ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Ajlan & Bros. Holding Group» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу кысаларында яклар «Ajlan&Bros. Holding Group» компаниясе һәм Татарстан Республикасының эре компанияләре арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

– Без Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез. Безнең төрле тармакларда үзара хезмәттәшлекне үстерү өчен перспектив юнәлешләр бар. Бу – сәнәгать, машина төзелеше, вертолет төзелеше, автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, эчемлекләр җитештерү, авыл хуҗалыгы, – диде Альберт Кәримов, кунакларны сәламләп.

Әлеге очрашуда шулай ук «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Максудов, аның беренче урынбасары Ринэль Нуретдинов, «Татнефть-Нефтехим» ИК» ҖЧҖ директорының җитештерү һәм гамәлгә ашыру буенча беренче урынбасары Алексей Сорокин, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «ВТК «КАМАЗ» АҖ вәкиллеге директоры Муса Гыйлаҗев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, «АСК продукциясен экспортлау» проектын үстерү юнәлеше җитәкчесе Әскәр Камалиев катнашты.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Төркиянең «KOLIN Inşaat» компаниясе делегациясе белән очрашу узды. Очрашуны министр урынбасары Герман Лернер үткәрде.

- Казанда Төркия инвесторлары тарафыннан бик күп биналар төзелде. Төркия Татарстан Республикасындагы инвестор-илләр бишлегенә керә. Без Татарстан белән Төркия мөнәсәбәтләренә бик сакчыл карыйбыз һәм яңа проектлар өчен ачык, – диде Герман Лернер, кунакларны сәламләп.

Ул шулай ук эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм тулаем Татарстан Республикасының инвестиция потенциалы турында сөйләде.

- Россия белән Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында барган кризиска карамастан, Татарстан һәрвакыт Төркия компанияләре һәм хезмәткәрләр өчен билгеле бер яклау урыны булып кала бирә һәм Татарстан безнең өчен аерым урын булып тора, анда киләсе һәм эшлисе килә, – диде «ADCO» компаниясе идарәсе рәисе – «KOLIN Inşaat» холдингының Россия Федерациясендәге рәсми вәкиле Акат Сельчук.


6
март, 2020 ел
җомга

Безнең бурыч – 2030 нчы елга тулай төбәк продукты күләмен кимендә 5 трлн. сум күләмендә тәэмин итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия утырышы Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында узды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов махсус күргәзмәне карады, анда төбәкнең алдынгы сәнәгать предприятиеләренең казанышлары тәкъдим ителгән иде.

Коллегия кысаларында ветераннарны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән бүләкләү тантанасы булды.

«2019 нчы елда Татарстан Республикасы сәнәгатен һәм кулланучылар базарын үстерү йомгаклары, 2020 нче елга һәм 2024 нче елга кадәр перспективага бурычлар. Сәнәгатьтә илкүләм проектлар» темасына төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты үз чыгышында ассызыклаганча: республикада 2019 нчы елда барлык 40 республика программасы да үтәлгән.

Татарстан бюджетының үз керемнәре, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, якынча 300 млрд.сум тәшкил иткән, бу – зур сан, дип ассызыклады ул, әмма үсеш өчен җитди потенциал бар. Безнең елына 7 һәм 8%ка кадәр дә үсеш кичергән булды, дип искәртте ул, моның өчен күп кенә алымнарны яңадан карарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсендә коллегия башланганчы тармакта хезмәт җитештерүчәнлеген ничек арттырырга, нинди чаралар күрергә мөмкин булуы хакында күрсәтелде. «Бу, шул исәптән, яңа базарларны үзләштерү, җитештерүне модернизацияләү һәм үзебезнең сәнәгать предприятиеләренә ярдәм итү. Моннан тыш, оборона-сәнәгать комплексын бурыч йөкләмәсеннән азат итү дә», – диде ул.

«Чишелеше табылды, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Бу предприятиеләрнең бурыч йөкләнешен җиңеләйтү, димәк, модернизациягә күбрәк инвестицияләр кертү мөмкинлеге булачак. Предприятиеләр өчен яхшы сигнал бу».

«Мин барлык предприятиеләр җитәкчеләренә дә рәхмәт әйтергә тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без – донор төбәк, һәм, федераль бюджетка кертемнәр күләме буенча бишенче урында булсак да, безгә алай ук күп тәтеми. Шуңа күрә үз көчебезгә исәп тотабыз, һәм безнең бурыч – 2030 нчы елга тулай төбәк продукты күләмен кимендә 5 трлн. һәм үз керемнәребезне 600 млрд.сумга кадәр җиткерү. Болар безнең ихтыяҗларга җитәрлек саннар һәм күләмнәр».

