ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында Электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү штабының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта электр белән тәэмин итү ышанычлыгының беренче һәм икенче категорияләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, бигрәк тә тормыш өчен әһәмиятле объектларны, социаль әһәмиятле объектларны электр белән тәэмин итү, 2021 елда компанияләр тарафыннан инвестиция программаларын раслау һәм үтәү, 2022 елда дөньякүләм чаралар – Махсус олимпиада һәм Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үткәрү мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Утырышта катнашучылар 2022 елда Махсус олимпиаданың бөтендөнья кышкы уеннарын һәм Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру кысаларында спорт объектларын һәм инфраструктура объектларын энергетика белән тәэмин итү чаралары планын җентекләп тикшерде һәм раслады.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының энергетика предприятиеләре 2022 елда узачак Махсус олимпиаданың бөтендөнья кышкы уеннарын һәм Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үткәрүгә әзер.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер рәислегендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында видеоконференция режимында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау темасына багышланган лекция узды.

Гражданнарга коронавирустан вакцинация узуның мөһимлеге һәм аннан баш тарту нәтиҗәләре турында актив мәгълүмат җиткерү төп бурычларның берсе булып тора. «Вакцинация турындагы ялгыш мәгълүмат кешеләрне һәлак итәргә мөмкин», – дип ассызыклады Герман Лернер үз чыгышында.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина COVID-19 каршы вакцина, вакцинацияләүнең мөһимлеге һәм предприятиеләрдә вакцинация үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде.

Лекция барышында шулай ук дөньяда, Россиядә һәм Татарстан Республикасында коронавирус йогышы белән авыручылар санына бәйле күрсәткечләр дә каралды.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, массакүләм вакцинацияләү пандемияне туктату өчен бердәнбер нәтиҗәле ысул булып тора һәм аның башка юлы юк.

COVID-19 каршы массакүләм вакцинацияләүнең иң кызган чагы. Тик прививканың ничек тәэсир итүе һәм вакцинага кадәр һәм аннан соң да үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күпләр белеп бетерми, шуңа күрә дә прививка ясатырга ашыкмыйлар.

Әгәр коронавирус белән авырган икән – вакцина ясатырга кирәкмиме?

Йогышлы чирне үзе аша уздыручыларга да прививкадан баш тартырга кирәкми. Чирләгәннән соң иммунитет тотрыклы түгел һәм вакытлар узу белән COVID-19 каршы көрәшә торган тәнчекләр саны кими һәм яңадан авыру куркынычы барлыкка килә. COVID-19 кичергәннән соң иммунитет 5-6 айга кадәр саклана.

Беренче прививкадан соң йогышлану куркынычы бармы?

Инфекциягә каршы көрәшә торган тәнчекләр вакцинацияләүнең беренче этабыннан соң берничә көн дәвамында барлыкка килә, ләкин тулысынча саклану өчен җитәрлек дәрәҗәдә булмыйлар. Әгәр чирне уздырып җибәргәннән соң йогышка каршы тәнчекләр бар икән – вакцинаның беренче этабыннан соң алар саны тизрәк артачак һәм яклану үзлеге дә тизрәк барлыкка киләчәк.

Прививкадан соң күзәтелгән югары температура куркынычмы?

Тән температурасының күтәрелүе һәм хәлсезлек – «агент» белән күрешүдә организмда белдерелгән нормаль билге, организм чит аксымны «хәтергә кертә» һәм алга таба, чын вирус белән очрашкан вакытта, яклана торган тәнчекләр эшләп чыгарачак.

Чиргә каршы көрәшә торган тәнчекләр дәрәҗәсе организмның үзеннән тора. Дөньядагы кешеләрнең 10 процентында иммунитет эшләми.

Прививка алдыннан коронавируска һәм аңа каршы тәнчекләргә тест уздырырга кирәкме?

Короновирус йогышы белгертмичә генә узган вакытта вакцина ясату сәламәтлеккә зыян китермәячәк, ә файдасы ачыктан-ачык күренеп тора. Чиргә каршы тәнчекләр булуы прививка өчен каршылык булып тормый, ул организмның каршы торучанлыгын һәм аларның санын арттырачак кына.

Хроник авырулары булган һәм өлкән кешеләргә прививка ясатырга ярыймы?

