2018 елдан башлап Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты уңышлы гына тормышка ашырыла, ул республика предприятиеләрендә ел саен җитештерүчәнлек үсешен тәэмин итәргә, эш белән тәэмин итүгә һәм бизнеска ярдәм итәргә тиеш.
2021 ел башында илкүләм проектка үзгәрешләр кертелгән, аларның кайберләре предприятиеләрне сайлап алу критерийларына кагыла, аерым алганда, эшчәнлекнең рөхсәт ителгән төрләре исемлегенә сәүдә дә кертелгән.
Республиканың илкүләм проектка кергән беренче сәүдә предприятиесе азык-төлек сату белән шөгыльләнүче «Арслан» ҖЧҖ компаниясе булган, ул «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО белән проектны гамәлгә ашырачак.