«КазХимНИИ» акционерлык җәмгыяте «1 нче тип һәм 2 нче тип яклагыч комбинезон» дигән медицина эшләнмәләренә теркәлү таныклыгы алган

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

«КазХимНИИ» акционерлык җәмгыяте «1 нче тип һәм 2 нче тип яклагыч комбинезон» дигән медицина эшләнмәләренә теркәлү таныклыгы алган. 

Бүгенге көндә предприятие аена 10 меңгә якын әйбер әзерли. Комбинезоннар начар эпидемиологик шартларда үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы медицина учреждениеләренә, сәнәгать предприятиеләренә, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмаларына җибәрелә. 

Җиткерелгән мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле, якын арада предприятие җитештерү куәтләрен аена 15 мең эшләнмә дәрәҗәсенә җиткерергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International