Әлбәттә. Бердәнбер шарт – вакцинаны хроник авыру кискенләшмәгән вакытта ясатырга кирәк. Һәм, әлбәттә инде, прививка ясатыр алдыннан үзеңне дәвалый торган табибка мөрәҗәгать итүең яхшырак. 60 яшьтән өлкәнрәкләр – хәтәр төркем, аларда ковид аеруча катлаулы уза.

Вакцинациядән соң иммунитет күпмегә җитә?

Иммунитетны өйрәнү дәвам итә. Беренче нәтиҗәләр – иммунитет кимендә 1 елга саклана (грипп вакытындагы кебек). Вакцинация алга таба да, ел саен (кайбер вакциналар өчен) яки 2-3 елдан соң булыр, мөгаен.

Исегезгә төшерәбез, хәзер коронавируска каршы прививканы ясатуга биш ысул белән язылырга мөмкин:

- РФ Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы (ЕПГУ);

- Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы;

- бердәм 122 номеры;

- күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә;

- элемтәгә керү телефоннары аша поликлиникага мөрәҗәгать иткәндә.

«РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче этабына йомгак ясаган. «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ директоры – Юрий Шпорт һәм Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе – Шамил Бәйрәмов проект командасы белән берлектә Программаны гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килгән үрнәк агымын карап чыккан.

Предприятие командасы, Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә, искиткеч нәтиҗәләргә ирешә алган: процесс уза торган вакытны 19680 минуттан 12000 минутка кадәр – 2 тапкырга диярлек кыскартканнар, төгәлләнмәгән җитештерү күләме 102 берәмлек техникадан 50 берәмлеккә кадәр кимегән, бер тәүлектә автобус эшләп чыгару күрсәткече 0,7 автобустан 1 автобуска кадәр арткан, операцияләрне башкару авырлыгы сәгатенә 250дән 200 кадәр кимегән, 28 миллион сумлык икътисадый нәтиҗә алынган, ә иң мөһиме, өзлексез яхшырту культурасын гамәлгә кертүгә ирешелгән, персоналны үзгәрешләргә җәлеп иткәннәр, алынган тәҗрибәне тиражлау өчен эшкә сәләтле, өйрәтелгән команда әзерләп, «Сакчыл җитештерү»нең барлык эш алымнары һәм инструментлары тупланган эталон участогы һәм үрнәк агым оештырылган. 

Йомгаклау киңәшмәсендә ТКҮ җитәкчесе Шамил Бәйрәмов башкарылган эшнең масштаблылыгын һәм системалылыгын, яхшы нәтиҗәләр һәм үрнәк агымында башкарылган үзгәрешләрнең күп булуы турында билгеләп үткән. «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ директоры Юрий Шпорт нәтиҗәләрне предприятиенең башка агымнарына тарату программасын тәкъдим иткән. Проектның эш төркемендә иң яхшы катнашучылар рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнгән. Шулай ук Программага кергән предприятиеләрнең эш төркемнәре өчен укыту базасы сыйфатында предприятие мәйданчыгын куллану турында да килешенгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында Истанбулда (Төркия Республикасы) эш сәфәрендә. Сәфәр кысаларында ул Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге белән очрашты.

«КМПО» АҖ 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган «Җиңү нурлары» хәтер акциясендә катнашкан. Акция Россия Федерациясенең барлык Герой-шәһәрләрендә, Хәрби дан шәһәрләрендә һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә узды. 

Предприятие өстеннән күк йөзенә прожекторлар юнәлтелгән. Шулай итеп, мотор төзүчеләр, Россиянең башка төбәкләре акциясендә катнашучылар кебек үк, Җиңү өчен көрәштә гомерен фида кылган һәркемне искә алган.

Сугыш елларында Казан мотор төзү заводы илнең төп мотор цехларының берсе булып санала. 1945 елда фашист илбасарларын җиңүгә керткән өлеше өчен Казанның 16 нчы мотор заводы Ленин ордены белән бүләкләнә.


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

«Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП яңа индустриаль парк төзергә планлаштыра. Яңа комплексның мәйданы 81 гектардан артып китәчәк һәм беренче этапта 300гә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Индустриаль паркның Казан шәһәре чигендә урнашуын җитештерү мәйданчыгына транспорт белән килү, хезмәт ресурслары белән тәэмин итү Казан шәһәренең югары үсеш алган фәнни потенциалын (Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты) билгели торган өстенлекле фактор дип атарга мөмкин.

