Ростех дәүләт корпорациясенең «Вертолеты России» холдингы МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны кысаларында Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән 2024 елга кадәр арктик үтәлештә 9 Ми-38ПС вертолетын китерүгә контракт имзалаган.
Эзләтү-коткару билгеләнешендәге Ми-38ПС очкычы коткару миссияләренең моңарчы күрелмәгән ераклыгын тәэмин итә ала, ул экипаж һәм өч коткаручы белән 750 чакрымга кадәр очыш ясый, бәла-казага тарыган кешеләрне эвакуацияләп, базага әйләнеп кайта ала. Моның өчен вертолет өстәмә ягулык баклары белән җиһазландырылачак, ә машинаның максималь очыш массасы арттырылачак.
Ми-38ПС ерак төньяк шартларында автоном базаланып, төнлә күрсәтә торган күзлекләрдән файдаланып, төрле коткару җиһазларын, медицина модульләрен урнаштыру мөмкинлеген алачак. Десантчылар вертолеттан парашют белән төшү, очкычны утырту һәм утыртмый торган ысуллар белән вертолетны утырта алачак.