«Драйлок Текнолоджиз» ҖЧҖ предприятиесе бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр чыгара башлаган

2020 елның 24 апреле, җомга

«Алабуга» МИЗда урнашкан «Драйлок Текнолоджиз» ҖЧҖ предприятиесе линиясен бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләр чыгаруга көйләгән. Битлекләр тукылмаган сертификацияле спанбонд материалыннан җитештерелә, әлеге материал, шул исәптән медицина өчен дә, гигиена әйберләре җитештерүдә кулланыла торган материалга охшаш. Җитештерү күләме аена 7,5 млн. эшләнмә тәшкил итә.

Хәзерге вакытта предприятие әлеге төр эшләнмәләрне җитештерү өчен техник шартлар тудыра һәм киләчәктә ирекле сертификация үтү мөмкинлеген күздә тота.

Килеп туган сораулар буенча әлеге телефоннар аша сату бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-(904)-909-97-31, 8-(910)-797-77-30, яки 8-(831)-411-51-77 (өстәмә 1307) – менеджер Мигачева Анна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International