләр базардагы сәүдә элемтәләрен кардиналь рәвештә үзгәртергә һәм аларны диверсификацияләү өчен триггер булырга мөмкин. Ә бу исә Россия экспортерлары өчен яңа мөмкинлекләр бирергә мөмкин», – дип белдерде РЭҮ генераль директоры Вероника Никишина.
Коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә хәл начарланган шартларында икътисадны тотрыклы үстерү чаралары турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полиматиз» заводының җитештерү куәтләре белән танышты.
«Полиматиз» заводы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан (ТР Алабуга муниципаль районы).
«Полиматиз» АҖ «Спанбонд» тибындагы заманча тукылмаган материаллар җитештерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен 2007 елның апрелендә «Алабуга» МИЗ резиденты сыйфатында теркәлгән. Компания «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ бүлендек предприятиесе булып тора, «ТАИФ» компанияләре төркеменә карый.
2009 елның июлендә «Полиматиз» АҖ рәсми рәвештә ачыла, продукция чыгара башлый. Тукылмаган материаллар җитештерү өчен полипропиленны «Нижнекамснефтехим» ГАҖ заводына җибәрә.
«Полиматиз» АҖ тулы технологик цикл предприятиесе булып тора, төп продукция – күп тармакларда кулланыла торган полипропиленлы тукылмаган материал. Шул исәптән медицина битлекләре җитештерү өчен дә. Предприятиенең куәте бер сәгать эчендә 500 мең битлек продукция җитештерү өчен җитәрлек.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полиматиз» АҖ заводы җитәкчелеге белән медицина битлекләре өчен материал әзерләү мәсьәләсе турында фикер алышты.
Завод җитәкчелеге һәм эшчеләр белән очрашуда Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, җитештерүне 10 тапкыр арттырырга әзерләр. Март башыннан алып бүгенге көндә завод 67,4 тонна материал чыгарган, җитештерүне айга 600 тоннага кадәр җиткерергә әзер.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда битлек җитештерү өчен чимал сатып алучы предприятиеләр белән медицина битлекләрен китертү мәсьәләсен дә хәл итәргә кушты. Бу заводларның барысы да республикадан читтә урнашкан. Татарстан әзер продукцияне сатып алырга әзер.
Предприятие турында – https://www.polymatiz.ru/polispan-medi