Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советы утырышы узды. Анда республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.
«Перспектива» ҖЧҖ җитештерүчесе мәйданчыгында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре шешәләргә салынган суны маркировкалауның яңа этабына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырдылар. Очрашуда «Честный знак» товарларны маркировкалау системасының бердәм операторы һәм Татарстан Республикасының әлеге продуктны җитештерүче кайбер компанияләре вәкилләре катнашты.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы республика товар җитештерүчеләренең казанышларын күрсәтү өчен иң уңышлы проектларның берсе булып тора. Быел ул гадәттәгечә биш номинация буенча узды – «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Мьянма Союзы Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Владимир Казадаев белән онлайн-очрашу үткәрде. Чарада Татарстанның 20дан артык компаниясе катнашты.
Лаешта «ЛайнерТек» дәүләт корпорациясенең ПВХ профилен җитештерү заводын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.
17 июльдә Идел буе федераль округы регионнары һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымы хезмәттәшлеге кысаларында Хунань провинциясе һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый үсеш буенча конференция узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде, ТР профильле дәүләт ведомстволары җитәкчеләре, Россия компанияләре, Россиядә кытай һәм Хунань компанияләре вәкилләре катнашты.
2024 елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары буенча Татарстанның төбәк компетенцияләр үзәге Россиядә лидер булды. Икенче урынны Кырым Республикасы ТКҮ алган, өченче урында – Белгород өлкәсе ТКҮ.
Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында Төркия Республикасына эш визиты белән килде.
«ИННОПРОМ – 2024» кырында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашында Россия Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы нәтиҗәләренең презентациясе узды.
Күргәзмә кырларында беренче тапкыр Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов рәислегендә импортны алыштыру буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы сәнәгать һәм нефть-газ химиясе продукциясендә импортны алыштыру буенча Координация советының берләштерелгән утырышы узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.