Бездән башка моны беркем дә эшләмәячәк, һәм без моны эшли алабыз, дип ышандырды Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, бүген ил хөкүмәте һәм Россия Президенты Владимир Путин гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту бурычын куя.

«Тормыш сыйфаты яхшырачак, гражданнарның эше яхшы, керемнәре әйбәт булачак. Без экологиягә, яңа эш урыннары, социаль һәм мәдәни инфраструктура булдыруга бәйле проектларны гамәлгә ашырачакбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Болар мәгариф, сәламәтлек саклау мәсьәләләре – ничек кенә булмасын, икътисадтан башка бу мәсьәләләрне хәл итеп булмый».

Республика 2020 нче елда, илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан тыш, 50 млрд.сумнан артык бәяләнә торган үзенең 50 программасын эшләтеп җибәрде, бу республиканың потенциалы һәм үсеш өчен мөмкинлекләре бар дигән сүз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Без үзебезнең якка әйтелгән тәнкыйтьне тулысынча кабул итәбез, чөнки икътисадның 1%ка үсүе белән генә канәгать булу мөмкин түгел», – диде ул.

(Исегезгә төшерәбез, 2019 нчы ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сәнәгый җитештерү күләме 2 трлн. 877 млрд.сум тәшкил иткән иде, сәнәгый җитештерү индексы – 101%. Ваклап сату буенча товар әйләнеше күләме – 952,7 млрд.сум).

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүгенге коллегиясе кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов ил җитәкчелегенең оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең бурыч йөкләнешен киметү өлешендә моңарчы күрелмәгән адымнар ясый алганын искәртте.

«Мин сезгә берничә сан турында әйтеп узармын, – диде ул. – Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен 750 миллиард сум  реструктурлаштырылачак. Аларның яртысы гамәлдән чыгарылачак, калганнары елына 3% белән 15 елга реструктурлаштырылачак. Бу бик җитди чара, ул банкирларга зур түләүләрдән арынырга, үсеш өчен акча табу мөмкинлеген бирәчәк», – диде Юрий Борисов.

2019 нчы елда Татарстанның икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Юрий Борисов искә төшергәнчә, төбәктә сәнәгый җитештерү күләме 2,8 трлн.сумга җиткән.

«Бу бик тә тәэсирләндерерлек сан. Әле 12 ел элек кенә сезнең 1 трлн.сум иде, – дип искәртте ул. – Үсеш өч мәртәбә арткан. Бу Россиянең уртача темпларыннан шактый югары. Әмма җитештерү күләмнәренең 1% үсеше уйланырга мәҗбүр итә. Дөнья дәрәҗәсендәге үсеш – 3%. Безгә монда уйларга җирлек бар. Кытай күп еллар дәвамында якынча 10% үсә. Хәтта хәзер дә Кытайның үсеш темплары, фараз буенча, 6% артык», – диде Юрий Борисов.

Бу хакта Россия Хөкүмәте вице-премьеры ассызыклаганча: төбәк сәнәгате структурасында барлык тармаклар да диярлек бар, шуңа күрә Татарстан – күп кенә параметрлар буенча күрсәткеч төбәк.

Юрий Борисов шулай ук үз җитештерүчеләребезгә, эчке базарларга таяныч кына сәнәгатькә үсеш мөмкинлеге бирә ала, дип белдерде.

Россия икътисадының җитди үсеш резервлары илкүләм проектларга салынган, диде Юрий Борисов.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Сербия товар әйләнеше 2 тапкырга диярлек арткан һәм 100 млн.доллардан узып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сербия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Тышкы эшләр министры Ивица Дачич белән очрашу барышында хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Шунысын да искәртик: Сербия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгының Казанга булган визитының төп максаты – Сәүдә, икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия хөкүмәтара комитетының пленар утырышында катнашу. 

Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сербия җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Без үз дәрәҗәбездә эшлекле даирәләр арасындагы элемтәләрне үстерүгә һәм Россия-Сербия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә әзер», – дип билгеләп үтте ул. ТР Президенты шулай ук, Сербия җитәкчелеге эзлекле сәясәт алып бара һәм Россиягә каршы санкцияләрне хупламый, дип тә ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Сербия компанияләре белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә. Республика Сербияне каучук, резин эшләнмәләр, машина төзелеше продукциясе, пластмасса, нефть химиясе продуктлары белән тәэмин итә. Шул ук вакытта Татарстан төрле җиһазлар, металл эшләнмәләр, җир өсте транспорты чараларын импортлый.

