Хөрмәтле суднолар төзү тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Кораб төзү көне белән тәбрик итәм!
Суднолар төзү Татарстан Республикасы икътисадының төп тармакларының берсе булып тора һәм күп очракта төбәк сәнәгатен үстерү векторын билгели. Судно төзүчеләрнең хезмәт батырлыгы социаль һәм транспорт инфраструктурасын камилләштерүгә ярдәм итә, республика сәнәгать предприятиеләренең җитештерү базасын яңартуга ярдәм итә, шулай ук республикабызның иминлеген һәм оборонасын тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
Соңгы елда «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына керә торган А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы тарафыннан 03830 «Метеор – 2020» проекты буенча тизлекле ике пассажир судносына нигез салынды. Рекордлы вакыт эчендә 03622 «Чайка-СПГ» проекты буенча сәяхәт-экскурсия судносы төзелде. Бу Россиядә үзебезнең комплект әйберләрдән файдаланып, сыекландырылган табигый газда судно төзү буенча беренче тәҗрибә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы «Газпром» ГАҖнең бүлендек бүлекчәләре белән берлектә транспортның төрле төрләрендә һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында табигый газ куллануны киңәйтү буенча системалы эш алып барыла торган беренче төбәкләрнең берсе булды.
Бу бәйрәм көнендә тармак башында торучылар – Татарстан Республикасының суднолар төзү куәтен булдырган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең тырышлык белән уникаль потенциал булдырылды, ул бүген безнең алда яңа масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләр ача, аларның күбесе сизелерлек һәм күп вәгъдә итә торган нәтиҗәләр бирә.
Суднолар төзү тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади уңышлар телим. Хезмәтегез, куелган максатларга ирешүдә үҗәтлегегез, һөнәри осталыгыгыз, иң катлаулы хәлләрдә җиңүгә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Кәримов
«ЭФКО Косметик» ҖЧҖ предприятиесе, Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре белән берлектә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты нигезендә җитештерүнең сынау агымын гамәлгә ашырган.
Предприятиедә каты бәдрәф сабыны җитештерү агымы сайланган.
Шулай ук предприятиенең эчке тренерлары әзерләнгән һәм сертификацияләнгән, алар алга таба предприятие хезмәткәрләрен сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтәчәк.
Эталон участогы сыйфатында 4 нче җитештерү линиясе һәм җитештерүгә кадәрге склад урыны сайланган, анда 5С, SMED, җитештерү анализы, стандартлаштырылган эш кебек сакчыл җитештерү инструментлары гамәлгә ашырылган.
«ЭФКО Косметик» ҖЧҖ сынау проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә:
* агымдагы җитештерү күләме 22% арткан;
* тәмамланмый кала торган җитештерү күләме 10% кимегән;
* процесс вакыты 14% кыскарган.
· үрнәк агымы булдырылган, ул предприятиегә Сәнәгатьне үстерү фондыннан 300 млн. сумга кадәр ташламалы займга дәгъва белдерү мөмкинлеген бирәчәк.
Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында сөт продукциясен маркалауга кушылу буенча иң яхшы төбәкләр бишлегенә кергән. «Честный знак» системасында 346 компания теркәлгән, шул исәптән 65се – Татарстан җитештерүчеләре.
Хәзерге вакытта маркалау системасынаТатарстандагы 83 компаниянең 48е һәм 97 шәхси эшкуарның 17се тоташтырылган.
Идел буе федераль округында сөт продукциясен маркалауга 3 562 компания — җитештерүчеләр, импортерлар, шулай ук күпләп һәм ваклап сату оешмалары кушылган. «Челны Холод», «Чистая линия», «Фабрика Настоящего Мороженого», «Валио», «Хохланд Русланд» компанияләре әйләнешкә кертелгән маркалау кодлары саны буенча топ-5 җитештерүчеләр исемлегенә эләккән.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, 1 сентябрьдән яраклылык вакыты – 40 көннән артык булган, ә 1 декабрьдән яраклылык срогы 40 көннән кимрәк булган сөт продукциясе өчен маркалауның икенче этабы башланачак. Яраклылык вакыты 40 тәүлектән азрак булган сөт продукциясен касса аша әйләнештән чыгару вакыты 2022 елның гыйнварында башланачак, ә яраклылык срогы 40 тәүлектән артыграк булганнары өчен – 2022 елның җәендә. 2022 елның 1 сентябреннән күләм-сорт исәбе кертелә. Фермерлар өчен маркалау 2022 елның 1 декабреннән мәҗбүри булачак. Сөт продукциясен нөсхәләп исәпкә алу 2023 елның 1 декабреннән кертелә.
