«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы, Mecaer Avition Group компаниясе белән берлектә, Ансат вертолеты өчен тавыш дәрәҗәсен киметү системасын эшләүнең беренче этабын тәмамлаган. Яңа техник чишелеш пассажирлар өчен моңарчы күрелмәгән уңайлылык дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.
Тавыш дәрәҗәсен киметү системасы фюзеляж корылмасы белән түшәм панельләре арасында урнаштырыла торган тавышны киметү панеленнән гыйбарәт. Ул тавышы һәм авырлыгы ягыннан караганда әлеге класста иң яхшы характеристикалары булган алдынгы тавыш изоляцияләү материалларыннан эшләнгән.
Сертификация узганнан соң тавышны киметү системасы пассажир, медицина һәм VIP-версияләрдәге Ансат вертолетларына опциональ урнаштырыла башлаячак. Шулай ук файдаланыла торган очкычларны да яңа җиһазлар белән өстәмә тәэмин итеп булачак.
Яңа системаның өстенлекләре арасында – кабина күләменә йогынты булмау, гади генә урнаштыру һәм демонтажлау, техник хезмәт күрсәтү өчен җиңел үтеп керү мөмкинлеге.