«КАМАЗ» Сербиягә үз автомобильләрен җибәрә һәм Сербия компанияләреннән комплект әйберләр сатып ала. Узган ел Казан вертолет заводы Сербиягә өч Ми17В5 вертолетын тапшырган. «Татнефть» төркеме предприятиеләре 200 меңнән артык автомобиль шинасын китерткән, үз чиратында Сербия компанияләреннән пресс-формалар сатып алынган.

Рөстәм Миңнеханов, 100 млн. доллар күләмендә товар әйләнеше чик түгел, дип ышаныч белдерде. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү, ИТ һәм башка югары технологияләр, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы һ.б. өлкәләрдә элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар. 

«Шулай ук мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне дә үстерү мөһим. Татарстанның югары уку йортларында 17 меңнән артык чит ил студенты белем ала, шул исәптән 4 студент – Сербиядән. Аларның саны артса – шат булачакбыз. Студентлар алмашу – безнең алдагы багланышлар өчен яхшы форма», – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан шулай ук Сербия белән турыдан-туры авиаэлемтә оештыруга да кызыксына: бу эшлекле элемтәләрне үстерүгә һәм туристлар санын арттыруга ярдәм итәр иде.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, быел Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Югославия каршылыгы хәрәкәте үз-үзен аямыйча нацист оккупантларына каршы торды, үз сугышчыларының ныклыгын һәм батырлыгын күрсәтте, дип ассызыклады ул. «Россия һәм Сербиядә сугыш кырларында ятып калган ватандашларыбыз турында якты истәлекне саклау һәм тарихны фальсификацияләү һәм бозуга юл куймау мөһимлеген яхшы аңлыйлар», – дип йомгаклады Татарстан Президенты. 

Ивица Дачич республика җитәкчелегенә Сербия делегациясе визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен, шулай ук Россия-Сербия хөкүмәтара комитеты утырышын уздыру өчен кирәкле шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. 

«Мин Татарстан потенциалына шаккаттым. Сез сәнәгать өлкәсендә генә түгел, башка тармакларда да яхшы танылган. Минем фикеремчә, безнең элемтәләрне ныгыту өчен бик яхшы мөмкинлекләр бар», – дип ассызыклады Сербиянең Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы.

В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең «2019 нчы елда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм кулланучылар базары үсеше йомгаклары, 2020 нче елга һәм 2024 нче елга кадәр перспективага бурычлар. Сәнәгатьтә илкүләм проектлар» дигән темага киңәйтелгән утырышы узды.

2019 нчы елда сәнәгый җитештерү күләме 2 трлн. 877 млрд.сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы – 101%. Ваклап сату буенча товар әйләнешенең күләме – 952,7 млрд.сум. Сәнәгать һәм сәүдә өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр саны 481 мең кеше булган.

2019 нчы елда «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру», «Цифрлы икътисад» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру өстенлекле бурыч булып торды.

Узган ел нәтиҗәләре буенча «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» проектын гамәлгә ашыруга икътисадның база чималы булмаган 73 предприятиесе җәлеп ителгән, 884 предприятие хезмәткәре өчен сакчыл җитештерү инструментларын куллану нигезләренә өйрәтү уздырылган. 2020 нче елда кимендә 26 предприятиене җәлеп итү, сакчыл җитештерү методикасын һәм башка инструментларны кулланып, предприятиеләрдә 19 үрнәк агым булдыру, аларны алга таба арттыру, процесслар фабрикасы (җитештерү һәм офис процесслары тренажерлары белән җиһазландырылган уку сыйныфы) оештыру, илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең 272 хезмәткәрен укыту планлаштырыла.

«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында цифрлы продуктлар һәм платформалар кертү һәм эшләү өчен киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга – 50% кадәр субсидияләр һәм грантлар каралган. Узган ел республиканың дүрт предприятиесе («КАМАЗ» ГАҖ, шул исәптән «КАМАЗ» инновацияләр үзәге, «Спецшеринг» ҖЧҖ, «Татэнерго» АҖ һәм «Миррико менеджмент» ҖЧҖ) ярдәм алу өчен сайлап алынган, сорала торган ярдәмнең гомуми суммасы 694 млн.сум тәшкил итә. «Сәнәгатьне цифрлаштыру» программасы нигезендә Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча предприятиеләр 20 млн.сумнан башлап 500 млн.сумга кадәр кредит алырга мөмкин. Процент ставкасы проектка бәйле һәм елына 1% яки 5% булырга мөмкин.

«Халыкара кооперация һәм экспорт» проекты кысаларында республикада безнең вәкиллекләр катнашында республикадагы товар җитештерүчеләрне чит илләрдә актив рәвештә таныту эше алып барыла.

