Ростех дәүләт корпорациясенең «Вертолеты России» холдингы Ми-38 вертолетында бозлавыкка каршы өр-яңа системаны, шулай ук вертолет бортында интернет тәэмин итүче спутник элемтәсе системасын куллануга Росавиациядән хуплау алган.
Ми-38 вертолетының бозга каршы системасы сынаулар циклын узган, алар барышында үзенең нәтиҗәле булуын исбатлаган. Яңа җиһазлар Ми-38 очкычына салкын температураларда боз артуга юл куймаска һәм бозлану шартларында очышларны дәвам иттерергә мөмкинлек бирәчәк. Яңа композит калаклар корылмасына кертеп урнаштырылган система катлаулы һава шартларында Ми-38 вертолетыннан файдалану өлкәсен киңәйтә, шул исәптән арктик киңлекләрдә дә.