Экспорт эшчәнлегендә үзенчәлекле нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны бүләкләү өчен РФ Хөкүмәте гамәлгә куйган «Ел экспортеры» - 2021 Россиякүләм конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.
Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы ноябрьдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында дәүләтнең беренче затлары катнашында узачак.
Конкурсның төп максаты – казанышлары башкалар фонында аерылып торган эшкуарларны, өлге булып торган эшкуарларны күрсәтү һәм билгеләп узу.
2020 ел өчен экспорт нәтиҗәләре КУЭ һәм эре бизнес өчен алты номинация буенча аерым бәяләнәчәк:
Сайтта тулырак мәгълүмат алырга һәм «Ел экспортеры» премиясендә катнашу өчен гариза бирергә була.
«Воронежстальмост» АҖ заводында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Блок (терәк) әзерләү агымында җитештерүчәнлекне арттыру» сынау проекты тәмамланган. Воронеж өлкәсенең Төбәк компетенцияләр үзәге һәм Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге белән берлектә бәя бирелгән, нәтиҗәдә «Блок (терәк) җитештерү» агымы үрнәк дип танылган.
Максатчан торышка ирешү буенча чаралар планын үтәү чыннан да югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген биргән, асылда: процессларны уздыру вакыты 44265 минуттан 35942 минутка кадәр – 19%ка кимегән, тегәлләнмәгән җитештерү күләме 2194 тоннадан 1970 тоннага кадәр кимегән; эшләп чыгару күләме бер айга бер кешегә 7.97 тоннадан 8.76 тоннага кадәр арткан. «Сакчыл җитештерү»нең барлык инструментларын кулланып, үрнәк агым һәм эталон участогы оештыру буенча нәтиҗәле тәҗрибәне таратуга максат тоткан команданы берләштерә алуны, шулай ук, әһәмиятле нәтиҗәләрнең берсе буларак билгеләп узарга мөмкин.
Воронеж өлкәсенең Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Синюков һәм Татарстанның ТКҮ җитәкчесе Шамил Бәйрәмов «эталон» участогында булганнар, анда эшнең йомгаклары белән танышканнар, проект буенча эшләгән барлыкка килә торган авырлыклар турында фикер алышканнар.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Очрашу барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисад багланышларын җәелдерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлекнең гамәлдәге форматлары, шулай ук төп уртак проектлар һәм инициативалар турында фикер алышты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.
Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе искәртеп уза: 2021 елның 1 июленнән башлап «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законына булган үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә алдагы календарь елында товарлар сату (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) буенча алынган кереме егерме миллион сумнан артып киткән сатучы (башкаручы, хуҗа, агрегатор) товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) өчен илдәге түләү инструментларыннан файдаланып түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия сәүдә министры Мехмет Муш белән очрашты.
«Без илегезнең тиз арада үсеш алуын игътибар һәм зур кызыксыну белән күзәтәбез, кардәш төрек халкы уңышларына сөенәбез, сезнең белән безне тарихи, мәдәни, дини һәм телләр бергәлеге якынайта», – дип билгеләп үтте ТР Президенты үзенең сәламләү сүзендә.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 10 эре төрек заводы уңышлы гына эшләп килә. Яңа проектлар өстендә эш алып барыла. Үз чиратында, Татарстанның нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше секторларында эшләүче компанияләр Төркиядә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген өйрәнә.
«Күптән түгел «Татнефть» компанияләре төркеме делегациясен Сез шәхсән кабул иттегез. Форсаттан файдаланып, ярдәмегез һәм безнең инициативаларга игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Мехмет Муш үз чиратында «Татнефть» проектына ярдәм итү нияте турында белдерде. «Мин коллегаларыма тиешле күрсәтмәләр бирдем инде. Безнең өчен бу инвестицияләр бик мөһим. Бездә нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ зур», – дип ышандырды министр.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, транспорт чаралары хуҗаларына яңадан җиһазларга ташламалар бирүгә бәйле рәвештә, алынмаган керемнәрне каплауга субсидия алучыларны сайлап алу башлану турында игълан итә.