Әйтик, Әзербәйҗан Республикасының Гусар шәһәрендә «Татспиртпром» АҖ һәм «Carcıoglu Group» ҖЧҖ уртак проекты булган «RusAzeriSpirits» ликер-аракы заводы ачылды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Чехия Республикасында «Danaflex» заводын ачу тантанасы булды.

Суднолар төзелешендә мөһим вакыйга – Зеленодольск суднолар төзү заводы Төрекмәнстанга А145 проектының беренче тиз йөрешле пассажир судносын китертте.

Үзбәкстанда «Татнефть» бренды белән Ташкент өлкәсендә күп ягулыклы 1 АЗС һәм Ташкентта 1 АЗС төзелеше тәмамланган һәм файдалануга тапшырылган.

Самара шәһәрендә КАМАЗ автомобильләрен җыю буенча яңа линия ачылды.

Согуд Гарәбстанында (Джубейл шәһәрендә) пластик паллетлар җитештерүне башлап җибәрү планлаштырыла.

Һәм башкалар.

Экспортны алга җибәрү өчен бүген финанс инструментлары да кулланыла.

Иң файдалысы – продукцияне тышкы базарларга илткәндә чыгымнарның 80%ына кадәр компенсацияләү. Узган ел сайлап алуда республиканың 19 предприятиесе (ПОЗИС, Нэфис Косметикс, АЛНАС, Кастамону интегрейдед Вуд Индастри, ТД ТЭМ, Тракья Гласс Рус, Агро Идея, ПФМК, Данафлекс-нано, Данафлекс-Алабуга, ДАНАФЛЕКС, Аутомотив Гласс Альянс Рус, ТД «КАМА», ЦИЛИНДЕРСРУС, Казан дары заводы, КАМАЗ, КЗМК ТЭМПО, Зеленодольск фанер заводы, Казаньсельмаш) катнашкан. Гаризаларның гомуми суммасы 1,3 млрд.сум тәшкил иткән.

Инвестиция проектларының һәм экспорт контрактларының гомуми күләме түбәнәйтелгән ставкаларда 38,6 млрд.сум алачак.

Россия Президентының май указы белән чимал булмаган энергетика экспорты күләмен икеләтә арттыру бурычы куелды. Россия Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елда экспорт АКШ доллары белән 12,55 млрд. тәшкил иткән. Чимал булмаган энергетика экспортының күләме АКШ доллары белән 3,17 млрд. булган.

Ягулык-энергетика комплексында узган ел нәтиҗәләре буенча уңай динамика күзәтелә.

Сәнәгый производствоның гомуми күләмендә нефть чыгару 21% тәшкил итә, төяп җибәрү күләме – 603,5 млрд.сум, индекс – 100,6%.

2019 нчы елда республиканың нефть компанияләрендә 36,6 млн.тонна нефть чыгарылган, бу 2018 нче ел белән чагыштырганда 0,5%ка күбрәк.

Сәнәгый производствоның гомуми күләмендә нефть чыгару 21% тәшкил итә, төяп җибәрү күләме – 603,5 млрд.сум, индекс – 100,6%.

2019 нчы елда республикада 18,6 млн.тонна углеводород чималы эшкәртелгән (узган елга караганда 8,6% күбрәк).

ТАНЕКОда төрле җайланмаларны, шул исәптән бензин схемасын: нефтьне гидрочистарту, изомеризация һәм каталитик риформинг кертү юлы белән, республикада төрле маркадагы автобензин җитештерү 1,7 млн.тоннага кадәр һәм дизель ягулыгын җитештерү 6,2 млн.тоннага диярлек арткан.

Энергетиклар кулланучыларны энергия белән ышанычлы һәм куркынычсыз тәэмин иткән.

Төяп җибәрү күләме – 110,1 млрд.сумнан артык, индекс – 104,3%.

Татарстан Республикасы энергосистемасының электростанцияләре, бүленгән генерация объектларын исәпкә алып, 2019 нчы елда 28,88 млрд. кВт/сәг электр энергиясе эшләп чыгарган, бу 2018 нче ел өчен 6% күбрәк (Татарстан РДУ мәгълүматлары буенча).

Шул ук вакытта 2019 нчы елда республикада электр энергиясен куллану якынча 30,59 млрд.кВт/сәг тәшкил иткән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда 1,3% арткан.

Ягулык-энергетика комплексының төп бурычлары 2015 елның 17 июнендәге 41-ТРЗ номерлы ТР Законы (2019 елның 6 августындагы үзгәрешләре белән) белән расланган 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясендә беркетелгән.