Бүгенге көндә Казан дары заводы тарафыннан Заводның буш мәйданнарында индустриаль парк төзү концепциясе һәм проектка техник-икътисадый нигезләү эшләнгән. Индустриаль парк төзелеше 2024 елда тәмамланачак.

Яңа индустриаль паркның өстенлеге – резидентларны сәнәгать һәм экологик куркынычсызлыкның югары таләпләренә туры килә торган мәйданчыкта урнаштыру, энергия ресурсларының барлык төрләре белән тәэмин итү, Заводның уникаль технологик компетенцияләрен куллану мөмкинлеге.

Казан дары заводының төзелә торган индустриаль паркы мәйданчыгында кече тоннажлы химия, металл эшләнмәләре, югары технологияле җиһазлар һәм техника җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр урнашачак.

Казан дәүләт казна дары заводы предприятиеләрне төзелә торган индустриаль парк мәйданчыгында производстволарны урнаштыруга һәм яңа төр продукцияне үзләштерү өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлеккә чакыра.

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды. 

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм Татарстан Республикасының контрольлек итүче органнары вәкилләре катнашты.

Утырышта республикада мәгариф, сәламәтлек саклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә тиешле сыйфатта булмаган продукция китерү очракларын булдырмау чаралары, шулай ук товарларны тәңгәлләштерү чаралары белән мәҗбүри маркалау буенча алып барылган эш нәтиҗәләре каралды.

Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Честный ЗНАК дәүләт маркалау һәм күзәтү системасы рәсми сайты мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә маркалау системасында Татарстан Республикасыннан 10 меңгә якын катнашучы теркәлгән.

Шулай ук ул 2021 елның 1 июненнән «туңдырма» (сөт маеннан һәм/яки сөт аксымыннан тыш) һәм «сырлар» категорияләре өчен маркалау башлануы турында да искәртеп узды. 2021 елның 1 сентябреннән маркалау яраклылык срогы 40 көннән артыграк булган сөт продукциясе өчен мәҗбүри булачак.  Ә агымдагы елның 1 декабреннән – яраклылык вакыты 40 көннән ким булган сөт продуктлары өчен.

Предприятиедә сынау проектын гамәлгә ашыру процессы берничә этаптан тора: әзерлек, диагностика һәм планлаштыру, гамәлгә кертү һәм тиражлау. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында актив катнашучы «Яр Чаллы кран заводы» АҖендә Татарстан Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән сынау проектын гамәлгә ашыруның икенче этабы тәмамланган – диагностика һәм планлаштыру.

Әлеге этапның максаты – проект башланган вакытка агымның хәзерге торышын тасвирлау, нәтиҗәлерәк эшләргә комачаулаучы проблемаларны ачыклау, максат кую һәм максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен чаралар эшләү.

Диагностика этабында төп мәсьәлә агымның хәзерге торышын тасвирлаудан гыйбарәт. Проектны алга таба гамәлгә ашыруның барлык төзелешенә нәкъ менә шуңа нигезләнәчәк. Хәзерге торышны тасвирлаганда, сакчыл җитештерүнең КПСЦ, «Спагетти» диаграммасы һәм җитештерү анализы кебек инструментлары кулланыла. Әлеге инструментлар ярдәмендә процессның үтү вакыты, тәмамланмаган җитештерү, эшләп чыгару, югалтулар билгеләнә. «Яр Чаллы кран заводы» АҖдә эшче төркем куелган максатка ирешүдә зур эш башкарган: хронометражлар уздырган, аралыкларны үлчәгән, смена биремнәре үтәлешенә мониторинг уздырылган, эш урыннары фотофиксацияләнгән.

Хәзерге торышны тасвирлау нигезендә идеаль һәм максатчан күрсәткечләр барлыкка килгән. Проект командасы алга таба нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә һәм үзалдыңа һәм тулаем проект алдына нинди планка куярга дигәндә эксперт бәяләвендә кайбер кыенлыкларга юлыккан. Әмма базар һәм гамәлдәге чынбарлык кагыйдәләрен үзе билгели, әгәр дә сез амбициоз планнар куймыйсыз икән, ул вакытта башланган эш җиңелүгә дучар булачак. Шуңа күрә эшләп чыгару дәрәҗәсен 15%ка арттыру, процессның үтү вакытын 15%ка киметү, төгәлләнмәгән җитештерүне 30%ка киметү максаты куелган. КПСЦ һәм «Спагетти» диаграммасын эшләү үзгәрешләрнең һәм яхшыртуларның юнәлешләрен аңларга ярдәм иткән. Шулай ук ачыкланган проблемалар һәм тәкъдимнәр нигезендә максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча чараларның план-графигы да эшләнгән.