Болар:

нефть чыгару өлкәсендә:

  • Нефть запасларын һәм нефть чыгаруның планлаштырылган күләмнәрен 35,9 млн.тонна дәрәҗәсендә яңарту;
  • «Татнефть» ГАҖ Стратегиясе нигезендә югары үзле нефть чыгару буенча проектларны гамәлгә ашыру (3,187 млн.тонна).

нефть эшкәртү өлкәсендә:

  • «ТАНЕКО» һәм «КГПТО ТАИФ-НК» төзү.

энергетика өлкәсендә:

  • Генерацияләү куәтләрен модернизацияләү һәм төзү (ТГК-16, Татэнерго һәм Түбән Кама ТЭЦ-1). Бу ел иң мөһим проект – Зәй ГРЭСын модернизацияләү өчен хәлиткеч булып тора;
  • Альтернатив (җил) энергетика үсеше.

газ тармагы өлкәсендә:

  • Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү: агымдагы елда 7 АГНКС төзелешен башларга, шулай ук кысылган табигый газда 1500 берәмлек транспорт чарасын яңадан җиһазларга һәм сатып алырга кирәк.

Машина төзелешендә: 

Сәнәгать производствосының гомуми күләме 19,1% тәшкил итә. Төяп җибәрү күләме 549,9 млрд.сум тәшкил итә. Бәяләү буенча тармакта сәнәгый җитештерү индексы – 99,5%.

Төп сәбәбе – «КАМАЗ» һәм СП Даймлер-КАМАЗның кимүе, вертолет заводы проблемалары, Форд производствосын туктату һәм Горький исемендәге Зеленодольск заводында кораблар тапшыруны киметү (җитештерү элеккеге дәрәҗәдә, комплектация үткәрелә).

Елның төп бурычы: әлеге эре предприятиеләрдә сәнәгый җитештерү үсешенә ирешү, билгеләнгән бурычларны үтәү.

Нефть химиясе һәм химия өлкәсендә:

Сәнәгать производствосының гомуми күләмендә 14,9% тәшкил итә, төяп җибәрү күләме – 429,9 млрд.сум. Бәяләү буенча тармакта сәнәгый җитештерү индексы 97,8% тәшкил иткән.

Химия матдәләре һәм химия продуктлары җитештерү кимегән, монда иң зурысы – Түбән Кама нефть химиясе (индекс – 97,4%).

Базардагы вәзгыять гади түгел, әмма алга таба да җиңел булмаячак.

Тармакта төп тренд – конкуренциянең алга таба үсеше көтелә.

Россиядә 2024 нче елга полимерлар җитештерү түбәндәге проектларны гамәлгә ашыру хисабына ике тапкырга артачак:

 1,5 млн.тонна полиэтилен, 500 мең тонна полипропилен куәте белән «СИБУР Холдинг» ГАҖнең «ЗапСибНефтехим» комплексы»;

1,5 млн.тонна полиэтилен җитештерү буенча «СИБУР Холдинг» ГАҖнең «Амурский ГХК»;

400 мең тонна полиэтилен җитештерү буенча «Газпром» ГАҖнең «Новоуренгойский ГХК»;

1,5 млн.тонна полиэтилен җитештерү буенча «Газпром» ГАҖнең «Усть-Лугада газ-химия комплексы» һәм «Русгаздобыча» ЯАҖ;

600 мең тонна югары басымлы линияле полиэтилен һәм түбән басымлы полиэтилен җитештерү буенча «Иркутск нефть компаниясе» ҖЧҖнең «Усть-Кутск полимерлар заводы» ҖЧҖ;

500 мең тонна полипропилен җитештерү куәте белән «Лукойл» ГАҖнең Түбән Новгород өлкәсендәге җитештерү заводы;

600 мең тоннага кадәр этилен егәрлеге булган «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең «Олефиновый комплекс ЭП-600 и производных» заводы.

Гомуми үсеш күләме 7,1 миллион тонна тәшкил итәчәк.

БДБдагы проектлар тагын 3 миллион тоннага якын китерәчәк.

Нәтиҗәдә, ресурслар (чимал, кадрлар) һәм кулланучылар өчен көндәшлек көчәячәк.

Якындагы чорга төп бурыч – 2020-2024 нче елларга һәм 2034 нче елга кадәрге перспективага Татарстан Республикасының нефть, газ, химия комплексын үстерү программасын гамәлгә ашыру (ТР Куркынычсызлык советы тарафыннан 2019 елның 18 октябрендә хупланды).

Шул ук вакытта нефть, газ, химия комплексының конкурентлылыгын тәэмин итәргә кирәк, шул исәптән чыгарыла торган продукция ассортиментын киңәйтү, өстәмә бүлү, тирәнтен эшкәртү, инновацияле продуктларны эшләү һәм гамәлгә кертү аша да.

Технологик стартаплар һәм югары уку йортлары белән эшне киңрәк җәелдереп, яңа технологик чишелешләр эзләү һәм гамәлгә кертү механизмнарын булдыру.

«Оборона-сәнәгать комплексын үстерү», «2013-2025 нче елларга авиация сәнәгатен үстерү», «2013-2030 нчы елларга суднолар төзелешен һәм шельф ятмаларын үзләштерү техникасын үстерү» дигән 3 дәүләт программасы кысаларында оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен 4,8 млрд. сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Предприятиеләрнең бурычы – быел да дәүләт оборонасы заказын үтәү, шулай ук әлеге акчаларны үсеш һәм модернизация максатларында максималь нәтиҗәле файдалану. Монда иң мөһим проект – Казан авиация заводын модернизацияләү.

Шуңа да карамастан, узган ел дәүләт оборонасы заказының республика буенча гомуми еллык күләме 20 процентка диярлек кимегән.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Президенты тарафыннан ориентирлар билгеләнде – 2030 нчы елга хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләре гражданнар продукциясе өлешен 50%ка кадәр арттырырга тиеш.

Әмма, элеккечә үк, дәүләт оборонасы заказының өлеше 90% һәм аннан да күбрәк булган предприятиеләр саны бик күп.

Предприятиеләрнең бурычы – быел да дәүләт оборонасы заказын үтәү, шулай ук әлеге акчаларны үсеш һәм модернизация максатларында максималь нәтиҗәле файдалану. Монда иң мөһим проект – Казан авиация заводын модернизацияләү.

Шуңа да карамастан, узган ел дәүләт оборонасы заказының республика буенча гомуми еллык күләме 20 процентка диярлек кимегән.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Президенты тарафыннан ориентирлар билгеләнде – 2030 нчы елга хәрби-сәнәгать комплексы предприятиеләре гражданнар продукциясе өлешен 50%ка кадәр арттырырга тиеш.

Әмма, элеккечә үк, дәүләт оборонасы заказының өлеше 90% һәм аннан да күбрәк булган предприятиеләр саны бик күп.

2019 нчы елда ваклап сату әйләнеше чагыштырма бәяләрдә алдагы ел дәрәҗәсендә калган һәм 953 млрд.сум тәшкил иткән.

2018 нче елда үсеш халык арасында арта барган кредитлар хисабына тәэмин ителгән. Кызганычка, ваклап сату буенча товар әйләнеше халыкның реаль акча керемнәрен стагнацияләү аркасында арта алмый.

Әмма тагын мондый факторлар да бар: тармакның ничек үзгәрүен күрә белү мөһим.

Әгәр элек безнең алда төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренең балансын тәэмин итү бурычы торган булса, хәзер – тәэмин итү һәм интернет-сәүдә сервислары аша тармакны трансформацияләү нәтиҗәсендә тегеләренә дә, боларына да куркыныч яный.

Гомумән алганда, 2020 нче ел күп бурычлар куя.

Бу – илкүләм проектлар да, сәнәгать куркынычсызлыгы да, НИОКР да. Предприятиеләрнең эре холдинглар белән хезмәттәшлеге дә мөһим.

Әмма иң мөһиме – икътисадый үсешне тәэмин итү.

Аны тоткарлый торган сәбәпләрне юкка чыгарырга кирәк.

1. Кадрлар. Казан зонасында бу проблеманы бераз гына хәл итә алдык.  Бу – балалар өчен техник иҗат үзәкләре, шефлыкка алынган мәктәпләр, ресурс үзәкләре һәм югары уку йортларының база кафедралары. Ворлдскиллс инфраструктурасы булдырылды.  

2020 нче елда ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә кадрлар кытлыгын бетерү өлешендә уртак эшне дәвам иттерергә кирәк.

Төп бурыч – Кама аръягы зонасында, Яр Чаллы агломерациясендә кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү.

2. Инфраструктура проектлары. Еш кына юлларның һәм тимер юл тармакларының үткәрүчәнлек сәләте предприятиеләрнең мөмкинлекләрен тоткарлый. Мәсәлән, Соколка авылы янындагы күпер.

Безнең бурыч – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә транспорт инфраструктурасын үстерү эшен дәвам иттерү.

3. Кредитларның күплеге һәм алардан файдалана алмау. Сораштырулар буенча эре предприятиеләр директорларының өчтән бер өлеше, ә оборона-сәнәгать комплексында – яртысы диярлек бу мәсьәләне 2020 нче елда иң әһәмиятлесе дип саный.