«Диагностика һәм планлаштыру» этабын үткәрү нәтиҗәсе – проектның киләсе «Гамәлгә кертү» этабын гамәлгә ашыру өчен кирәкле документлар пакеты. Барлык эшләрне башкарганнан соң, икенче этапта аңлау килә.


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында катнашучы төбәкләрнең еллык рейтингын төзү планлаштырыла. «Җитештерүчәнлек 360» III Федераль форумының пленар утырышы барышында РФ икътисадый үсеш министры шундый инициатива белән чыгыш ясаган. Максим Решетников сүзләренә караганда, бу илкүләм проектны гамәлгә ашыруның барышын нәтиҗәлерәк күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.

Пленар утырышта ФКҮ генераль директоры Николай Соломон, Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимов, WorldSkills Russia генераль директоры Роберт Уразов һәм «Тойота Мотор» ҖЧҖнең Санкт-Петербургтагы филиалы башкарма вице-президенты Масаси Исида һәм Нижегород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Саносян катнашкан.

ФКҮ генераль директоры Николай Соломон үз чыгышында билгеләп узганча, илдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча хәрәкәт булдырылды. Анда 2,5 меңнән артык предприятие катнаша. Проектның төп максаты – һәр хезмәткәрнең үз эшенә мөнәсәбәтен һәм культурасын үзгәртү. «Безнең экспертлар, психологлар кебек. Алар беренче каршылыкны ничек җиңәргә һәм кешеләрне сакчыл җитештерүнең нәтиҗәлелегенә ничек инандырырга кирәклеген белә, – дип сөйләгән үз чыгышында ФКҮ генераль директоры Николай Соломон. – Хезмәткәрләр проектның хезмәт шартларын яхшыртуга, хезмәт хакын арттыруга юнәлдерелгән булуын тиз арада аңлый башлый. Алар эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр җиткерә башлый, аларның күбесе эшнең нәтиҗәлелек дәрәҗәсен арттыра».

Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимов төбәктә илкүләм проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләгән. Хәзерге вакытта Рязаньның 70 предприятиесе нәтиҗәлелекне арттыра. Сакчыл җитештерү инструментлары шулай ук социаль әһәмиятле өлкәләрдә дә кертелә.

WorldSkills Russia генераль директоры Роберт Уразов илкүләм проект кысаларында югары квалификацияле кадрлар әзерләү турында сөйләгән. Электромонтажчылар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар һәм башка белгечләрнең җитештерүчәнлеге берничә тапкыр арта.

Санкт-Петербургтагы «Тойота Мотор» филиалы башкарма вице-президенты Масаси Исида компаниянең ФКҮ белән хезмәттәшлеге турында сөйләгән. Беренче юнәлеш кысаларында Россия җитештерү предприятиеләренең агымдагы лидерларын Тойота (TPS) җитештерү системасына өйрәтү һәм үстерү бара. Икенчесе кысаларында – практикада TPS  гамәлгә кертү аша предприятиеләр базасында модель линияләре булдыру.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Саносян үз чыгышында билгеләп үткәнчә, төбәк илкүләм проект кысаларында иң зур нәтиҗәлелекне күрсәтүче лидерлар өчлегенә керә.

Исегезгә төшерәбез, 15 һәм 16 июньдә Түбән Новгородта «Җитештерүчәнлек 360» III Федераль форумы узды. Форум Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелде.


19
июнь, 2021 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Сыек май һәм ак шикәр җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 30 апрелендәге 298 номерлы карары белән расланган Оешмаларны ваклап сату оешмалары исемлегенә кертү тәртибенең 3 пункты нигезендә, ваклап сатуга караган оешмалар исемлегенә кертү өчен хуҗалык итүче субъектларны сайлап алу турында игълан итә.

Сайлап алуны үткәрү вакыты: 2021 елның 10 июнендә 9.00 сәгатьтән башлап 2021 елның 19 июнендә 18.00 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, 420111, Казан шәһәре, Островский урамы, 4, каб.316. Irina.Shevyakova@tatar.ru

Сайлап алуны уздыру Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында тәэмин ителә: https://mpt.tatarstan.ru /Эшчәнлек/Кулланучылар базары/Ваклап сату оешмаларына карый торган оешмалар исемлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International