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә кредит бирүне гадиләштерергә, әйләнештәге һәм инвестиция кредитлары буенча процент ставкасын субсидияләргә, синдикацияләнгән кредит бирү практикасын киңәйтергә тәкъдим итәбез.

4. Холдингларда идарәлекне чиктән тыш үзәкләштерү.

5. Шул ук вакытта дәүләт ярдәменең адекват һәм масштаблы чаралары бик мөһим.

Боларның барысы да ил Президенты Юлламасында куелган төп бурычны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк: «2021 нче елда Россия тулаем эчке продуктының үсеш темплары дөньяныкыннан югарырак булырга тиеш».

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында шулай ук республика предприятиеләре күргәзмәсе дә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән берлектә «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалында – Казан ТЭЦ-2  һәм «Туполев» ҖАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булдылар.

Казан ТЭЦ-2 ягулык куллану буенча универсаль станция булып тора: бу «Татэнерго» АҖ бердәнбер тузанлы күмер станциясе.

Ул шәһәрнең төньяк районын ягулык һәм электр энергиясе белән тәэмин итә һәм электр һәм җылылык йөкләнмәләре үзәгендә тора. ТЭЦ хезмәтләреннән файдаланучылар арасында – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Казан вертолет заводы, «Тасма» фәнни-җитештерү предприятиесе, Казан силикат стена материаллары заводы һәм «Казаньоргсинтез».


28
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 5 мартында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Копылов урамы буенча 2а йорт адресы буенча урнашкан В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "2019 ел өчен эш нәтиҗәләре. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче елы. 2020 елга һәм 2024 ел перспективасына бурычлар" темасына йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ю.И.Борисов, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Коллегия утырышы башланыр алдыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган Татарстан Республикасы предприятиеләре күргәзмәсе оештырылачак.

Аккредитация өчен массакүләм мәгълүмат чарасының атамасын, исем, фамилия, ата исемен, туган көнне һәм элемтә өчен телефон (моб.) номерын e-mail: so.mpt@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында элемтә өчен:

җыелма бүлек җитәкчесе – Кадыйрова Лилия Мәгъфүр кызы, тел.:

(843) 2100582;

җыелма бүлекнең әйдәп баручы белгече Грачева Анна Михайловна, тел.:

(843) 2100585.

20 ел дәвамында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы (алга таба – ТЭФ-2020) үткәрелеп килә, аның кысаларында "Энергетика. Ресурсларны сак куллану" дигән XXI Халыкара махсус күргәзмәсе һәм "XXI гасырның экотехнологияләре һәм җайланмалары" дигән XV махсус күргәзмә планлаштырылган.

ТЭФ-2020 эксперт җәмәгатьчелеге тарафыннан югары танылу алды, ел саен ул уңышлы эшлекле очрашулар, компанияләрне презентацияләү, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм тармак партнерлары белән энергетика нәтиҗәлелегенең актуаль мәсьәләләре һәм энергияне сак тотуга кагылышлы инновация алымнары буенча фикер алышу мәйданчыгы буларак үзенең югары статусын раслап килә.

Форум республиканың беренче затлары, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре, РФ төбәкләреннән, чит илләрдән килгән югары кунаклар катнашында уза.

Форум мәйданчыгында энергетика нәтиҗәлелеге, шул исәптән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, энергиянең альтернатив чыганакларын куллану, җитештерүне цифрлаштыру өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар, шулай ук энергияне нәтиҗәле тоту технологияләре һәм энергияне сак тотуның инновацияле алымнары күрсәтеләчәк.

Форумның рәсми сайтында сез ТЕРКӘЛҮ (http://tef.tatar/registration.html) уза аласыз, актуаль ПРОГРАММА (http://tef.tatar/program/programm/), төп спикерлар, кыскача аннотацияләр һәм дискуссиянең төп мәсьәләләре белән таныша аласыз.

КҮБРӘК БЕЛЕРГӘ (http://tef.tatar/).

Сезгә уңышлар телибез һәм ТЭФ-2020 чарасында көтеп калабыз!


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

27 нче февральдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгыннан (кысылган һәм сыекландырылган табигый газдан) файдалануны киңәйтү буенча ведомствоара эшче төркемнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәйтелгән утырышы узды. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Илдар Мингалиев катнашты.

Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре, Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарының хәзерге торышы һәм үсеш планнары, шулай ук елга һәм автомобиль транспортында сыекландырылган табигый газ куллануны җәелдерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен:

Татарстан кысылган һәм сыекландырылган табигый газ базарларын үстерү һәм технологияләр кертү буенча сынау төбәге булып тора.

2019 елда Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә табигый газны сыекландыру комплексын һәм криоАЗС челтәрен төзү буенча килешүгә кул куелды.

2019 елның октябрендә Иннополиста сыекландырылган табигый газда илдә беренче елга судносын төзүгә кагылышлы "Юл картасы"на кул куелды, һәм бүген Горький исемендәге Зеленодольск заводында әлеге суднога –  03622 проекты буенча эшләнгән, сыекландырылган табигый газда эшли торган двигательле "Чайка" пассажир йөртү-экскурсия судносына нигез салу тантанасы булды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

27 нче февральдә А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында ("Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ составына керә) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, "Газпром" ГАҖ идарәсе әгъзасы Вячеслав Михаленко, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының диңгез һәм елга транспорты өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Юрий Костин, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һ.б. катнашында сыекландырылган табигый газда эшләүче двигательле "Чайка" елга судносы корпусына нигез салу тантанасы булды.

17 номерлы стапель-төзелеш цехында 03622 проекты буенча "Чайка" пассажир йөртү-экскурсия судносы презентацияләнде.

"Бүген – республика һәм Зеленодольск судно төзү заводы өчен генә түгел, ә Россиядәге барлык суднолар төзелеше өчен дә әһәмиятле вакыйга, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Элек без беркайчан да газ-мотор ягулыгында суднолар чыгармадык. Һәм бүген без әлегә сәяхәт судносына нигез салабыз, әмма газ-мотор ягулыгының киләчәге өметле".

Татарстан Президенты искәртеп узганча, безнең ил бик зур табигый газ запасларына ия. Ул ассызыклаганча, шәһәрләрдә һәм автоюлларда гына түгел, су киңлекләрендә дә экологик яктан чиста транспорт төрләре булырга тиеш. "Сыекландырылган табигый газда йөри торган сәяхәт судносының бу проекты – нәкъ менә шундый мисал, һәм конструкторлык бюросы, завод, "Газпром" АҖ ярдәме белән газ-мотор ягулыгындагы проект гамәлгә ашырыла", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Россия тарихында беренче тапкыр сыекландырылган табигый газда эшли торган "Чайка" пассажир судносын төзүгә заказ Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2019 һәм 2021 елларда "Дәүләт транспорт лизинг компаниясе" ГАҖ күчемсез милек объектларын – граждани су транспорты судноларын сатып алуга капитал кертүне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында" 2019 елның 25 декабрендәге 1825 номерлы карарын үтәү кысаларында ачык конкурс нәтиҗәләре буенча урнаштырылган булган.

Хәзерге вакытта сыекландырылган табигый газда эшли торган көймәләр Россия елга флотында юк.

Татарстан Республикасы, "Газпром" ГАҖ бүлендек бүлекчәләре белән берлектә, транспортның төрле төрләрендә һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү буенча системалы эш алып барыла торган төбәкләрнең беренчесе булды.

Төрле билгеләнештәге елга судноларында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануның максатка ярашлылыгы аның иң яхшы экологик характеристикалары, бәясенең арзанрак булуы һәм, традицион ягулык төрләрендәге шундый ук двигательләр белән чагыштырганда, двигательләрнең тузу дәрәҗәсенең түбәнәюе белән билгеләнә.

Табигый газга күчү эксплуатант компанияләргә эчке су транспортында пассажирлар йөртүнең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Белешмә өчен:

Пассажирлар өчен "Чайка" елга судносы (150-170 кеше сыйдырышлы) "Зеленодольское ПКБ" АҖ тарафыннан эшләнгән, машина бүлекчәсе судноның арткы өлешендә, ә руль рубкасы корпус очлыгында беренче ярус янкормасында урнашкан, конструктив тибы – бер корпуслы, корыч.

Судноның дизайны заманча экстерьер һәм интерьердан тора, бер урыннан икенче урынга иминлекле алып баруга кагылышлы соңгы таләпләргә җавап бирә. Рейс вакытында пассажирлар өчен бортта уңайлы урнашуның югары дәрәҗәдә булуы судноның техник яктан камил булуының югары дәрәҗәсе белән аңлатыла. Теплоходта панораманы күзәтү һәм түбән күперләр астыннан (Казан шәһәренең Киров күпере аша) узу мөмкинлеге бар. Экскурсия сәфәрләренең уңайлы шартларын тәэмин итү өчен судно биш телдә эшли торган "Аудиогид" системасы белән җиһазландырылган.

Әлеге теплоход, судно классына туры китереп, эчке су юллары буенча йөрер һәм экскурсия рейсларын башкарыр дип көтелә.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International